поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.06.2016 Бәйрәм

Самарада өлкә Сабан туе узды (ФОТО)

Самараның Юрий Гагарин исемендәге ял паркында татар иҗтимагый оешмалары өлкә һәм шәһәр хөкүмәтләре, күпсанлы хәйриячеләр ярдәмендә 28нче өлкә Сабан туе үткәрелде.

Сабантуйлар җитә диеп,
бүләк әзерләдеңме?

Сөлге җыю
 
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме.
Сабантуйлар җитә диеп,
Бүләк әзерләдеңме?
 
Бу такмакларны берәрсе хәтерли микән? Авылларда бүген армиягә китә торган егетләр атларга атланып, гармун уйнап, Сабан туена сөлге җыеп йөриме икән? Булса да, бик сирәктер шул. Димәк, татарның тагын бер яхшы традициясе югалып бара. Ә татар иҗтимагый оешмаларының бурычы нәрсәдә? Әлбәттә, онытылып баручы гореф-гадәтләребезне торгызу һәм халыкка кайтаруда.
 
Без, өлкә татар “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы һәм өлкә милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, уйлаштык-уйлаштык та, быелгы Сабан туена сөлге җыярга булдык. Бөтен шәһәр буйлап сөлге җыеп йөри алмаячагыбызны аңлап, бу йоланы Сабан туе көнне Гагарин паркында шашлык-пылау, яулык-хушбуй сату-чылар рәтләренә күчерергә булдык. 
 
Иртә таңнан “Идел” ансамбле җитәкчесе, гармунчы Мидхәт Әминовны һәм аның ансамблендәге егетләрне ияртеп, үзебез чиккән сөлгеләрне әләм кебек күтәреп, парк буйлап киттек. Халык та бу йоланы онытмаган икән. Бөтен җирдә безне  колач җәеп каршыладылар, киң күңелләре белән нәрсәләре бар - шуны чыгарып бирделәр. Ә инде бүләк алган җыючылар: 
 
Өй артыңдагы умартаң
Ел да сыен аертсын,
Безне шулай хөрмәтләсәң,
 
Ел саен да баерсың! - дип җырлаганда кушылып җырладылар, әйләнеп-әйләнеп биеделәр. Бу тамашаны күргән башка халык та җыючылар төркеменә кушылып йөри башлады, җырлашты, биеште, рәсемгә төшерде. Карасак, инде гармунчыларыбыз да икәү икән - Кошки районы Иске Җүрәй авылыннан Равил Миннебаев һәм аның тормыш иптәше Рәфисә җитәкчелегендәге Кошки районы үзешчәннәре дә безгә кушылып, сөлге җыешып йөриләр...
 
Бигрәк мавыктыргыч булып чыкты бу эш. Безнең белән бергә бөтен парк рәхәтләнеп күңел ачты. Ләкин ул бүләкләр җиңүчеләр өчен җыелды түгелме соң? Без аларны шул ук сатучылар арасыннан сайлап алырга булдык. 
 
Сабан туена килдең икән - киемең дә, сату урының да милли төсмерләргә бизәлгән булсын! Кызганычка, андый сәүдәгәрләр быел күп түгел иде. Бары дүртәү - “Яктылык” мәктәбе укытучысы, дүрт бала анасы Миләүшә Садыйкованың һәм аның ярдәмчеләренең шашлык сату урыны тамбур ысулы белән чигелгән милли ашъяулыклар, сөлгеләр белән бизәлгән, ә үзләре матур татар күлмәкләре кигән иде. Бөтен милли бәйрәмнәребездә чәкчәк-бавырсак, талкыш-каләвә сатучы Мәүлет һәм Римма Низамовларның да сату урынына да, үзләренә дә карап сокланмыйча булмый. Чибәр, елмаючан татар-мөселман кешеләре хәләл ризык сатып торганда ничек яннарында туктамыйча узасың инде?
 
Алар кырыенда ук бертуган Юлия белән Гөлия Закировалар үзләре пешергән пирожныйлар саталар. Алар инде ярты ел буе шушы эш белән шөгыльләнәләр икән. Интернет аша да заказлар алып, тортлар һәм пирожныйлар пешереп, эшләрен тагын да киңәйтеп җибәрергә хыялланалар.  Үзләре дә пешкән алма кебек алсу йөзлеләр, күлмәкләре дә аллы-гөлле бизәкләр белән чигелгән, ә башларында читләп бәйләнгән яулык.
 
Әминә Демина һәм аның ярдәмчесе дә Сабан туебызның милли бизәге булдылар. Һәрберсенә җырлап-биеп җыйган яулыкларыбызны, ә гармунчыларыбызга һәм ярдәмчеләребезгә дә түбәйтәйләр һәм күчтәнәчләр тапшырып, чын йөрәктән рәхмәтләр әйтеп, такмакларыбызның иң яхшы сүзләрен:
 
Аю килә такырдан,
Тырнакларын батырган.
Рәхмәт яусын хуҗаларга
Кунак итеп чакырган! - дип җырлап, киләсе Сабан туена кадәр хушлаштык.
 
