поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.06.2016 Ир белән хатын

«Йә намазга басасың да бергә яшибез, әгәр дә юк икән – аерылышабыз!»

Ир белән хатынның аерылышуы гадәти хәл бүген. Бер-берсеннән башка бер минут та яши алмаслык булып никахлашып, туйлашып, туганнар-дуслар алдында мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешеп кавышкан парлар берничә елдан икесе ике юлдан китә дә бара. Сәбәпләр төрле була, билгеле: акча аз эшли, балаларны тәрбияләшми, өйгә соң кайта... Ә иң җитди дәлил буларак яңгыраганы: «Холыклар туры килмәде».

Килмәгәч килмәгән инде, кемне гаеплисең. Хәләлеңне тәрәзә төбендә сиңа карап чәчәк ата торган гөл шикелле үстереп булмый бит. Бервакыт танышлар арасында аерылышучылар саны күбәеп китте. Кем белән генә сөйләшмә, «Без аерылыштык», – ди. Үкенүнең эзе дә юк. Киресенчә, ниндидер батырлык кылган кебек. «Мин үзем генә дә яши алам!» – дип әйтүме инде бу?! Безнең татар халкы аерылышуның авырлыгын үзенең мәкальләрендә әйткән инде: «Ир бирмәк – җан бирмәк».

Ярар, гомер уртасындагы ир белән хатын – икесе ике юлдан китсә дә адашмас, югалмас. Ә менә яши генә башлаган уртак сабый бер канатсыз калгач, нишләр?! Хәер, анысын уйлап торырга әти белән әнинең вакыты да, теләге дә юк. Эчтәге теге шайтан: «Бернигә карама, аерыл!» – дип котыртып тора. Шулчак кайберәүләр: «Язмыштан узмыш юк!» – дип, бар гаепне үзләреннән төшереп, язмышның ялгышына сылтамакчы. Бер-береңнең сүзен тыңлап, күз карашыннан аңлашып-санлашып яшәр өчен, язмышның әлләни катнашы юктыр...

Эзләсәң, сәбәп тә, сылтау да табыла инде ул. Бер танышларымның аерылышуына дин сәбәпче булды. Әйе, әйе, кешеләрне бары тик яхшылык кылырга гына өндәүче ислам дине.

Пар күгәрченнәр шикелле гөрләшеп, тормыштан тәм табып, бергә булган һәр мизгелнең кадерен белеп яшәп ятканда, гаилә башлыгы Камил (исемнәр үзгәртелде) ислам дине белән кызыксына башлаган. Башта элеккеге классташы белән мәчеткә җомга намазына барган. Анда танышы имам икән. Җомгадан җомгага ир үзенең дөрес яшәмәвен аңлый барган, догалар ятлаган, намаз укырга өйрәнгән. Тора-бара, биш вакыт намазын да, уразасын да калдырмаган. Лаеклы ялга чыкмаса да, яраткан эшен дә ташлаган.

Өйләренең иң түренә зур Коръән китабы кайтарып куйган да ул кушканча гына яшәргә тотынган: тәмәкедән баш тарткан, аракыны аңа кадәр дә күп эчмәсә дә, соңгы араларда бөтенләй авызына да алмаган. Хатыны Наилә иренең бу гамәлләренә башта бик сөенгән. Начарлык кылмаска тырышып, гөнаһтан куркып, тәнен дә, җанын да сафлап-пакьләп яшәгән иргә кем нинди сүз әйтсен ди инде?! Намаз укуның, ураза тотуның сәламәтлеккә файдалы икәнен табиблар үзләре дә раслап тора ич. Кылган гамәлләреңнең ике дөньяга да файдалы булуы начар димени?! Исламда дингә көчләп кертү дөрес эш булмаса да, Камил әфәнде хатынының иманлы булмавын, дин тотмавын гаеп итә башлаган. Ләкин дәүләттән зур кредитлар алып, шәхси предприятие тоткан ханымның, таңнан торып, намаз укырга һич кенә дә мөмкинчелеге булмаган шул. Ул арзан товар эзләп, көннәр буе Камаз машинасында әле бер, әле икенче шәһәргә чапкан. Төн уртасында гына кайтып егылган чаклары бик күп булган эшмәкәр ханымның. Кәсеп итмичә насыйп булмый, диләр бит. Гаиләне карарга, буй җиткереп килгән ике баланы укытырга, киен­дерергә кирәк. Ә ир фани дөнья белән арасын көннән-көн ныграк өзгән. Аңа шул намазыннан, догаларыннан башка берни дә кирәк булмый башлаган. Төн уртасында товар юнәтеп, гаиләгә файда китереп кайткан, җеп өзәрлек тә хәле калмаслык булып арыган хатынның моңа ачуы да чыга башлаган.

