|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2016 Җәмгыять
Җәйне кайда уздырасыз, яки Нурания Җамалиның быел ял турында нигә уйлаганы да юк?Cораштыруларга караганда, ни хикмәт, быел чит илләргә барырга теләүчеләр саны сизелерлек кимегән. Россиялеләргә ял итү өчен иң кулай урын булып Кырым кала бирә. Россия халкының 36 проценты җәйге ялны Кырымда уздырырга хыяллана, әмма хыял хыял белән, бары тик 8 проценты гына ярымутрауга барырга планлаштыра. Халыкның яртысы җәйне өйдә уздырачак, 35 проценты бакчада булачак. Җәйне өйдә уздыруның сәбәпләре дә бар. Респондентларның 44 проценты акча юклыктан читкә чыгып китәргә ашыкмый, күпләр җәйне эшләп уздырырга җыена, өлкән яшьтәгеләр сәламәтлектән зарлана. Чит илләргә килгәндә, 56 процент халыкның чит илгә чыгу өчен паспорты юк, һәм ул аны алырга җыенмый да. Кыскасы, ничек кенә булмасын, кризис үзенекен итә, күрәсең.
--- |
Иң күп укылган
|