поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.06.2016 Язмыш

Яшен кайтавазы

Тәрәзәгә карлы яңгыр сылана. Күз яше сыман! Табигатьтә ни көз, ни кыш түгел. Суфияның да күңелендә ни көз, ни кыш түгел. Иртәгә ул унике ел гомер иткән, бала баккан йортыннан китәчәк. Китәргә мәҗбүр... Син бик бәхетле булырга тиеш идең...Әлеге эчке аваз әрнү хисен көчәйтә, нәрсәнедер үзгәртергә яки үзенә үзгәрергә өнди. «Бик бәхетле буласы килгән иде», – дип җавап кайтара аңа Суфия, сүзсез генә.

Бәхетле булып карады ул. Бәхет кошын кулларына алды. Аның пар канаты – бәхет кошы бар иде. Бар иде... Үзе белән бергә уйнап үскән, балалар йортында иң якын кешесе булган Ваня иде ул.

...Суфия үзе бу йортта әнисез калгач яши башлады. Бик каты яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгыр килде ул көнне. Яшен уклары пыяланы урталай ярып узды. Чылтырап тәрәзә өлгесе коелды, әнисе кайтканны көтеп, тәрәзә төбендә утырган Суфия да идәнгә мәтәлеп төште. Шуннан башкасын хәтерләми. Яшен суккан әнисенең гәүдәсен өйгә алып кайткач кына, күршеләре аңсыз кызны хастаханәгә озатканнар. Кул-аяклары пыялага киселеп, шактый кан югалтырга өлгергән бала яшәү белән үлем арасында байтак җан тартышкан. Аңына килгәч, бик озак әнисе килеп алганны көтте әле ул. Палата ишегеннән бер дә күзен алмады. Ишек ачылыр да, әнисе елмаеп килеп керер дип көтте. «Әниең килмәс инде, балам, көтмә!» – дигәнче өметләнде ул.

Хастаханәдән туры балалар йортына китерделәр. Биредә беренче мәртәбә Яңа елны каршылаган төнне, салют ата башлагач, кыз тагын аңын югалтып егылды. Дөбердәгән тавыштан курка торган булып калды. Әнисен югалткан көндәге яшеннең кайтавазы гомерлек­кә калды.
 – Әтием кайда? – дип пышылдады кыз, күзләрен ачкач. Әмма аның бу соравына берәү дә җавап бирә алмады. Саташа дип уйладылар. Ә чынында, саташу аралаш әтисен төшендә күрде ул. Үзен алырга килгән дип шатланды. Аңы буталды.

Әнисен, туган авылын, бергә уйнап йөргән дусларын бик сагынды. Әмма аның янына килүче дә, хәлен белүче кеше дә булмады. Туган йорт дигән төшенчә дә еллар арасында югалып, хәтердән җуела барды.

Ваняның сыйныф ишегеннән килеп кергәне хәзер дә күз алдында. Укулар башланган гына иде әле. Һәр парта саен берәр бала. Укытучы Фекла апалары «Әлифба»ны өйрәтә башлады. Көн саен яңа хәреф, көн саен бер яңалык. Бүген алар «Б» хәрефен өйрәнәләр.
– Ба-ба, – дип ачылган авызлар ябылырга өлгермәде, ишектә мәктәп директоры күренде.
– Бүген сезгә тагын бер дус алып килдем. Аңа үзегезнең арада урын табарга кирәк булыр, – дип, ишек артыннан башы марля белән бәйләнгән малайны чакырып кертте.
– Бездә инде аңа утырырга аерым парта да калмады, – диде Фекла апалары.
– Зыян юк, үзеңә кайсы кыз ныграк ошый, шуның янына утыр, Ваня! – диде директор абый, елмаеп.

Сыйныфка кергәннән бирле күзен күтәреп карарга да кыенсынган малай, урта рәттәге, Суфия утырган икенче партаны сайлады.
– Ваня, все будет хорошо! – диде директор русчалатып. – Ваня татарча авыр сөйләшә, булышырсыз, балалар!

Директор чыгып киткәч, беркавым барысы берьюлы шаулашып алдылар.
– Дәресне дәвам итәбез, тынычланыгыз! – дип боерды укытучы.

