|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2016 Дин
Рамазан аена сәхәр һәм ифтар вакытлары-2016Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый. Бу төнне мөселманнар уразага керә. Ураза Мөхәммәд Пәйгамбәр саллалаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәи-Мөкәррәмәдән Мәдинәи-Мөнәвәрәгә күчкәннең икенче елында, ягъни милади белән 624 елда, һиҗринең икенче елында фарыз кылына. Уразаның фарыз булуы хакында Коръән Кәримнең “Бәкарә сүрәсе”, 183 нче аятендә: “ Ий иман китергән бәндәләр! Сездән элек килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза сезгә дә фарыз кылынды”, – диелгән. Аллаһы Тәгалә рамазанда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган. Изге Коръәндә “Бәкара” сүрәсенең 183нче аятендә болай дип әйтелгән:“Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, сез тәкъвалылардан булырсыз”.
Ният һәм ифтар догасы
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.
Авыз ачканнан соң: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”. Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.
--- |
Иң күп укылган
|