поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.09.2009 Җәмгыять

ҮЗӘКНЕ ӨЗДЕҢ, БАЛАМ!

Дөньяда әллә нинди куркыныч хәлләр турында күп ишетсәк тә, үзебезгә кагылмагач, кем әйтмешли, бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Наркомания белән дә шулай. Йорт тирәләрендә, хәтта подъездларда буш шприцлар аунап ята. Дәшмибез. Япь-яшь егетләр, кызлар шикле төркемнәргә оешып "шыпырт" кына кәеф-сафа корганнан соң, сәер карашлары белән битараф дөньяны күзәтә – чаң какмыйбыз. "Ярый әле, минем улым яки кызым бу нәрсәләрдән ерак", – дип сөенеп куючыларыбыз да бардыр. Ә бит куркыныч афәт янәшәдә генә йөри.

Яшел елан чакса

 

Әлеге гаиләне күптәннән беләм дисәм дә була. Гаилә башлыгы Самат Җиһаншин белән кайчандыр бер коллективта эшләдек. Хәтта фатирларны да бер үк йорттан бирделәр. Күршем бик гаилә җанлы кеше: йөгерә-чаба эштән кайта. Кибетләргә йөрү, чүп чыгару, коляска белән урамда бала йоклату кебек эшләрне бик теләп, яратып башкарганга күрә, күпләр аны башкаларга үрнәк итеп куя. Самат хатынына тун алган, өендә ремонт ясаган, дип үземне дә көнләштерергә тырышулары хәтердә.

 

Беренче балалары кыз булгангамы, әллә тормышта һәрнәрсәдән ямь табып яши белгәнгәме, уллары тугач, Саматның шатлыгы без яшәгән ундүрт катлы өйгә дә сыймады. Бәбине каршы алучы күп санлы туганнары белән бергәләп ишегалдындагы кечкенә генә өстәлдә зур мәҗлес ясап, яшь гаиләнең чиксез куанычын уртаклаштык.

 

Балаларыбыз бер ишегалдында бергә әүмәкләшеп үскәнгәдер, Наил минем күңелгә бик якын. Кеп-кечкенә чагында көн саен үзе кадәр букча асып мәктәпкә китүләре бүген дә күз алдымда. Әдәпле итеп татарча исәнләшүе, һәр нәрсәдә зурларга охшарга тырышуы да йөрәккә ятышлы иде аның.

 

Еллар үтә торды. Саматлар өч бүлмәле фатир алып, шәһәрнең Киров районына күчеп китте. Безнең танышлык сирәк-мирәк очрашканда кыскача хәл сорашудан ары китмәде.

 

Казан – зур авыл ул, дип тик­мәгә әйтмиләр. Төрле имеш-мимешләр башкалада кайчагында авылдагыдан да тизрәк тарала. Озын колаклардан килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, Самат соңгы вакытларда салгалый башлаган икән. Башка берәү турында булса, ышаныр да идең. Тормыш – ормыш, имән баганасыдай ирләрне дә бөгә. Әмма шулкадәрле уңган, булдыклы ир-атны кинәт кенә "яшел елан" чагуына ышанасы килми.

 

Утсыз төтен булмый икән шул. Бер көнне Саматны урамда очраткач, баштарак танымый тордым. Шактый бетеренгән, йончылган, ябыгып та калган.

 

– Бәхетеңне үгез сөзсә, шулай була икән ул. Тормыш төрле яклап кирәкне бирә. Әле менә эштән китәргә туры килде. Салган килеш рульгә утырган идем, праваны алдылар. Хәзер грузчик булып кибет тирәсендә буталам. Ни акчасы, ни эше...

 

Гаиләсендә дә тәртип чамалы икән. Өйгә кайтасы да килми, ди.

 

– Балалар ничек соң? Кызың? Наил нихәл?

 

– Балалар – әниләре яклы. Хатын үзенчә сукалый, мин – үземчә. Малай хәзер икебезне дә санга сукмый. Урамнан кайтып кергәне юк...

 

Озак сөйләшеп торып булмады. Маңгаеннан чыккан бөрчек-бөрчек тир тамчылары, үзеннән аңкып торган аракы исе Саматның эчке халәтен әллә каян сиздереп тора. Баш төзәтергә дип "бурычка" бераз акча алды да, җәлт-җәлт атлап үз юлы белән китеп барды.

 

Эләктергәнне ычкындырмыйлар

 

Озакламый Самат белән кабат очрашырга туры килде. Бу юлы тагын да күңелсезрәк вакыйга уңаеннан, суд залында күрештек.