Әти-әнисе юл фаҗигасендә һәлак булган икән Ваня­ның. Ике ятим бер партада утырып укый башладылар. Соңыннан сөйләделәр: Ваня үзе дә әҗәл белән күзгә-күз очрашкан. Әти-әнисен җирләгәндә аңсыз яткан.
Сыйныфташлары белән тиз дуслашты малай. Татарча сыйләшергә дә бик тиз өйрәнде, иң яхшы укучыларның берсе. Монда тәрбияләнүче балаларның кайберләре янына туганнары, әти-әниләре килеп йөри. Суфия белән Ваня янына гына килүче юк. Алай да балаларны тәрбиягә алырга теләк белдерүчеләр арасында аларны сайлаучылар да бар. Тик Ваня белән Суфия бер-бер-сеннән аерылмаска дип сүз куештылар. Ваняны алырга теләүчеләр аеруча күп.
– Мин сине калдырып китмим, Софочка, борчылма! – дип тынычландыра аны малай.
– Бертуганнарны гына аерырга ярамый, – дип дәгъ­валашып та карадылар. Әмма балалар йорты директоры бу ике баланы аерса, канатлары каерыласын, аларның тома ятимгә әйләнәсен аңлый торган педагог иде.

Тора-бара бу ике баланың дуслыгы мәхәббәткә әверелде. Суфиядан аермалы буларак, Ваняның әти-әнисеннән калган ике бүлмәле фатиры бар иде. Унсигез яшьләре тулуга алар өйләнештеләр дә шунда яши башладылар. Икесе дә читтән торып институтка укырга керделәр. Кыз укытучы, егет инженер һөнәрен сайлады. Суфия балалар бакчасына, Ваня хәрби заводка эшкә урнашты. Аз гына күрешмичә торсалар да, сагынышалар, бер-берсен күз карашыннан да аңлыйлар иде.
– Миннән дә бәхетлерәк кем бар? – дип, әллә үз бәхетенә үзе күз тидерде Суфия, әллә Ходай бәхетләрен гомерсез итеп яраткан иде, бәхетсезлек көтмәгәндә килде.

Шартлау тавышыннан бөтен шәһәр «дерт» итте. Тагын шартлау! Суфия куркуыннан чак кына аңын югалтмады. Балаларны йоклатырга йөргән җиреннән сыгылып төште.
Тагын шартлау! И Ходаем, тагын ни булды икән?

Саклык чараларын үтәмәү аркасында, Ваня эшли торган хәрби заводтагы шартлаудан хәбәрдар түгел иде әле ул. Тик алай да ниндидер шом бар иде йөрәктә.
...Шартлаудан соң исән калганнарның да күбесе авыр хәлдә хастаханәләргә озатылды. Тәннәре, йөзләре пешеп танымаслык булган эшчеләренең кем булуын авырлык белән генә белә алдылар. Шашар дәрәҗәгә җиткән, әмма өметен өзмәгән Суфия үлем белән тарткалашучы кешеләр арасыннан бик озак эзләде сөеклесен. Ваняның яртылаш янган таныклыгын гына табып бирделәр аңа.
 
Ә инсан үзенең киләчәк язмышыннан һаман да бихәбәр...

Ирен югалтудан аңгыраеп калган яшь хатынны хастаханәгә салдылар. Акылына җиңеллек килүдән табиблар гына коткарып калды аны. Терелеп чыкканда күзләрендә нур уйнап торган элеккеге Суфия түгел, күз төпләре күгәргән, карашын моң-сагыш баскан, вакытыннан алда олыгайган бер ханымга әйләнгән иде ул.

Инде бөтенләйгә ияләште дигәндә генә бәхет кошы кулдан ычкына да, башкаларны ымсындырыр өчен очып китә. Суфия да кошын очырды. Ире белән бергә яшәгән йортта үз-үзенә урын таба алмады, исәнлегенә өметен югалтып, Татарстанга юл алды. Исәбе – туган авылына кайтып, әнисе каберен зиярәт кылу иде. Бәлки, әле әтисе турында мәгълүмат таба алыр.

Укытырга юллама алып кайтты Суфия авылга. Яңа ел җитеп килсә дә, мәктәптә эш бар иде аңа. Инглиз теленнән укытучы табылганга мәктәп директоры бер сөенсә, күрше авылдан килеп балалар укытып йөрүче мөгаллимә ханым икенче сөенде.
Суфия туып-үскән нигез сагындагы алама өй тәмам искереп җиргә сеңгән иде. Шуңа күрә ул ялгыз яшәүче Гайниҗамал карчыкка фатирга керде.
– Гел болай өйдә бикләнеп утырма, бүген клубка чыгабыз, – дип, күрше кызы Гөлкәй үзе белән кичке уенга чакырды.

