поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.06.2016 Ир белән хатын

Зинаны ялган никах аклый

Без – мөселман гаиләсе. Уфада яшибез. Мин – тәрбияче, ирем – инженер. Өйләнешүебезгә 15 ел. Ике кыз үстерәбез. Өйдә барыбыз да намаз укый. Мәчеткә йөрибез. Бер-беребезне яратып яшәсәк тә, былтыр ирем хыянәт итеп тотылды.

Ләкин мин тавыш чыгармадым. Ул да мине яратуын, минсез яши алмавын, Оля янына күченмәячәген тәкрарлады.

Ләкин ике ирдән аерылган, ике балалы 40 яшьлек сөяркә Оля иремә нык сарылды. Хәтта мәчеткә барып Мәрьям исемен куштырып кайтканнар аңа. Ирем гаиләдән китәргә теләмәде, зина кылып йөрүеңне ташла дисәм, Оляны икенче хатын итеп никах укытам дип яный башлады. Мин – сау-сәламәт хатын, әлбәттә, моңа ризалык бирмәдем. Хәтта алар мөрәҗәгать иткән хәзрәткә чылтыратып, хәлне аңлаттым. Иремнең нибары 19 мең акча эшләвен, ике гаиләне тарта алмаячагын әйттем. Оля бездән 100 чакрым ераклыктагы икенче шәһәрдә яши, ул бармак белән чакырса, ирем эшен ташлап шунда китә дә бара, кунып та кайткалый. Эшеннән әллә ничә тапкыр кисәтү дә ясадылар. Ләкин ул: “Тыела алмыйм, аякларым шунда ала да китә”, – дип аңлата. Ул Оля яныннан кайткач, мин үземне начар хис итәм, хәлем китә. Догалар укып кына тынычланам. Ярты ел буе тамагыма төер тыгылып, аппетитым югалып, 6 килога ябыктым, кеше төсе калмады. Ә ирем, киресенчә, 5 килога тазарды. Мин ишетергә теләмәсәм дә, гел Оля, аның тәне, аның нинди шәп сөяркә булуы турында искә төшереп торды, мактанып, фотоларын күрсәтте.
 
Яңа ел каникуллары вакытында ирем, эш табып, Казанга китте. Баксаң, ул анда сөяркәсе белән барган икән. Мәчеткә кереп, никах укытып кайтканнар. Шаккаттым. Алар үзләрен яңа исемнәре белән – Сөләйман һәм Мәрьям дип танытканнар. Һәм шул исемгә таныклык алганнар. Хәзер шулай сөяркәсе белән килгән гаиләле ирләргә гаилә хәле, хатынының ризалыгы, гаиләсенең хәбәрдарлыгы турында сорашмыйча гына никах укыйлар микәнни? Никах вакытында мәчеттә ике шаһит тә табылган.
 
Безнең динебез гаиләдә тугрылык, пакьлек, намус ягында бит. Миңа бу хурлыкка ничек түзәргә? Ирем миннән аерылырга теләми. Хәзер никахлы зиначы аяк терәп үзенекен сөрә, мин дин кануннарыннан чыкмадым ди.
 
 
МӘДИНӘ. Уфа

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»