|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2016 Мәдәният
Камал театры "Зәңгәр шәл" спектакле белән сезонын ябаӘлеге спектакль - ятимә кыз егет һәм Мәйсәрә шахтер Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабан-туй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын бирергә итеп җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә. 10 июньдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры "Зәңгәр шәл" спектакле белән үзенең 110нчы сезонын яба. Рәхим итегез! Билета алырга 293-03-74.
--- |
Иң күп укылган
|