Клубка килеп керүгә таныш йөзне күреп башы әйләнеп китте Суфияның.
– Егылам хәзер, – дип Гөлкәйне култыклап алды. Аннары:
– Ваня, – дип кычкырып җибәрде. Тик тавышы чыкмады, бугазына төер тыгылды.
– Тынычлан, безнең авылга нинди Ваня килсен! – диде шаккаткан Гөлкәй.
– Әнә, Ваня, үзе генә басып тора, күрмисеңмени?
– Юләрләнмә, безнең Вәлиулла ич ул!

Ул арада Ваня-Вәлиулла биергә чакырып, тыпырдап Суфия каршына килеп тә басты.
– Эч пошырып йөрмә әле, татарча бии белми ул, – дип, Гөлкәй аңа аркылы төште. Әмма Суфия, сихер-ләнгән сыман, ир-егетнең каршына атылып чыкты. Култыклашып әйләнгәндә:
– Мин сине Гайниләр капка төбендә көтәм, – дип пышылдады ир Суфияның колагына.

Йөрәге, очып китәргә талпынган кош сыман, аңа буйсынмыйча:
– Әйдә, әйдә, Гайниләр капка төбендә көтәләр, – дип ярсып типте.
– Аның белән бер кыз да биергә чыкмый. Ике балалы ир бит ул, – диде Гөлкәй, Суфияның күзләрендә кабынган алгысауны күреп.
– Ул минем Ваням төсле...
– Бу сиңа шәһәр түгел, авылда бөтен нәрсә күз алдында, кеше көлдереп йөрисе булма!

Суфия Гөлкәйне аңларлык та, тыңларлык та хәлдә түгел иде.
– Балалары белән хатыны клубка ияреп килмәгән бит.
– Балалары ияреп йөрерлек түгел, берсе бишектә, икенчесе гарип. Хатыны икенче баласын тапканда үлде. Сиңа шул хатын эзләүче дуадак ир кирәкме?

Гайниләр капка турыннан узганда кызлар каршына чыкты ир. Суфияны беләгеннән эләктереп алды.
– Кая ашыга бу асыл кош?
– Үрелмә Суфияга, сиңа дигән асыл кош тумаган әле.
– Мин синең белән сөйләшмим, Гөлкәй, Суфия үзе хәл итсен, – диде ир.
– Ул синең кем икәнеңне дә белми, мин аны синең белән калдырмыйм.
– Кем икәнемне үзем аңлатырмын.
– Авылда сине кызлар түгел, хатыннар да янына якын җибәрми, шәһәр кызы кирәк булдымыни?
– Миннән түгел, минем ике баламнан куркасыз бит сез барыгыз да.
– Суфияга кирәк дип белдеңме әллә ул балаларыңны?
– Әниләре үлгәнгә ул ятимнәрнең ни гаебе бар соң? Ярата идем мин Сәрияне.
– Әйдә, Суфия, юкка вакыт уздырып, суык туңдырып тормыйк! – дип, Гөлкәй аны ирексезләп үзе артыннан ияртте.
Вәлиулланың:
– Минем Сәриям төсле син, минем сөягем, – дип кычкырганы ишетелеп калды.

Суфияны икенче көнне үк урлап алып кайтты ул.

Тик бергә яши башлауга бер-бер артлы үлем-җитем булды гаиләдә. Башта Вәлиулланың гарип баласын, аннары әнисен җирләделәр.
– Киленне килештермәде нигез, – дип чыш-пыш килде авыл халкы. – Нигезгә азан кычкыртырга кирәк.

Шулай эшләделәр дә. Әллә азанның файдасы тиде, әллә әҗәлләр килеп беткән иде, тормыш үз эзенә төште. Көн артыннан – көн, ел артыннан ел узды. Узган гомер яшьлекне дә ияртеп алып китә торды. Вәлиулланың бишектәге сабые, Суфияның алдыннан төшмичә, «әни» дип үсте.
– Агач әни бит ул, синеке түгел, – дип баланы котыртучылар да табылды. Әмма аңа карап кына баланың да, ананың да арасы суынмады. Илсурны үз баласыдай күреп яратты, тәрбияләде хатын.

