|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2016 Шоу-бизнес
Җырчы Рамил Хәйретдинов Равил Шәрәфиевне патша итәчәкРамил Хәйретдинов татар эстрадасы агымына күптән түгел генә кушылса да, тиз арада кеше күңелен яулап алды. Көчле, моңлы тавыш иясе, “Татар егете”, “Ягымлы яз","Студенческая весна" бәйгеләре җиңүчесе... Өстәвенә, күптән түгел Казанда беренче тапкыр үткәрелгән “Манзара” музыкаль премиясендә “Яшәү рәхәт” җыры белән катнашып бөркет сыны иясе дә ул. Нәкъ әлеге җырга шушы көннәрдә Казан урамнарының берсендә клип төшерелде. Хәзерге вакытта видеоны монтажлау өстендә эш бара. Беренче эксклюзив кадрларны GongTV.ru cайтында күрергә була. Шунысы игътибарга лаек, әлеге клипта Г.Камал актеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев катнашты. Телевизор караучылар аны патша образында күрәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|