Милли көрәш
 
Гагарин паркының иң кызу урынында иң кызу көрәш бара. Без килеп җиткәндә ярымфиналда алтмыш килограммнан чак кына авыррак Самара егете Җәмил Шәмшетдинов - үткән елгы Самара Сабан туе батыры, Татарстанның Зәй районы егете, 90 килодан авыррак Радик Салахов белән көрәшеп ята иде.  Судья Рәшит Үтәшев: “Көрәшчеләр көрәшми, ә бииләр”, - дип кисәтү дә ясады инде. Җәмилнең техникасы да яхшы, җиңәргә теләге дә зур, бирешми егетебез. Ә нишләргә? Аю хәтле Радикны күтәреп булмый бит. Шулай итеп “бии” торгач, дүрт очко белән Салахов җиңде.
Финалда Радикка каршы йөз килограммнан да авыррак үлчәүдә Нурлат көрәшчесе Илфат Гыймадиев чыкты. Ләкин Салаховның техникасы шулайрак ахыры. Ул тагын пассив көрәш алып бара башлады һәм, көндәшен тәмам талчыктырып бетергәч, җиңүгә иреште. Шулай итеп, Самара Сабан туе батыры булып быел да Зәй егете Радик Салахов танылды. Якташлары аны күккә чөеп зурладылар. Сүз дә юк, лаеклы. Ләкин тамашачыга финалда “аһ!” итәрдәй матур көрәш мизгелләре күрергә насыйп булмады. 

Рәсми кунаклар
 
Бу вакытта бәйрәмгә мөхтәрәм кунаклар - Россия Федерациясенең Федераль Җыелыш Федерация Советының федератив төзелеш, региональ сәясәт, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Дмитрий Азаров, губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, шәһәр администрациясе башлыгы Олег Фурсов, өлкә администрациясенең җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова килеп җиткәннәр иде инде. Өлкәбезнең татар милли оешмалары җитәкчеләре Әнвәр Горланов һәм Рифкать Хуҗин, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Татарстаннның Зәй районы һәвәскәрләре аларны каршы алдылар. Чәкчәктән авыз итеп, артистлар белән әйлән-бәйлән уйнаганнан соң, кунаклар күл өстендәге сәхнәгә күтәрелделәр. 
 
Мөфти Талип хәзрәт Яруллинның хәер-фатихасыннан соң халыкны бәйрәм белән губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов котлады, Зәй районы администрациясе башлыгы Рәзил Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның котлауларын җиткерде, Виктор Сазоновка һәм Әнвәр Горлановка истәлекле бүләкләрен тапшырды. Ә Надежда Осипова  өлкә губернаторы Николай Меркушкинның котлауларын алып килгән иде. Анда Сабан туе бәйрәме уңаеннан Талип хәзрәт Яруллинга һәм татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә өлкәдә милләтара дуслыкны ныгытулары өчен аерым рәхмәт сүзләре дә яңгырады. 
 
Өлкә башлыгының илчесе дә буш кул белән килмәгән. Ул губернаторның Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләге белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Минәхмәт Хәлиулловны,  Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе директоры Мохтар Алтынбаевны, Челно-Вершины районының Совет Иглае мәктәбе директоры Марат Мәүлетовны, Самараның 394 санлы балалар бакчасы пешекчесе Әлфия Мәхмүтованы, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы активисты, “Ладья” балалар һәм яшүсмерләр спорт үзәге тренеры Олег Дашковны губернатор Рәхмәте белән бүләкләде.
 
Ә шәһәр Думасы рәисе урынбасары Игорь Рязанов татар өлкә автономиясенең җиңелү белмәс “Идел” футбол командасы капитаны Җәмил Шәриповка һәм тренеры Дамир Кузахмәтовка Думаның Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук “Идел” ансамбле җитәкчесе, үзенең күпсанлы гармуннарын һәм курай-сазларын бөтен милли бәйрәмнәребездә яңгыраткан Мидхәт Әминов та шундый ук Рәхмәт хатына ия булды.