Үзгәртеп кору касәфәте колхозларның тамырын корытканнан бирле, авылдашлары белән читкә чыгып, акча эшләп кайта Вәлиулла. Суфия мәктәптә укыта, Илсур инде бишенче сыйныфта укый. Сиздерергә теләмәсә дә, хатынның үзенә карата салкынлыгын яши башлауга тойды Вәлиулла. Хатыны төннәрен Ваня исемен әйтеп саташа. Моны ишетеп, ирнең җене ката. Көндезләрен дә тиктомалдан сагышка чума. Вәлиуллага карата битараф. Суфияның йөрәгеннән Ваня атлы ирне алып ташларга күп тырышты ул. Усал сүз белән дә, кул белән дә «тәрбияләп» карады. Суфия кочагында җылы тапмаган Вәлиулла аны читтән, эшкә чыгып киткән җиреннән эзли башлады. Әле бер, әле икенче хатын белән очрашты һәм үзенә иш булырдайны тапты да. Ике ирдән аерылган, бала бәхете күрмәгән, ир-ат назына сусаган Гашия иде ул. Суфияның да өметләре акланмады. Ваняны оныттыра алмады Вәлиулла. Тышкы кыяфәте аңа охшаса да, холкы бөтенләй башка: тупас, дорфа сүзле, пырдымсыз. Иркәләүләре дә йөрәккә ятышсыз, ясалма. Соңгы баруында килешеп алган эшләрен тәмамлап кайтып китәр көннәре җиткәч:
– Малаеңны чит хатын кулында интектермә, монда алып кил, бергә яшик! – диде Гашия Вәлиуллага.
– Чит итми ул аны. Бишектән үк үз баласыдай иркәләп үстерде.
– Әтисен яратмаганны баласын гына яратмас инде, икейөзләнәдер...
– Ялгышасың, ихлас кеше Суфия. Мин бер күрүдән ярататтым аны, әмма үземне яраттыра алмадым. Йөрәк ярасы бик тирәндә. Дәвалый алырмын дип өметләндем, булдыра алмадым. Эч серләре җиде йозак белән бикләнгән.
– Илсурны кунакка чакыр алайса, шуннан ияләшеп китмәсме.
– Мин үземнең сиңа китүемне аларга әйтмәдем дә бит әле.
– Берочтан әйтеп тә килерсең...

Суфия үзе дә ире белән ике арадагы мөнәсәбәтнең көннән-көн суына баруын тоя, алга таба болай яшәп булмавын аңлый иде. Җитмәсә, соңгы вакытта Ваня төшенә бик еш керә. Һаман бертөсле төш күрә: «Кайт, көтәм!» – дип Суфияны чакыра. Тик чыраен аермачык төсмерли алмый интегә. Ваня төсле дә үзе, ул да түгел сыман. «Ваня!» – дип кычкыра-кычкыра, җан-фәрманга аңа таба йөгерә башлый, шартлау тавышы ишетелә дә, шабыр тиргә батып, сискәнеп уяна. Нигә кайт дип чакыра ул аны? Унөч ел узды бит инде.

Төшләрен ничек юрарга белмәгәч, Гайниҗамал карчыкка сөйләп күрсәтте Суфия.
– Әллә мин дә үләм микән?
– Төшеңдә күргән кешеңне эзлә, балам, ул исән булырга тиеш, – дип, бөтенләй фикерен чуалтты карчык.
– Эзләмәдем түгел, эзләдем, күптән җир куенында бит ул, – дип елап җибәрде Суфия. Гайниҗамал карчык бераз эндәшмичә уйланып утырды да:
– Беренче күрешкән көннән үк әтиең турында сөйлисем килеп йөрим, кыймыйм гына, – дип, авыр сулап куйды. – Аны эзләп гомереңне бушка уздырыр­сың дип куркам. Чөнки дөресен миннән башка берәү дә белми. Вәлиуллаңның мәрхүмә хатыны Сәриянең атасы Заһретдин иде ул. Урыны җәннәттә булсын! Әниең Гыйльмениса белән бик яратыштылар, өйләнешергә өлгермәделәр. Сәриянең бабасы Габделхак әтиең Заһретдин белән дуслар иде. Беркөнне Заһретдинне эчертеп исереткән дә, кызы Нәгыймәне ат чанасына салып җибәргән. Заһретдин иртән айныса, Нәгыймә өйләрендә коймак пешереп йөри ди.