 

– Наил юлдан язды бит. Суд карары көтәбез, – диде Самат, уңайсызланудан карашын читкә борып.

 

Саматтан рөхсәт алып, бу хәлләр белән якыннанрак кызыксындым. Хокук саклау, тикшерү органнары тарафыннан җинаять эшенә теркәлгән калын-калын томнардагы рәсми документлардан, күпме тырышсам да, япь-яшь кешенең нинди сәбәпләр нәтиҗәсендә фаҗигале юлга басуын аңлавы читен булды. Гадәттә гаепләнүченең әти-әнисе, туганнары, дуслары белән сөйләшү күбрәк ачыклык кертә. Наилнең әтисе әйткәннәре уйландыра:

 

– Артык азынды малай. Безнең кебек авылдан килеп, мең төрле авырлыклар аша тормыш башласа, алай булмас иде. Рәхәт бит: торырга урын, ашарга ризык бар. Әнисе ни теләсә шуны ала. Акча – күпме кирәк. Сүз әйтергә ярамый – өчәүләп ябышалар. Менә барып чыктык шулай, – ди Самат.

 

Әниләре Наилә ханым исә Наилнең кыек юлга кереп китүенең сәбәпләрен башкачарак аңлата:

 

– Балага игътибар җитмәде. Урамда үсте дисәң дә була. Әтисе улына караганда аракыны өстенрәк күрде. Мин дә иртә таңнан кичкә кадәр эштә. Башкалар кебек махсус мәктәпләргә йөртсәк, урам тәэсиренә дә бирешмәгән булыр иде. Спортны бик ярата иде бит. Җәй буена су буеннан китмәде.

 

Сүзгә Наилнең бертуган апасы Сания кушыла:

 

– Соң, атлаган саен сыра кибете, атлаган саен бозыклык. Телевизорны кайчак карарга куркыныч. Кемнән үрнәк алып үссен ди балалар? Иптәшләре дә җыен башкисәр булды. Күпме әйтеп, үгетләп карадым – колакка алмады. Шуларга ияреп начар юлга кереп китте. Тегеләре бер эләктергәч, ычкындырмыйлар инде.

 

Тыелган – татлырак, диләр. Бик яшьли сыра, тора-бара "катырак" эчемлекләр татып карый малай. Тәмәкене дә кулыннан төшерми. Мәктәптә тәртибе начарая, дәресләргә игътибары кимегәннән-кими. Көч-хәл белән тугызынчыны тәмамлагач, укуны бөтенләй ташлый. Урам исә беркемгә кирәге калмаган Наилне кочак җәеп кабул итә!

 

Менә шул чагында ата-ана, кем әйтмешли, "каравыл" кычкырырга тиеш тә бит! Юк шул, тәрбия юрганын Наилә ханым үзенә тарта, Самат үзенә таба өстери. Әти кеше кайчакларда дилбегәне ныграк та тарта. Каеш кулланган чаклары да булгалый. Андый вакытларда Наилә ханым улын яклап чеби анасыдай иренә ташлана. Бердәнбер улын күз алдында кыйнатып торсынмы, янәсе.

 

Гаиләдә берең чуртан, икенчең кысла сыман икең ике якка тарту бервакытта да җүнлегә алып бармый шул. Наил исә вәзгыятьне үзенчә файдалана. Әтисенә: "Үзеңне бел!" – дип кенә җибәрә. Әнисе белән апасының үгет-нәсихәтләренә, елап-елап ялынуларына да әллә ни исе китми.

 

Ә урамның үз кануннары, үз тәртибе. Наркотиклар белән эш итеп, зур хезмәт куймый гына әкияттәгедәй табыш алучыларга яңадан-яңа "клиентлар" кирәк. Гадәттә алар карамагына матди мөмкинлеге булган гаиләдә үсүче егет-кызлар эләгә. Яшь кеше үтә кыю һәм кызыксынучан була. Берничә тапкыр наркотик татып караганнан соң, күбесе үзенең нинди ятьмәгә эләгүен сизми дә кала.

 

Күрсәтмәгәне калмады...

 

Мондый бәлагә тарыган гаиләләр аяныч хәлләрне тышка чыгармаска тырыша. Киләчәктә таянычың, нәсел дәвамчың булыр дип тәрбияләп үстергән бердәнбер улың, урам хулиганнарына ияреп, наркотиклар куллана башласын әле! Хурлыгыңнан әллә ниләр кыларсың! Саматның яшәгән саен ешрак аракы диңгезенә чумуы беразга дөньясын онытып торырга омтылудан килеп чыккандыр инде. Наилә ханымның улы аркасында күпме кайгы-хәсрәт кичергәне дә йөзенә язылган.

