поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.06.2016 Мәгариф

85 яшьлек бабай математикадан имтихан тапшырырга булган

Чиләбедә математика сынавында бер укучы, ярдәм сорап, дустына шалтыраткан. Әмма аңа бу адымы өчен үкенергә туры килгән. Ул имтиханны икенче елга гына бирә алачак. Кан басымыннан интеккән Пенза укучысын исә хастаханәгә “ашыгыч ярдәм” машинасында озатканнар. Иваново өлкәсендә 85 яшьлек бабай математикадан имтихан тапшырырга булган. БДИ тирәсендә әлегә хәлләр шундыйрак.

Күпме генә тырышсалар да, бу төр сынаулар барыбер тыныч кына уза алмый. Телефон, шпаргалка кулланырга ярамый дигән кисәтүләргә кемнәрнеңдер исе дә китми. Шулай да Рособрнадзор мәгъ­лүматларына караганда, ил буенча БДИда кагыйдә бозу очраклары кими бара. География һәм биологиядән  узган ел  бу сан  40 булса, быел – 28,  ә рус теленнән 211гә – 202. Белгечләр әйтүенчә, укучылар  сынауларга җитди әзер­­ләнә, кесә телефоны, шпаргалка белән тотылып, вузларда уку хыялын җи­мерергә теләми. Татарстанда  беренче сынауларда  4 укучы тәртип бозган иде. Алар арасында  9 нчы сыйныф укучылары да бар. Бу укучылар – Казан шәһәре, Менделеевск, Баулы районнарыннан. Әле­гә математика  буенча мәгъ­лүматлар юк.  Бу хакта дәүләт имтихан комиссиясе утырышыннан соң гына төгәл белә алачакбыз.
Тапшырасы сынаулар­ның саны кими бара. Инде куркам, дигән укучылар юк. Бүген укучыларның иң күп өлеше сайлаган имтихан – җәмгыять белеменнән. Рус­  теле һәм математиканы бир­гәч, укучылар иркен сулап куйды.

Математикадан база өлешен укучылар җиңел генә биргән иде. Имтиханнан, би­ремнәр авыр булмады, дип куанышып чыктылар. Кайбер мәсь­әләләрне хәтта 5 нче сыйныф укучысы да чишә алырлык икән. Ә менә профиль өле­шендә башны яхшы гына эшләтергә туры килгән. Бу белемнәр вузга  техник юнә­лешләргә бару өчен кирәк. “База өлешен бик җиңел тапшырган идек. Тик математикадан профиль имтиханыннан бик күп укучы елап чыкты. Барысы да, биремнәр авыр, диеште. Мин чик баллны (27) туплаганмындыр дип уйлыйм. Ә калганнарына тешем үтмәде. Миңа катлаулы математика кирәкми дә, көллияткә барырга җыенам”, – ди шәфкать туташы булырга хыялланган Казан кызы Зәйнәп.  Авыл укучылары арасында да, им­тиханның икенче өлеше авыр, тулы җавап бирергә кирәк иде, диючеләр шактый. Имтиханны икегә бүлүнең файдасы булды. Башта уку­чыларның күбесе – база өле­шен, аннан профильне бирә. Беренчесе аттестат алу өчен кирәк. 5 баллдан 3не туплый алсаң, проблема булмаячак. Катлаулы математиканы республикада 11,5 мең укучы сайлаган. Ә җиңелен – 10,9 мең кеше.
 
– Сыйныфыбыз көчле. 29 укучының  15е “5”кә  бара. Әмма әле БДИ нәтиҗәләрен көтәбез. Петербург вузларына барырга теләүчеләр дә бар. Күпләр Казандагы техник вузларга укырга керергә җыена. Балалар БДИдан курыкмый. Ел дәвамында нык­лап әзерләнделәр. Улым Айнур да 11 нче сыйныфны тәмамлый. Кечкенәдән шахмат белән шөгыльләнә, шуңа күрә математика аңа катлаулы тоелмый. Лицейдагы барлык укучылар да башта база өлешен бирде. Ә катлаулысын 17 укучы сайлады. БДИны бетерергә кирәкми. Ул балаларга илнең төрле вузларына керергә мөмкинлек ача, – ди Кукмара лицееның рус теле укытучысы Гөлшат Җиһаншина.

Бетерергә кирәк дип имзалар җыйсалар да, аннан берәү дә баш тартырга җые­нмый. Укытучылар арасында аны хупламаучылар шактый. Кайчак тест бирем­нәрендәге сораулар мәктәп программасы кысасыннан чыга икән. “Балалар  сөйләш­ми торганга әйләнде. Мәк­тәп­тә  бары тест чишәргә генә өйрә­нәләр, шуңа күрә фи­керләрен әйтә белмиләр”, – ди педагоглар.
Кичә илнең баш педогогы Дмитрий Ливанов  Россия Президенты Владимир Путинга имтиханнарның ничек узуы турында хисап тотты. “Массакүләм җитди кагыйдә бозу очраклары күзәтелми. Имтихан уздыру пунктлары­ның 80 проценты видео­җайланмалар белән җи­һаз­лан­дырылган. Сынаулар гадел уза”, – дигән ул.

Быел физика, химия, биологиядән  имтихан сайлау­чылар саны артуны да әйткән. Техник юнәлешләрне сайлаган яшьләр ота. Быел  вузларда 507 мең бюджет урыны  бүлеп бирелгән. Аби­туриентларның 44 проценты  инженер һөнәре сайлый  алачак дигән сүз бу. Ә  12  проценты – педагог һәм  6сы медицина юнәлешләренә укырга керә ала. Кыскасы, 2020 елга кадәр  мәгълүмати техно­логияләр, авиация, корабль төзү, энергетика өлкәсе белгечләренә ихтыяҗ үсәчәк. Ә үзгәрешләргә килгәндә, киләсе елдан чит телләрдән телдән бирү өлеше керте­ләчәк. Быел балалар беренче тапкыр кытай теленнән БДИ бирделәр. Укучыларның бу тел белән кызыксынуы арткан. Шулай ук рус теленнән дә телдән бирү өлешен кертмәкчеләр. Дөрес,  башта  9 нчы сыйныфларда тәҗрибә үткәреләчәк. Уңышлы булган очракта ул 11 нче сыйныфларга да кертеләчәк.


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»