поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2009 Мәгариф

КӨЗГЕ САТАШУ

Улым укырга керде. Укытучылары да сөйкемле, балалар бакчасыннан аермалы буларак, ашау-эчүдән дә канәгать. Әмма улымның дәреслекләре белән кызыксына башлагач, шатлыгым сүрелә төште.

Әстәгъфируллаһ! Сумкадагы өч дәреслекнең икесе урысча булып чыкты. 17 нче татар гимназиясе ләбаса бу. Үзебезнең егерме ел үзгәртелми басылып килгән "Әлифба" да, ни кызганыч, Бунеевлар язган "Букварь"дан кайтышрак, примитиврак тоелды миңа. Дөрес, күршеләребезнең дәреслеге беренчеләр өчен катлаулырак сыман. Әмма ачу китергәне – математика дәреслегенең урысча булуы.

 

Тимерне кызуында сугарга кирәк, дип икенче көнне иртән ризасызлыгымны әүвәл улымның укытучысына, аннан гимназия директорына җиткердем. "Ата-аналар теләген исәпкә алып, урысча укытырга булдык", – диде Нурия ханым. "Ә сез миннән сорадыгызмы соң?" "Шунысы да бар бит: Петерсон дәреслеге прогрессиврак. Гимназияләргә дәреслекләрне сайлап алу хокукы бирелә. Без урысча укытсак та, терминнарны татарча аңлатып барабыз", – дип җаваплады ул. Бераздан директор төшеп җитте. "Татарча Моро дәреслеге бар бит. Әйдә, шуннан да укытыйк", – дип тәкъдим итте директор. "Ике төрле дәреслектән укыту баланың башын бутый", – ди укытучы. Монысы белән килешми булмый. "Алай яхшы булгач, нигә Петерсонны тәҗемә итеп укытмыйсыз соң?" "Бу сорауны Мәгариф министрлыгына бирсәгез иде. Моны министрлык кына эшли ала. Гәрчә тәрҗемә итеп бастырып чыгаруларын күптән көтәбез", – дип мәсьәләнең шактый җитди икәнлеген тәкрарлады гимназиядәгеләр.

 

Министрлыкка барганчы, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Мөхәммәтовның фикерен белештем.

 

– Чынлап та, җитди мәсьәлә бу. Татарча берәү булса, урыс телендә җиде төрле математика дәреслеге бар. Аларга рәхәт. Безнең балаларга сайлап алу мөмкинлеге юк, – дип аңлатты ул. Илдар әлеге вазыйфада яңа гына эшли. Элек бу вазыйфаны биләгән, хәзерге вакытта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында милли мәгариф проблемаларын өйрәнүче Марат Лотфуллин исә мәсьәләгә тагын да ныграк ачыклык кертте.

 

– Бер ел элек, әлеге Петерсон дәреслеген бастырып чыгаруны сорап, без ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафинга рәсми рәвештә хат язып мөрәҗәгать иткән идек. Ул катгый баш тартты. Югыйсә, без I-II-III-IV-V сыйныфлар өчен Петерсон дәреслекләрен тәрҗемә иткән идек", – дип җавап бирде Марат әфәнде.

 

– Катгый баш тартты дию белән килешмәс идем. Ул вакытта, мөгаен, акча булмагандыр. Яңа дәреслекләр бастырып чыгару өчен әле бит бюджетта акча каралырга тиеш. Инде татар гимназиясендә урысча математика укытуларына килгәндә, бу – бред, саташу. Татар гимназиясе дип аталасыз икән, татарча укытыгыз, дип кисәтеп әйттем мин директорларга. Әлбәттә, Петерсон дәреслеге – яхшы дәреслек. Үстерешле технологияләр буенча эшләргә кирәк дип министр белән дә сөйләштек. Әмма Петерсон дәреслеген кайчан, ничәнче елны бастыра алуыбызны әйтә алмыйм. Аның тәрҗемәсен дә карарга кирәк: сыйфаты ничектер. Дәреслекләр мәсьәләсенә әле әйләнеп кайтырбыз, – диде безгә үз чиратында Данил әфәнде.

 

Әлбәттә, әйләнеп кайтырбыз. Озын сүзнең кыскасы: Петерсон дәреслеге татарча дөнья күрерме – билгесез. Бу вәзгыять хакында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров нәрсә уйлый соң? "Миңа калса, мәгариф министры төгәл фәннәрне татарча укытуга каршы. Шуңа күрә Петерсон дәреслеген бастыруга аның акча эзлисе килми. Моны мәктәп-гимназияләрдә дә сизәләр", – дип исәпли ул. Аның бу дәгъвасы ТДГПУда булган соңгы үзгәрешләр белән дә раслана. ТДГПУда физика һәм математика факультетларындагы татар бүлекләрен япканнар икән. Абитуриентлар аз килгәнгә, татар һәм урыс бүлекләрен берләштергәннәр. "Бүлектә 20дән ким кеше булса, Мәскәү акча бирмәячәк. Шуңа берләштердек", – ди бу җәһәттә ректор Рәдиф Җамалетдинов. Ә менә ТДГПУ мөгаллиме, математик Әнис Галимҗанов: "Исәпләп чыгардым: әлеге 24 татар студентын (13 математик, 11 физик алар) туган телебездә укыту өчен бер елга 100 мең сум акча таләп ителә. Шул сумманы сорап татар эшкуарларына мөрәҗәгать итүдән башка чара калмады", – дип тәкъдим итә. Бу юлларны язуым юкка түгел. Эшләр болай барса, балаларыбызга физика, математиканы туган телебездә укытачак белгечләрне югалтачакбыз бит. Төгәл фәннәр мәктәптә татарча укытылмаса, вузда инде татар бүлеген булдыру турында авыз ачуның да мәгънәсе калмый. Миңа калса, БДИны урысча тапшыру өчен X-IX сыйныфларда математиканы тирәнтен укыту җитә.

 

Әлбәттә, татар балаларына да, урыс балалары белән беррәттән, төгәл фәннәрне төрле дәреслекләрдән үз­ләштерү мөмкинлеге булдырылырга, бу гаделсезлек бетерелергә тиеш. Берәүләргә – бер, икенчеләргә җиде мөмкинчелек булганда ата-аналарның икеләнеп калуын аңлавы кыен түгел. Вузда татар бүлекләре ябылу да авыр уйларга этәрә.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 182 | 05.09.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»