поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.05.2016 Матбугат

“Дождь” кунагы Римма Бикмөхәммәтова: “Синдеева булгач, ризалаштым. Собчак булса, кат-кат уйлар идем”

"Дождь" каналы быел үзенчәлекле “Страна Дождя” дигән проект оештырган. Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр белән алар туган як, бәхет төшенчәләре турында сөйләшкән, кеше нинди хыяллар һәм максатлар белән яшәве, ни өчен “Дождь” каналын караулары хакында сораштырганнар, видеога төшергәннәр. Казандагы сөйләшүчеләр арасына журналист Римма Бикмөхәммәтова да эләккән.

Кыска вакыт эчендә аның бәхет турында сөйләгән видеоролигы иң күп карау белән алга чыккан. Дождь каналы аны үзенә әңгәмәләшергә, якыннан танышыр өчен үз студияләренә чакырып әңгәмә эшләгән. “Синдеева” тапшыруында Риммадан үзе турында, Татарстан, татар теле торышы, мөселманнарның уй-кичерешләрен сораганнар. 

 
«Матбугат.ру» хәбәрчесенә Римма үзе менә ничек сөйләде: 
 
- “Страна Дождя” видеолары чыкканын күрдем, әмма карамадым. Дуслар аны күреп алып фейсбукта элде, лайклар куеп мактадылар. Шуның белән бетте дип уйладым. Бер ай узу белән миңа шалтыраттылар да сезнең видео иң популярлар арасында дип әйттеләр. Без сезнең белән якынрак танышасыбыз килә, сөйләшәсебез килә дип үзләренә чакырдылар. Наталья Синдееваның тапшыруы булгач, ризалаштым. Ксения Собчак булса, кат-кат уйлар идем. 

Тагын берничә кешенең популяр видеосы бар, диделәр. Мәсәлән, Башкортостаннан бер укытучыныкын егылып китеп карыйлар диделәр. Үзем шул яклардан булгач, “Исеме ничек, кем ул, төгәлрәк кайсы яктан?” – дип сораштым, әйтә алмадылар. Кайткач, кереп караган идем – “Про родину” Наил Загидуллин. Учитель информатики”. Кызык, әмма ул минем авылдагы физика укытучым булып чыкты. Аның да “Дождь” каналында видеосы популярлык алуы – кызык күренеш. 
 
Риммадан “Дождь” каналының редакциясе, көнкүреше турында да сораштык. Менә ниләр сөйләде хезмәттәшебез:
 
- “Дождь” каналында барысы бер мәйданда утыра. Зур бүлмә. Рәт-рәт эш өстәлләре, барысы да эш белән мәшгуль. Кеше килә икән, ТНВдагы кебек тимер рәшәткәләр артында тилмереп тормыйсың, шунда ук каршы алалар, чәй, каһвә белән сыйлыйлар. Хисапчылардан башка берсенең дә аерым кабинетлары юк. Директор кул куйсын иде, сценарийны укысын иде дип чират көтүләр юк. Җитәкчелек журналистлар белән бергә. Яңалыклар һәр ярты сәгать саен чыга, диктор дигән төшенчә юк. Эфирда булган кеше яңылакларны үзе әзерли, аңа команда булыша. Вакыйга уңаеннан белгеч белән туры элемтә оештыралар. Коточкыч зур тизлектә эшлиләр. Бер-берсен яраталар, ярдәм итешәләр. Шунда ук Игорь Севрюгин балкып утыра, анысын аеруча яратам, үзлегеннән татарча өйрәгән урыс егете бит ул! Казанны сорашты. Бөтенесе бергә коллективта 200ләп кеше. Өйдә эшләп утыручылар да бар. Сайтка яңалыкларны Сахалинда яшәүче журналистлар әзерли. Оператив килеп чыга дип аңлаттылар. 

“Дождь” каналында аерым студияләр юк. Яңалыклар шунда ук утырган җирдә яздырып эфирга чыгалар. “Синдеева” һәм башка тапшырулар кечкенәрәк бүлмәдә яздырыла. Сүз уңаеннан, тапшыруның продюсерлары бик яхшы төгәл эшли. Журналист яки алып баручы кунак килгәнме, юкмы, ачмы, арыганмы дип борчылып йөрми. Тапшыруга кадәр продюсерлар, редактор һәм режиссер минем турында ниләр сораячакларын, сөйләшү ни турында барачагын бергә уйлап оештырганнар. Мәсәлән, “ТНВ”да алып баручы сценарий да яза, экспертларны да эзли, “Онытмадыгызмы әле?” дип кат-кат вакытын әйтеп кисәтә, көйсез кунак булса, аңа үз акчасына такси яллый, операторларның да озаклап ут куюларын көтеп утырганда кунаклардан гафу үтенә.... Монда аз кешелек команда, барысы да үз эшен төгәл белә һәм сыйфатлы продукт җитештерә. 
 
Бер күзәтү – федераль үзәктә төбәкләрдә ничек яшәп ятканнарын, ниләр булганын өстен-өстен генә белә. Әмма кызыксыналар. Синдеева да зур игътибар белән тыңлады. Бик ачык кеше. 
 
“Страна Дождя” проектыннан тагын кешеләр чакырабыз диделәр. Мин беренче булдым. Аларга төбәктәге яшәеш, андагы кешеләр белән аралашу кызык. Татарстан, татарлар турында барысын да сөйләп бетерә алмадым, башка татар барса, аның аша фикерләрне җиткереп бетәргә кирәк әле.
 
Римма Бикмөхәммәтова катнашкан тапшыруны шушы сылтама буенча карарга мөмкин: https://tvrain.ru/teleshow/sindeeva/bikmukhametova-410212/
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.05.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»