поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.06.2016 Мәгариф

КФУ аптыраган үрдәк арты белән суга чумган кебегрәк хәлдә хәзер

Казан федераль университеты аптыраган үрдәк арты белән суга чумган кебегрәк хәлдә хәзер. Татарлыктан ваз да кичә алмый, әмма үстерергә дә ирек бирми. Бүген ул исем алыштыру эше белән мәшгуль. Университет ректоры Илшат Гафуров журналистлар белән очрашуда, фәннәрне татар телендә укыткан белгечләргә ихтыяҗ кими, алар өчен федераль университет түгел, ә төбәк җаваплы, дигән фикерләр ычкындырды.

Исеме дә, җисеме дә аңлашылмый

Университет тирәсендәге татарлык мәсьәләсенә ачыклык кер­тү җәһәтеннән Илшат Гафуров ”бар­лык этләрне аңа өстертү дө­рес түгел“ дип саный. Ул ректор итеп университет федераль статус алганнан соң билгеләнүен искә төше­реп, берничә инсти­тутның берлә­шү­ендә аның гаебе юк дип аңлатты. Матбугат очрашуында КФУда Габдулла Тукай исемендәге Татаристика югары мәктәбе оешуын хә­бәр иттеләр. Ул КФУның филология һәм мә­дәниятара багланышлар институты эчендә булачак. Ректор моны бер баскычка югары күтәрелү дип атаса да, чынлыкта бу бары тик атамалар белән уйнау гына. Элек тә Татар дәүләт педагогика институтында андый бүлек бар иде. Хәзер бу бүлек түгел, ә югары мәктәп статусында булачак. Татар телен өй­рәнү кафедрасы калмый. Татар тарихы КФУ­ның Халыкара мөнәсә­бәт­ләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты эчендәге Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәният мирасы югары мәктәбе кысаларында өйрә­не­лә­чәк. Ректор әйтмешли, бу – нәрсәнедер ябу, бетерү түгел, ә белем бирү рәвешен үзгәртү, яңа формат эзләү.

“Татаристика югары мәктәбе – ул төрле фәннәр комплексы, анда тарих та, тел дә, әдәбият та бар. Аның нигезендә тарих яки тел ятар­га мөмкин. Без тел өйрәнүне төп юнәлеш итеп алдык. Аны бел­мичә, тарихны өйрәнеп булмый. Татар теле моңа кадәр Халыкара мөнәсә­бәтләр институты эчен­дә иде. Әмма бу чит тел түгел бит. Шу­ңа без кафедраларны бер институттан икен­чесенә күчер­дек”, – дип сөйләде ректор. Татар телен өйрәнү кафедрасы язмышы турындагы сорауга: “Аны берсе белән дә кушмадылар. Аның исеме җисеменә туры кил­мәде. Ул юкка чыгарылды. Аның нигезендә яңа структура барлыкка килде һәм аны Татаристика югары мәктәбе дип атадык”, – дип җавап бирде.

Татар телле мөгаллимнәргә ихтыяҗ юк

Казандагы югары уку йорты федераль статус алгач, университеттан әкренләп татар юнә­леше кысрыклап чыгарыла башлады. Мәсәлән, узган ел КФУ математика фәнен татар телендә укытучы мөгаллимнәрне әзерләү эшен туктатты. Акча юк, диделәр. КФУ үз эченә Татар дәүләт гуманитар педагогика институтын йоткач, рес­публикада фәннәрне ана телендә укытучы белгеч­ләрне әзерли торган югары уку йортлары калмады. КФУ ректоры Илшат Гафуров уни­верси­тетның федераль булуына басым ясады, милли төбәкләр бер Татарстан гына түгел, чуашлар да үз телләрендә белем бирүне сорый башласа, нишләргә, дигән сәеррәк җавап бирде.
 
“БДИны бары тик рус телен­дә бирү куелган. Бу – мин уйлап тапкан әйбер түгел. Физика, химия, биологияне татарча укыткан мө­гал­лимнәргә ихтыяҗ бармы? Бусы – бер. Икенчесе. Сез уку йортына студентларны милләт ниге­зендә кабул итүне ничек күз алдына китерәсез? Без математика, физика, химия бүлегенә студентлар алабыз. Барысына да бер таләп. БДИ – төп критерий. Фәнне ана телендә укыткан белгечләрне әзерләүнең башка механизмнары бар. 4 нче курста без терминологияне татар телендә өйрәнергә тәкъдим итә­без. Әлегә бу хакта сөйләшү бара. Тик бу белгечләр кайда эшләя­чәк? Берсен дә ихтыярсызлап, кыстап, тегендә бар, монда бар, дип боерып булмый, юлламалар системасы юк, барысы да ирекле.
 
КФУ федераль үзәк субсидия­ләренә яши. Тел үсеше өчен төбәк­ләр җаваплы. КФУ моны хәл итми. Безнең уку йорты – Идел буе төбә­гендә эшли торган университет. Безгә Татарстан гына керми бит, ул бердәнбер милли республи­ка тү­гел. Әнә Чуашстан, Башкортстан, Удмуртия бар. Чуашлар да, математиканы чуаш телендә укыйсыбыз килә, дип әйтсә, нишләргә? Материалны үз телендә үзләште­рер­гә те­ләү­че­ләргә дәреслекләр дә юк бит! Элек тә юк иде. КФУда татар телендә 600дән артык студент белем ала, бу федераль үзәктән кил­гән акчага башкарыла. Җи­тәр­лек акча ул.
 