 

 – Баштарак Наил сорамый-нитми өйдәге әйберләргә кагылмады. Булдыра алган кадәр акчасын бирә килдек. Кайчак бурычка батып булса да. Урам акчаны торган саен күбрәк суыра. Берничә тапкыр дәвалап та карадык. Күпмедер вакыт әйбәт кенә дә яшәдек.

 

Тик урамдагылар Наилне һич тынычлыкта калдырмый. Мең төрле хәйлә белән эзләп табалар. Шулар белән күрешкәч, тагын мәхшәр башлана. Ата-ана ут йотып яши, ә Наилнең кыңгыр эшләре артканнан-арта. Аптырагач, әти кеше улын җылылык батареяларына богаулап куярга мәҗбүр була. Аның газаплануын, идәндә тәгәри-тәгәри илерүен күреп нинди йөрәк чыдасын?

 

Яңа көн туды исә наркотик кулланучының уе – ничек кенә булса да берничә граммлык доза өчен акча табу. Кайчагында урамдагылар Наилне "кызганып" бурычка да биргәләп тора. Бу кадәресе тагын да куркынычрак. Бурычны вакытында кайтармасаң, көн саен процентлар өстәлә. Анысыннан мәңге котылырлык түгел.

 

Улларының мондый хикмәтләре аркасында өйдәге барлы-юклы байлык кына түгел, бер-бер артлы дача белән машинаны да сатарга туры килә. Бурыч түли-түли ата-ана тәмам аптырый. "Өйгә кайтырга да курка башладым. Әй, үзәкне өзде дә инде бу бала", – дип өзгәләнә Наилә ханым.

 

– Элегрәк наркотиклар белән кайнашучының берничә грамм агу өчен иң якын туганын да сата дисәләр, ышанмас идем. Без бит ике бөртек туган. Ә ул мине шундый хәлгә куйды – әйтеп кеше ышанырлык түгел. Туй мәҗлесенә берничә көн кала туй күлмәгемне, хәтта кода-кодагыйларга дип әзерләгән бүләкләрне урлап сатты, – ди Наилнең бертуган апасы.

 

Наилне мин Татарстан Югары суды бинасында тимер рәшәткә артында күргәч имәнеп киттем. Унсигезе яңарак кына тулып узган егетнең карашында әйтеп-аңлатып булмаслык ачы сагыш, күз яшьләре, үтенеч бар иде. Суд залына кертеп, богауларыннан арындыргач, әти-әнисе, апасы янына борылып елмайгандай итсә дә, барып чыкмады. Их, шушы суд залындагы тимер рәшәткә артына наркотиклар белән алып сату итүчеләрне утыртасы иде. Республикага төрле урау юллар белән агу ташучыларның урыны шушында да бит. Тик, ни кызганыч, биредә бүген аларның ятьмәсенә эләккән япь-яшь корбан утыра. Аның язмышы гомерлеккә үкенечле инде.

 

Суд материаллары белән алданрак таныш булганга мин инде бернигә дә өметләнмим. Гәрчә әти-әнисенең күзендә өмет чаткылары сүнмәсә дә. Наил үзе дә суд барышында "минем гаебем юк" дип исбатларга тырышты. Әмма сигезенче дистәсен түгәрәкләп баручы өлкән яшьтәге карчыкны үтерүдә аның гаебен тикшерүчеләр инкарь итеп булмаслык дәлилләр белән раслаган шул.

 

Моннан берничә ай элек Наил ике иптәше белән Казан шәһәре Мусин урамында яшәүче дустының дәү әнисенә бара. Исәпләре – пенсионер карчыктан ничек кенә булса да акча алып тору. Оныгының кем һәм нинди икәнлеген яхшы белгән әби аларны бусагадан ук кире куа башлый. Алдан сөйләшү: килешү буенча алар икәүләшеп әбине залга кертмәскә, ә оныгы түр яктагы акчаны эзләп табарга тиеш була. Берничә грамм агу хакына ике башкисәр әбине буып үтерә.

 

Татарстан Югары суды, үзенең ачык утырышында әлеге эшне карап, Наил Җиһаншинны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсе нигезендә каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән 16 елга ирегеннән мәхрүм итте. Аның иптәшләре дә үзләренә тиешле җәзаны алды.


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 180-181 | 04.09.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»