|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2016 Җәмгыять
Бары - бергә, югы – уртак бездә...“Килен - каенана туфрагыннан”, - дип әйтәләр бит. Халык әйтсә, хак әйтә шул. Камышлы авылында яшәүче каенанасы Тәнзилә белән килене Заринә Гатауллиналар бер-берсенә шулкадәр охшаганнар, хәтта аптырап: "Сеңелем, син Тәнзилә апаның кызы буласыңмы әллә?" - дип сорамыйча булдыра алмадым. Ул: Әниле-кызлы кебек берсен-берсе хөрмәт итеп яшәүләренә унбиш ел узып та киткән инде. Танышу тарихына килгәндә, бик кызык булган бу. Тәнзилә апа азык-төлек сату кибетенә баргач, анда эшләүче чибәр, ачык йөзле татар кызын күреп, аның кайдан һәм кем булуы белән кызыксынган. Заринә Таҗикстаннан кайтып, биредә төпләнүләре, әти-әнисенең Дәүләткол авылыннан булуларын сөйләп бирә. Тәнзилә Минзәки кызы өенә кайтып, бу турыда сөйли. Раил кибеттә яңа кыз эшләвен колагына элгән булса кирәк. Ул кибеткә бара һәм бу мөлаем кызга бер күрүдә гашыйк була. Егет тә Заринаның күңеленә хуш килә. Бераз очрашып, сөйләшеп йөргәннән соң алар өйләнешергә булалар. Шул вакыттан бирле күп сулар аккан инде. Әтиләре Гази ага да вафат булган. Яшь гаиләнең дәвамчылары да бар. Кызлары Айгөл - тугызынчы, Альбина алтынчы сыйныфта укыйлар. Тәнзилә апаның яшьлек елларын барлап утырганда, мин аның каенанасы турында да сораштым. Ул: Бездә минеке - синеке юк, бары - бергә, югы - уртак. Сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче Тәнзилә апаны авылда белмәгән кеше сирәктер. Ул шәхси хуҗалыкта җитештерелгән сөт-катыгын, маен-каймагын, эремчеген базарга илтеп сатарга да өлгерә, кичен балалар, оныклары кайтуга тәмле ашлар пешереп куя. Ә килене балалар бакчасына эшкә йөгерә. Гатауллиннар гаиләсендә элеккеге авыл тормышы белән очрашкандай булдым. Татар гореф-гадәте буенча төпчек малай үсеп җитеп, гаилә коргач, төп йортта кала иде бит. Мондый гаиләләрдә балалар әби-бабай тәрбиясендә итагатьле, динле, басынкы холыклы булырга, олыларны ихтирам итәргә өйрәнеп үсәләр. Миңа менә шундый матур гаилә белән танышырга насыйп булды. Тәнзилә апа ире Гази абый белән гомер буе колхозда эшләп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Ә хәзер Тәнзилә апа төпчек улы Раил һәм килене Заринә белән бергә бәхетле картлыгын каршылый. Килен белән каенананың дус, тату яшәүләрен күреп, сокланмый мөмкин түгел.
Нурсинә ХӘКИМОВА, Камышлы авылы |
Иң күп укылган
|