Федераль үзәк телләр өйрәнү­гә каршы түгел, әмма моның өчен төбәкләр җаваплы. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясе Татарстан бюджетыннан финанслана. Аның төп вазыйфасы – халык­ның тарихын, телен, әдәбиятын, мәдә­ния­тен өйрәнү, саклау. Әмма алар нишли? Ә безгә таләпләр куела! Безне өйрәтергә телиләр, әмма берсе дә нәтиҗә өчен җавап тотмый. Мин аларны тәнкыйть­ләдем дип матбугатта ялтырып китәләр дә, шуның белән бетте”, – дип җавап­лады ул.

Милли уку йорты кирәк


Матбугат очрашуында ректор авызыннан татар телен үле латин теле белән чагыштыру кебек фи­кер­ләр дә яңгырады. Татар теленә ябышып яту дөрес түгел, хәзерге вакытта халыкара университетлар инглиз теленә күчә дигән үрнәкләр дә китерде.

Матбугат конференциясендә булган чыгышларны гомумиләш­тереп әйткәндә, татар теле кирәк тә кебек, университет аны читкә этәрми, әмма КФУ фәннең татар телендә үсеше өчен җавап­лы­лык­ны үз өстенә алырга теләми. Бел­гечләрне әзерләр идек, әмма моңа БДИны рус телендә тапшыру комачаулый. Кызык, мисал өчен, бер­дәнбер көнне федераль үзәкнең башына, БДИ дөрес система булмаган икән дип, аннан баш тарту теләге туса яки имтиханнарны ана телендә дә бирергә ярый дип рөхсәт ителсә? Ул чакта нишләргә? Татар белгечләре юкка чыгып, поезд китте инде, дип ярык тагарак янында торып калабызмы?

Әгәр дә КФУ Татарстан җир­легендә эшләп тә, биредәге ха­лыкның теле өчен җавап тотарга теләми, аңа татарча фәнне үстер­гән галимнәр кирәкми икән, Татарстан җаваплылыкны үз өсте­нә алып, сыйфатлы белем бирә торган югары уку йортын булдырырга тиеш. Бу – көнүзәк мәсьәлә һәм моны ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк.

Терминология татарча фикерләргә өйрәтми

Университетта математика дә­ресләрен татар телендә укытучы белгечләрне әзерләүгә бөтен тормышын куйган галим Әнис Галимҗанов КФУ ректорының татар белгечләренә ихтыяҗ юк дигән фикере белән килешми.
“Кайсы мәктәпкә нинди мөгал­лимнәр кирәклеген кем санап чыккан? Төгәл саннар бармы? Алар юк икән, татарча белем би­рүче мө­галлимнәр эшсез калачак дип әйтү дөрес түгел. Татар мәк­тәпләре кала икән, ихтыяҗ булачак. Ә алар әлегә бар. Әгәр без кабул итүне оештырган булсак, ихтыяҗ артыр иде.

Федераль университет Татар дәүләт педагогия институтын үзенә йотты. Татар белгечләрен әзерләр­гә телмиләр икән, алайса, ник куштылар? Моңа кадәр университетта физика факультетында татар төр­кем­нәре бар иде. Хәзер юк.

Математика факультетында икешәр төр­кемдә студентларга татарча белем бирелде. Хәзер юкка чыкты. Гео­графия, биология, химия бүлек­ләрендә татар төркем­нә­ре бар иде. Барлык мәктәпләр фәннәрне татарча укытучы белгеч­ләр белән тәэ­мин ителә иде. Хәзер боларның барысы да юкка чыгып бара. Александр IIнең Казан­да уни­верситет ачу турындагы фәр­манында, уку йорты шушы җир­лектәге халык­ның белемен үстерү өчен ачыла, диелгән.
4 нче курста татарча терминология өйрәтеп кенә булмый ул. Бу ысул күз буяу өчен генә! Терминология татарча фикерләргә өйрәт­ми. Татарча уйларга өйрәтү өчен фән­нәрне татарча үзләш­те­рү мө­һим”, – дип сөйләде галим.
Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, КФУ үз вәгъдәсен үтәми, дип белдерде.

“Татар дәүләт педагогика институтын ни өчен КФУга кушуларын теге чакта ук аңламаган идем һәм бүген дә аның хаталы адым булганын күрәм. Уфада булып кайттым, анда Башкорт дәүләт педагогика университеты эшли, 12 мең студент белем ала. Сокландым, көн­ләштем. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да бар, ә бездә бу юкка чыкты. КФУ ул чакта, югарырак дә­рәҗәдәге укытучылар әзерләя­чәк­без, дип ышандырды. Фәннәр­не тирәнтен үзләштерү булачак, диде. Ихтыяҗ бармы, юкмы, ди­гәннән. Күптән түгел Түбән Камада булып кайттым, укытучылар үпкә­ләрен белдерделәр. Фәннәр­не ана телен­дә укытырга дигән таләп куясыз, әмма кайда соң укытучылар, дип сорау куйдылар. Физика, химия, математиканы татар телендә укытырлык белгеч­ләр юк, җитми, дип әйттеләр. Бу бөтен рес­публика буенча шундый хәл. Ихтыяҗны булдыру чараларын күрергә кирәк”, – дип фикерләрен белдерде ул.
 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»