поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.06.2016 Мәдәният

«Бездә юмор осталары аз, дәрәҗәсе дә чамалы, русныкыннан шактый калышабыз әле» (ФОТО)

Бүген сәхнәдә, юмор сөйлим, кеше көлдерәм, дип, теләсә нәрсә сөйләүчеләр шактый. Һәр теләгән кеше юмор остасы булып китә аламы? Ә сөйләнгән юморны һәр кеше аңлыймы? «Татар юморы» дигән төшенчә бармы? «Түгәрәк өстәл» артында юмор осталары Алмаз Хәмзин, Әмир Камалиев, Рамил Шәрәпов, Рифат Зарипов һәм Лидия Галиева шул хакта гәпләште.

Рамил Шәрәпов:
 
– Мин драма артисты булырга укыдым. Ә инде Буа театрына эшкә кайткач, юморга кереп киттем, зур тәҗрибә тупладым. Дөрес, юмор хисе мәктәптә укыганда ук бар иде, бәлки ул кешегә тумыштан биреләдер.
 
 
Рифат Зарипов:
– Безнең гаиләдә барысы да җор телле, сүзгә кесәгә керә торган кешеләр түгел. Авылыбыз белән шундый без, Рәшит Шамкай да безнең күрше авылдан. Мин бәләкәй чактан ук «Мунча ташы»ның дискларын карап, тыңлап үстем. Мәктәптә укыганда, үзебез бер төркем булдырып, авылларда юмор концертлары куеп йөри идек. Кызганыч, бүген юморны аңламаган, кирәксенмәгән кешеләр дә очрый әле. Мәсәлән, шундый берәр кешегә берәр мәзәк сөйлисең, ул: «Кайсы җирендә көләргә соң моның?» – дип карап тора. Татарны рус юморы белән дә көлдереп булмый.
 
 
Лидия Галиева:
– Мин кечкенәдән үземдә актерлык осталыгын сизә идем. Мәктәптә укыганда укытучыларга, мәктәп директорына пародияләр ясарга яраттым. Театрда бөтен артистта да юморга осталык була, дип уйламыйм, аның өчен артистның амплуасы киң булырга тиеш. Ирем Фәнәвил Галиев берәр шаян хикәя яза иде дә миннән укыта торган иде. Шул чакта юморга кереп киттем. Теләгән һәркем юмор остасы булып китә ала, дип уйламыйм. Аның өчен Ходайдан бирелгән талант кирәк.
 
 
Әмир Камалиев:
– Без кечкенәдән үк, урамда уйнаганда, режиссер булганбыз. Әйтик, малайлар бер-берсен: «Син – аклар, син кызыллар буласың», – дип, рольләргә бүлеп куя иде. Әкиятләр дә бездә юмор хисе тәрбияләгән.
 
 
Рамил Шәрәпов:
– Бездән һәрвакыт: «Татар юморы нинди булырга тиеш?» – дип сорыйлар. Ул әйбәт булырга тиеш. Әмма бездә юмор осталары аз, шуңа күрә дәрәҗәсе дә чамалы, русныкыннан шактый калышабыз әле.
 
Рифат Зарипов:
– Бездә бит юмор-сатира язучы да юк. Мәсәлән, рус эстрадасында Павел Воля бөтен ил буйлап йөри. Сәхнәдә ул берүзе. Аның артында йөзләгән кеше тора: кемдер дизайнер, кемдер парикмахер, кемдер аның өчен яза. Ә бездә үзең язасың, киемен үзең табасың, үзең афиша ясыйсың, концертлар оештырасың. Ә юмореска язучылар аны кешегә бирми дә, сатмый да. Шуңа күрә юмор осталары да бер хикәяне сәхнәдә бишәр ел укып йөри. Татар эстрадасында җырчылар меңләгән, диләр бит, юмористлар гына аз. Үзебез дә җырга күчеп барабыз инде хәзер.
 
Лидия Галиева:
– Татар юморы миллилеге белән аерыла. Хәзерге вакытта ул югары дәрәҗәдә түгел. Юмор шаркылдап көлдерү генә түгел бит әле ул. Юмор аша тамашачыга фикер җиткерү мөһим.
 
Рамил Шәрәпов:
– «Россия» каналын ачкан саен күрәбез, юмор осталары фестивальләре оештыралар. Бездә исә кызыксыну юк. «Татар җыры» фестивален оештыралар бит юкса. Минем ул хакта сораганым да бар. «Юмор осталары белән залны тутырып булмый», – диләр.
 
Рифат Зарипов:
– Ничек булмасын, шул ук «Мунча ташлары» Казанга киләләр, уналтышар көн шыгрым тулы залларда чыгыш ясыйлар. Фестиваль үткәрелсә, бик әйбәт булыр иде ул. Стимул да булыр иде.
 