Күл буенда тамаша
 
Ә күл өстендәге сәхнәдә Искәндәр Сәетов һәм аның кызы, Чапаевскидан Ринат Фәттахов һәм аның кызы, Жигулевск шәһәренең Марат Рәсүлев җитәкчелегендәге “Сабантуй” гармунчылар ансамбле, Нефтегорскидан Илдар Иваев һәм “Дуслык” ансамбле, Равил һәм Рәфисә Миннебаевлар алып килгән Кошки районы үзешчәннәре, Тольятти милли-мәдәни автономиясе җырчы-биючеләре, Татарстанның Зәй районы үзешчәннәре, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистлары чыгыш ясый. Аларның дәртле биюләрен, милли костюмнары төрлелеген ерып татар халык көйләрен, опера партияләрен башкаручы, татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев традицияләрен дәвам итүче Татарстанның атказанган артисты, киң диапазонлы тавышлы Филүс Каһиров килеп чыга. Аның көчле дә, шул ук вакытта моңлы да, сихри дә тавышын Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның халык көйләре, халык моңнары алыштыра. Янымда утырган бер олы яшьтәге апа: “Фән Гавис улын күрергә дип кенә килдем бүген Сабан туена. Аны ишетсәм, яшьлек елларыма кайткандай булам. Без яшь чакта гармун көе, халык җыры бер дә тынмый иде бит. Ә хәзер оныгым Казаннан Фән Вәлиәхмәтовның язмаларын алып кайта. Шуның белән юанам. Бүген менә үзен дә күрергә насыйп булды”, - дип шатлыгы белән уртаклашты. Бер генә әбинең күңелен күтәрмәгәндер ул бәйрәмдә. Артистны Самарага чакырып китергән Мөсәлим Әминовка сәхнәдән дә рәхмәтләр әйтелде, тамашачы да рәхмәт укыды. Ә миңа Казан артистларының икесе белән дә аерым-аерым сөйләшергә насыйп булды, бу турыда газетабызның киләсе саннарында укырсыз. Ә әлегә Сабан туебыз гөрли!
 
Күргәзмә
 
Сәхнә артындагы чатыр күләгәсендә өлкә “Туган тел” оешмасы әгъзасы, рәссам Азат ага Надыйровның рәсемнәр күргәзмәсе урнаштырылган. Сораша башладым:
 
- Азат абый, быелгы күргәзмәгезнең темасы бармы?
 
- Бар, нишләп булмасын. Бөек Тукаебызның, бөек Җәлилебезнең юбилейларын да, Юрий Гагаринның космоска очуының 55 еллыгын да читләп үтә алмадым. Без бит заманында космик кораблар ясаучы кешеләр идек, - дип үзенең портреты янында басып торучы Әхмәт абый Нафигинга күрсәтте. Зәп-зәңгәр күк йөзендә йөзеп баручы “Энергия - Буран” очкычына карап тора ул. Ә күзләрендә хыял, өмет, үткән тормыш, эшләнгән эшләр белән канәгатьләнү хисе чагыла. 
 
Тукай юбилеена багышланган картиналардан “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләре темасына багышланганнары игътибарга лаек. 
Ачык яшел төстәге табигать пейзажлары арасында куркыныч Маобит төрмәсе, аның фонында ике әсирне күреп шаккатасың. Мондый картиналар Азат абыйга хас түгел, ләкин ул кара төсләр белән сугыш темасын ачкан, һәм аның бу картинасы бик уңышлы барып чыккан. 83 яшендә дә заман белән бергә атлый ветеран. Бигрәк тә аның рәсем ясау ысулын үзгәртергә курыкмавы әсир итә. 
 
Балалар да ярышты
 
Һәрвакыттагыча, Самара Сабан туенда балалар өчен аерым мәйданчык булдырылган иде. Иртәнге уннан башлап Альбина һәм Фәрхәт Мәхмүтовлар төрледән-төрле уеннар, конкурслар оештырып, бик кызык тамаша ясадылар. “Кызган таба” дип аталган бу мәйданчыкта бүләк кисү,  асфальтта рәсем ясау, су сибешеп уйнау, кашык кабып йөгерү, катыктан тәңкә эзләү кебек халык уеннары да, “Озын толым”, “Иң озын фамилия” конкурслары да уздырылды. Бу мәйданчыкта иң озын фамилияле кеше Мөхәммәтҗанов булса, иң озын толымлы кыз Гөлүсә Исхакова иде. Аның чәчләре 83 сантиметр!
 
Гаиләләр арасында аркан тартышу уены да бик күңелле үтте. Иң көчлеләр дип Мөҗәһит Биккулов, Гөлфия Әхмәдиева һәм Альберт Алтынбаев гаиләләре аталды. 
 
Кичке унга кадәр ди-джей Сазан һәм Казан җырчысы Динар Сәйфиев көенә балалар да, ата-аналар да рәхәтләнеп биеделәр, музыканы сүндереп куйгач кына өйләренә таралыша башладылар. 
 
Менә шулай, күңелле, хәвеф-хәтәрсез, җырлап-биеп үтте быелгы Сабан туе. Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!  Сөлге, кулъяулыклар чигә торыгыз!
 
 
 
 
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 03.06.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»