поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.06.2016 Шоу-бизнес

Артистлар футбол уйный: Айдар Галимов - капитан, Алсу Әбелханова - медсестра! (ФОТО)

Татар эстрадасы артистларының спортка, бигрәк тә футболга мөкиббән булуын беләбез. Җырчылар буш вакытлары булган саен үзара футбол уйнарга җыела. Ә күптән түгел Уфада зур футбол уены узды! Шәһәр үзәгендәге "Динамо" стадионында Уфа җырчыларына каршы Казан артистлары футбол уйнады.

Казанлылар Уфага 8 кешелек аз санлы состав белән барган. Аның да берсе – шәфкать туташы ролендә ТР атказанган артисты Алсу Әбелханова. Алсу уенчыларга су биреп, җан атып утырган. Каршы як командасының шәфкать туташы ролендә исә Гүзәл Әхмәтова булган. "Башкортстан коллегаларыбыз безне бик жылы каршы алды. Кирәкле барлык уңайлыклар да тудырылган иде. Безне иң шаккатырганы hәм шатландырганы — турнирның югары дәрәҗәдә оештырылган булуы. Профессиональ футбол стадионы, БСТ каналыннан уенны турыдан-туры трансляцияләү, Башкортстанның иң яхшы комментаторы, командалар хөрмәтенә 2 республика гимнын уйнату, яхшы аппаратуралар, күп санлы репортерлар, фотоаппарат утлары, 1500 тамашачы – болар барысы да чемпионнар лигасының финал уенын хәтерләтте", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә җырчы Фәрид Низамиев.

 

Каршы як команда уенга 25 кешелек состав җыйган! Ә команда капитаны — Татарстанның халык артисты Айдар Галимов! "Айдар абый уен башланыр алдыннан командаларга чын күңелдән (!) уңышлар теләде. Беренче тайм безнең командага бик авыр булды. Запаста безнең бер уенчы да булмау, каршы якның уенчылары гел алышынып тору үзенекен итте: беренче тайм 3:0 исәбе белән тәмамланды. Шуны да әйтергә кирәк, голларның берсе Айдар абый исемендә. Икенче таймга без инде бераз хәл алып, тактиканы да үзгәртеп чыктык. Нәтиҗәдә исәп 3:1 булып үзгәрде. Голны безнең капитан – Алмаз Шәрифуллин кертте", – ди Фәрид.



Тамашачыларның ике команда өчен дә җан атып утыруы уенчыларга көч бирә: икенче гол озак көттерми, аны биюче егет Артур Нигъмәтуллин кертә! Исәп 3:2! Уфа командасы уйнаудан туктаган икән дип уйламагыз, hөҗүмнәр безнең капкага бер-бер артлы ява тора. Әмма батырларча капкада торган Айдар Әгъләмов, сакчылар Айрат Ильясов, Илфат Камалиев, Фәнил, Фәрид башка бер гол да керттерми. 3:2 исәбе уен ахырына кадәр үзгәрми. Бу матур очрашу исә барлык җырчылар катнашында концерт белән тәмамлана. Ә җавап уены якын карада Казанда үткәрелергә тиеш.


---
Интертат.ру
№ --- | 09.06.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»