– Хатын-кызлар арасында ни өчендер юмор осталары аз. Ир-ат юморы белән хатын-кыз юморы аерыламы? Хатын-кыз юмористларның кайберләре пародия белән генә шөгыльләнергә тырыша, нәтиҗәдә, ул кешедән көлүгә кайтып кала. Ә заманында Алмаз Хәмзин башлап җибәргән пародияләр бик кызык иде.
 
Алмаз Хәмзин:
– Әйе, миннән башланды, ахрысы, инде ул пародия. Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Зиннур Нурмөхәммәтов булып җырлаган, Брежневка охшатып сөйләгән чаклар булды. Аларны халык бик яратып кабул итте. Бездә милли юмор юк димәс идем мин. Телевидениедән кайбер хатын-кызларның бер мәгънәсез, чыгырларыннан чыгып кыланганнарын да күрәбез. Әмма сәхнәдә чыгырыңнан чыгарга кирәкми. Хатын-кызга үзгә, нечкә юмор кирәк. Аларны сакларга, якларга кирәк. Аннары юмор-сатира сөйләгәндә, яшьләр үзләренә: «Мин әле моны сөйләргә үсеп җиттемме икән?» – дигән сорау бирергә тиеш. Аның өчен тәҗрибә кирәк. 30 яшьтә бер төрле юмор, 50дә икенче төрлене сөйлисең. Юмор – көчле корал ул.
 
 
Әмир Камалиев:
– Юмор сөйләгәндә син беренче чиратта шәхес булырга тиеш. Тамашачы үзе күрә, аера ул.
 
Рифат Зарипов:
– Хатын-кыз әйләнә-тирәне башкача күрә, башкача аңлый. Шуңа күрә аның юморы башка төрлерәк. Ир-атлар күбрәк төрттереп сөйләргә ярата. Бездә талантлы, тырыш кызлар да бар.
 
Рамил Шәрәпов:
– Кемдер сәхнәдән монолог кына сөйли, кемдер халык белән аралаша. Минемчә, хәзер монологлар кызык түгел.
 
Рифат Зарипов:
 – Мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда, укытучылар безгә: «Рәшит Сабиров кебек мәгънәле юмор сөйләгез», –диләр иде. Мин дүртенче курста укыганда сәхнә теленнән имтихан биргәндә, күренекле бер язучының шаян хикәясен укыдым. Үзләре таләп иткән укытучыларга үзләре өйрәткәнчә сөйләдем. Ул 6-7 минутка сузылды. Бик озакка сузылганлыктан, укытучылар йокыга китә язды. Үзем теләгәнчә, заманчарак берәр нәрсә сөйләгән булсам, кызыграк булыр иде.
 
Әмир Камалиев:
– Һәрбер сәхнә кешесенең үз тамашачысы була. Һәр юмор остасы чыгышын башта кечерәк аудиторияләрдә башлап җибәрә. Әгәр аны яхшы кабул итәләр икән, зуррагына чыга. Русларда ир-атлар сәхнәгә хатын-кыз күлмәге киеп чыга, бездә дә андый очраклар булды. күренекле бер артист: «Син сәхнәдә йөрисең, әйт әле шул ир-атларга, зинһар, хатын-кыз киеме кимәсеннәр. Безгә сәхнәдә карап торырлык ирләр кирәк», – дигән иде. Пародиягә килгәндә, беренче чиратта, кешедәге сыйфатларның каймагын алып күрсәтергә кирәк. Әйтик, тамашачыга Салаватның гадәтләре түгел, башка сыйфатлары яңалык булыр иде. Мәсәлән, аның янына кайсы төбәкләрдән генә килмиләр. Ул аларның һәркайсын кундырып чыгара. Совет заманындагы «Ленин янында» дигән картинадагы кебек. Бу яктан рус эстрадасында кирәген генә таба беләләр. Алар Сталин булып та, башкасы булып та киенеп чыга.
 
Рифат Зарипов:
– Минем Салават абыйдан: «Пародия өчен ачуыгыз килмиме?» – дип сораганым бар. «Юк, начар булса да, яхшы булса да, минем өчен реклама бит ул», – ди. Кайбер артистларга пародия ясап та булмый. Аннары, бөтен тамашачыга ярап бетү дә кыен. Кемдер безне мактый, кемдер «туйдырдылар инде» дип ачуланып ташлый.
 
Лидия Галиева:
– Сәхнәдә мәгънәсез әйбер сөйләү материал юклыктан килә, дип уйлыйм. Үзем өчен пародия хәзер кызык түгел. Аны бик профессиональ дәрәҗәдә эшләсәң генә кызык.
 
Рифат Зарипов:
– Төрле буын юмор остасы бар. Миңа билдән түбән юмор кызык түгел. Яңалык кирәк. Әйтик, бүген өлкәннәр яңа стильдә җырлаучы Радик Юлъякшинның кем икәнен дә белми, ә яшьләр билет ала дип, алар да концертка билет ала.
 
