поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.09.2009 Матбугат

"ТАТАРСТАН - ЯҢА ГАСЫР" ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕНДӘ ЯҢА СЕЗОН БАШЛАНА

7нче сентябрьдә Татарстанның беренче спутник каналында яңа телевизион сезон башлана. Бу көздә "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалында яңа фильм һәм сериаллар, балалар һәм яшьләр өчен телеканал, яңартылган тапшырулар эфирга чыга.

Көзнең төп премьерасы - "Виктория" теленовелласы . "Просто Мария" сериалында уйнаган легендар Виктория Руффо - яңадан экранда! Бу юлы ул көтмәгәндә тормышы аркылыга килгән героиняны уйный. Виктория яраткан иренең хыянәт иткәнен белә. Ләкин гаилә таркалуда балалары әтиләрен түгел, ә әниләрен гаепле дип санный... "Виктория" сериалын эш көннәрендә 17, ә кабатлап 12 сәгатьтә карагыз.

 

Хәзер безнең балаларның да үз телеканалы булачак. "Яшь ТВ" үз эшен дүшәмбе, 7нче сентябрьдә башлый. Һәр эш көнендә 14 сәгать 15 минуттан 16 сәгатькә кадәр эфирда балалар һәм яшьләр өчен "Күчтәнәч", "Хочу мультфильм!", "Тамчы-шоу", "Яшьләр тукталышы", "Син - минеке, мин - синеке" тапшырулары һәм мультфильмнар, балалар өчен фильмнар, спектакльләр күрсәтелер. Игътибар итегез! 7нче сентябрьдән "Күчтәнәч", "Хочу мультфильм!" тапшыруларын кич 21 сәгатьтә дә карарга мөмкин.

 

"Новости Татарстана" яңа вакытта - 21 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак. Җөмһүриятебезнең төп хәбәрләрен шулай ук 8:00, 14:00, 18:30 сәгатьләрдә карарга мөмкин. "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы элеккечә 6:00, 7:00, 16:45, 20:00дә күрсәтелә.

 

Рус телендәге хәбәрләрнең кич белән өстәмә чыгарылышы булганлыктан, татар тапшыруларының эфирга чыгу вакыты үзгәрәчәк. Хәзер 20 сәгать 30 минутта - дүшәмбе көннәрендә "Халкым минем...", сишәмбе "Туган җир", чәршәмбе "Кара-каршы", пәнҗешәмбе "Татарлар", җомга көннәрендә, аралаштырылып, "Адәм белән Һава" һәм "Син - минеке, мин - синеке"тапшыруларын карарга мөмкин булачак

 

Бу көздә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән "Бичаракай" һәм Халисә Ширмән сценариена нигезләнеп эшләнгән "Ерактагы йолдызым" фильмнарын күрсәтәчәк.

 

Моннан тыш, "Кара-каршы", "Мәдәният дөньясында" тапшыруларының да яңартылган чыгарылышларын күрми калмагыз. "Кара-каршы" өр-яңа форматта эшләячәк. Аны Фердинанд Сәлахов белән Гөлнара Сабирова алып барачак.

 

"Доброе утро!" да үзгәртеләчәк. Яңа сезонда алып баручылар парларын алмаштырачак. Әлеге иртәнге тапшыруны Ләйсән Дусаева Тимур Билданов белән, ә Алия Хөснетдинова Альберт Батанин белән алып барыр. Алсу Әбелханованың исә яңа партнеры барлыкка килер. Ул - Матвей Апросин.

 

Роза Әдиятуллина - яңадан экранда! Яңа сезонда ул кабат "Хәерле иртә!" тапшыруын алып бара.

 

Тапшырулар тәртибендәге безнең премьералар һәм үзгәрешләр барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килер дип ышанабыз."Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесен карагыз! Татарстандагы барлык үзгәрешләрдән дә хәбәрдар булыгыз. Татар мәдәниятеннән аерылмагыз!


---
ТНВ
№ --- | 07.09.2009
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»