Тормыш йөген берүзе тарта бит. Ничек болай яшәмәк кирәк?! Көннәрдән бер көнне ир дә бу «имансыз» хатын белән бер түбә астында була алмавын әйткән. «Йә намазга басасың да бергә яшибез, әгәр дә юк икән – аерылышабыз!» – дигән. Хатын да инде болай ни бергә, ни аерым түгел тормыштан тәмам туйган булган. Балалар да үскән, ятим калалар дип куркасы түгел. Икесенең дә үз тормышы. Озакламый өч тапкыр әйтелгән талак мәхәббәткә нигезләнгән уртак тормышны тәмам өзеп тә куя.

Башта күктән төшкән ирек икесенә дә бик рәхәт тоелган.  «Кайда йөрдең, нишләдең?» – дип, хатынның да теңкәсенә тиюче юк. Нишләсә дә, дүрт ягы кыйбла. Камил әфәнде дә калебенә туры килә торган җандаш мөслимә белән танышып, озакка сузмый никах та укытып җибәреп, бәхет-сәгадәттә яши башлаган. Су астыннан шайтаныңны сөйрәп чыгарырлык уңган-булган, җитмәсә, чибәрлек өләшкәндә дә алдан йөгергән Наилә ханымга да ялгыз калган көненнән башлап сүз катучылар булмый түгел. Арадан үзе шикелле эшмәкәр тол ирне хәләл җефете итә ул да.

Шулай итеп, кайчандыр бик дус-тату яшәгән бу ир белән хатын бөтенләй чит-ят кешеләр булып, икесе ике йортта дөнья көтеп ята башлаган. Ләкин гомер иткән хәләлеңнән аерылу беренче карашка гына җиңел кебек. Ул эзсез генә үтә алмый. Табиблар да бит әнә, иң күп инфарктлар аерылышкан кешеләрдә була, диләр. Камил әфәнде дә, Наилә ханымнан аерылгач, озак яши алмаган, яшь мөслимәсен тол калдырып, бакыйлыкка күчкән. Гомер иткән иренең – балаларының атасы җеназасына, билгеле инде, Наилә ханым да барган. Күз яшьләре, үкенүләр... Ире дингә килгәндә, мал дип нигә читтә калды инде ул, нигә аның белән бергә иман юлыннан атламады?

Үкенү һич тынгы бирмәгәч, догасы шифалы дип әйтәләр, күңелем бераз юанмасмы дип, бер кичне күршедә яшәүче карчыкка кергән. Ак яулыклы әби Наилә ханымны көйләп, догалар укып өшкергән. Киткәндә, дини китаплар да биреп җибәргән. Әллә карчыкның сулышы шифалы булган, Наилә ханым җанының тынычлана башлавын, үкенү хисенең кимүен тойган. Күрше әби биргән китапларны укыган саен, җанына рәхәтлек иңгәнен сизгән. Наилә ханым да шул шифалы догаларны ­ ятлап, намазлык­ка баса. Намазын укып бетергәч, әти-­әнисеннән соң, мәрхүм ире Камил рухына дога кыла ул хәзер. Әле бу җомгада мәчеткә дә ире Фәрит белән бергә барырга уйлап торалар.


Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»