|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2016 Могҗиза
Әкәмәт: Мамадышта шомырт агачында шомырт түгел, ә кузаклар үсә (ФОТОЛАР)Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында 15 еллап ак чәчәкләре, җимеше белән куандырган шомырт агачы быел да май аенда ак чәчәккә күмелеп утырган. Тик чәчәк таҗлары коелганнан соң, шомырт урынына – кузаклар үсә башлаган. Аларның эре дигәннәре 4-5 сантиметр озынлыкта, кузагыннан шомырт тәме килә.
Әлеге гаҗәеп күренеш күпләрне шаккатырган. Бу шомырт янәшәсендә үскән тал белән серкәләнеп шушындый табышмак "туган"мы, әллә башка сәбәпме – анысы билгесез.
Шомырт янәшәсендә үсеп утыручы тал
Сезнең дә мондый гаҗәеп хәлләргә тап булганыгыз юкмы?
--- |
Иң күп укылган
|