Әмир Камалиев:
– Иң авыр елларда – сугыш вакытында да, черек бәрәңге ашаган елларда да безнең халык җор теллелеген югалтмаган. Шаяртырга яраткан. Һәр халыкның кеше күңелен күтәрә торган Василий Теркины, Шомбае булган. Шул ук профессиональ юмор осталары фронтта да солдатларның күңелен күтәреп йөргәннәр, аларны җиңүгә рухландырганнар. Бездә юморны «Шаяннар-тапкырлар мәҗлесе» белән Рабит Батулла башлап җибәргән иде. Юморны урынына карап, белеп кулланырга кирәк. Әйтик, ирләр арасында ул бер төрле, табында икенче төрле булырга тиеш. Кызганыч, юморның ямьсезен сөйләүчеләр дә бар. Андыен кайбер җырчылардан да ишетергә туры килә. Сәхнәгә чыккансың икән, син тамаша залыннан 60 сантиметрга күтәрел инде.
 
– Тормышта төрле ситуацияләрдән чыгарга сезгә юмор хисе ярдәм итәме?

Алмаз Хәмзин:
– Ярдәм итә. Әгәр миңа берәр җитәкчегә керергә кирәк икән, мин барыбер аның янына кереп, үз йомышымны хәл итеп чыгам. Беренчедән, аның кем икәнен белергә керәм. Бервакыт концерт оештырырга ярдәм итмәсме дип, бер оешма җитәкчесенә бардым. «Аның янына кермә, ул ярдәм итмәячәк», – диделәр миңа. Мин анда үзем белән Марат исемле егетне дә алган идем. Анда кергәнче, алдан ук сценарий төзеп куйдым. «Теге, акча юк, дисә, мин ава башлыйм, ә син мине тотып калырсың», – дидем. Кереп, билетлар турында сүз кузгатуга, теге җитәкче: «Сезгә түгел, үземнең эшчеләргә түләргә дә акча юк әле», – дип зарлана башлады. Мин, Марат тотып калыр, дип ава башладым, ә ул онытып җибәргән. Идәнгә барып төшүгә, тегенең коты чыкты. «Алам, Алмаз абый, билетларыңны, алам 500 сумнан», – дип, тизрәк минем янга килеп басты. Аннары үзе башка оешмаларга да шалтыратып чыкты да, шул арада залны тутырырлык билетларны таратып та куйды. Менә сиңа юморның файдасы.
 
Лидия Галиева:
– Юмор безне ашата да, эчертә дә. Бер авылда Сабантуй алып барганда, бер апа: «Синең сөйләвеңне яратам», – дип, өч литр сөт күтәреп килгән иде.
 
Әмир Камалиев:
– Мине армиядә гаупвахтага утыртмакчылар иде. Шунда аңлатма яздыра башладылар. Русча ничек ишетәм, шулай язып куйдым мин аны. Бер җөмләдә тугыз хата килеп чыкты. Ул аңлатманы укып карадылар да яздырмаска булдылар. Аннары юморның киресенчә тәэсир иткәне дә бар. Үч алырга йөргәннәре булды. Бездә бит юмор сөйли башласаң, җитәкчеләргә тия, диләр. Бервакыт мин сәхнәдә «Күлдә сайлау» дигән әсәремне укыдым. Залда бер депутат та утырган икән, аны үзләренә кабул иткән. Икенче көнне миңа шалтыратып кисәтеп куйдылар. Шуннан соң башка укымадым ул хикәяне. Икенче бер вакыт минем «Әлепле артистлары» әсәреннән өзек уйнадылар. Юләр егет монологыннан соң сәхнәгә бер җырчыны чыгардылар. Аннан соң чыкканына бик хурланган бу. Икенче көнне, син мине мыскыл иттең, дип, кыйнарга килгән иде.
 
– Соңгы вакытта телевидениедә юмор тапшырулары җитми. Үзегез үк юмор фестивале турында сүз кузгаттыгыз. Ничек уйлыйсыз, юмор дәрәҗәсен ничек күтәреп була?
 
Алмаз Хәмзин:
– Юмор сөйләгәндә, синең бер максатың булырга тиеш. Элек бездә юмор фестивален композитор Марсель Иванов оештыра иде. Аны эшләү бик авыр. Фестивальдә мәгънәле юмор гына булырга тиеш. Гомумән, юмор затлы булсын өчен, ул сәнгать советлары аркылы үтәргә тиеш.
 
Әмир Камалиев:
– Сәнгать нинди генә юнәлештә булмасын, халыкка һава, су кебек кирәк. Телевидение тапшыруымы, фестивальме – катнашучыларны иләк аша үткәргәндә генә нәрсәдер эшләргә мөмкин. Шул чакта гына юморның дәрәҗәсен күтәреп була.
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 31.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»