Ирсез бала тапканын белдермәс өчен читкә чыгып китте әниең. Минем сеңелләремдә яшәде. «Иремнән аерылдым», – дип, кире авылга кайтканда сиңа бер генә яшь иде әле. Аның кызы икәнлегеңне Заһретдингә дә сиздермәде. «Җә кешегә ишетелер, балам оятлы булыр», – дип синең өчен курыкты. Үзең дә белмичә сеңлең баласын үстерәсең. Шуңа да бик яратасыңдыр Илсурны, җан тартмаса да, кан тарта шул...

Вәлиулла сәфәрдән кайтып кергәндә, Суфия Гайниҗамал карчыктан ишеткәннәрен аңына сеңдерегә дә өлгермәгән иде әле.
– Юлда ачыккансыңдыр, ашым пешкән, ризыгым әзер, табынга уз, – дип каршылады ул ирен.
– Ашың кайнардыр да, йөрәгең салкын шул синең, – диде ир төксе генә.
– Мин аерылам синнән, Суфия, баланы да алып китәм.
– Үзең кит, баланы бирмим.
– Ничек бирмисең, ул минем малай бит...
– Минеке дә. Китәргә үзе дә риза булмас.
Вәлиулла башта шаркылдап көлеп җибәрде, аннары хатынның күзләрендә яшь күреп:
– Елама, мин уемнан барыбер кире кайтмыйм! Илсурга: «Кунакка барабыз», – диярмен. Балага кем булса да, бер, берәү дә үз әнисе булмас! Без әйләнеп кайтканчы син өйне бушатырсың! – диде.
«Сәрия – минем сеңлем, аның баласы миңа чит була алмый, үз каным», – дип карышасы килде. Тик, серне чишсә, әнисенең рухын рәнҗетүдән куркып, тыелып калды.

Баладан аерылу йөрәген каерып алу белән бер иде Суфияга.
– Әнием, елама, без озак тормабыз, мин сине бик-бик сагынырмын! Каникуллар беткәнче үк кайтып та җитәрмен, – дип юатты аны Илсур, муеныннан кысып кочаклаган килеш битләреннән үбә-үбә.
Тәрәзәгә сылап яуган карлы яңгырга кушылып, тәкъдиренә әрнеп, атна буе елады Суфия. Атна буе кире әйләнеп кайтырлар дип өметләнде. Тик ишек шакучы булмады. Көннәр санаулы иде, каникуллар тәмамланыр вакыт та җитте. Вәлиулла яшь хатынын ияртеп кайтып та төшәр. Юлга җыенырга кирәк. Бүген аның монда соңгы төне. Тик кая барыр?

Өзелгән өметне ялгарга теләгәндәй, ишек шакыдылар. Кем булыр төнгә каршы? Әллә кайттылармы?
 
Читтән карап торганда тату, нык тормышлы гаилә. Тик йөрәкләрендә нинди хисләр кайнаганын үзләре генә белә.
 
Ашыгыч телеграмма!
Илсурга бер-бер хәл булгандыр дип куркынган хатын, телеграмманың үзе үскән балалар йортыннан икәнен белгәч, җиңел сулап куйды. Җанга рәхәт бер җылылык йөгерде. Очрашуга чакырганнар. Хәер, аның башка барыр җире юк та инде...
Йорт ачкычын күршеләрендә калдырып, иртә таңнан юлга кузгалды Суфия. Башта бәхилләшер өчен юл буендагы зиратка сугылды. Әтисе Заһретдиннең каберен эзләп тапты. Әнисеннән ерак түгел генә җирләгәннәр икән. Сеңлесе Сәрия дә әтисе янәшәсендә генә. Әнисенең кабер чардуганын сыйпады.

Миңа гомер биргән әнием, Суфия исемле кызың барлыгын да белмичә якты дөньядан китеп барган әтием, урыныгыз җәннәттә булсын! Сеңлем Сәрия, син дә тыныч ят! Туганым икәнеңне дә белмичә, синең улыңны үстердем. Аңа әни булдым, бик яраттым үзен. Тәкъдир шулай язгандыр. Миңа рәнҗеп ятма! Сезгә хәер-догада торырмын.  Күңеленә килгән уйларын кычкырып әйтмәде, сүзсез генә дога калды.

...Суфия утырган поезд Урал якларына юл алды.
Бу сәфәрнең югалган бәхетенә янәдән илтүче юлның башы икәнен дә, еллар буе госпитальләрдә дәваланып, кабаттан «кеше» булган Ванясы белән балалар йортында табышасын да белми ул әлегә.


Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА
Сөембикә
№ --- | 23.05.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»