поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.05.2016 Әдәбият

Арумы хәлең, язучы?..

Патшаларны сүгү безнең каныбыздадыр, мөгаен. Влач алмашына башласа, бигрәк тә. Рәхәт яшәтмәде, эшләтмәде, кулы кәкре, теле агач, эшләре тузга язмаган булды дип, кирәген бирергә яратабыз. Бу галәмәт “вак” патшалар алмашыну алдыннан бөтен төсләргә баеп калкып чыга. Матбугатта, интернетта, киткәнче әйтеп калыйм әле дигәндәй, әйткәләш, тарткалаш китә.

Язучылар берлеге корылтае алдыннан да нәкъ шундый хәл башланды. Хәзерге рәиснең “кырын” якларын санау белән мавыгып, әдәбиятның бүгенге хәлен онытып җибәрдек кебек. Ә бит сораулар шактый. Татар китабын укучы бармы? Ни өчен язучы китап сатуны үзе кайгырта, китап сату эшен кем җайларга тиеш? Каләм әҗере ник калмады, нишләп татар язучысы бөлгенлек хәленә китереп җиткерелде? Болары – сорауларның гомер-гомергә килгәннәре, хәл ителмәгәннәре.
 
Татар язучысының хәле Гүзәл Яхина романы чыкканнан соң бигрәк тә ачык күренде. Чыннан да, ничек аның китабы шулкадәр тиз тарала да, минем эчтәлеклерәк, аныкыннан саллырак китабым турында укучы белми дә, дип әйтүчеләр дә булмады түгел. Хикмәт яхшы әсәр язуда гына түгел, язучы белән укучы арасындагы элемтәнең җайга салынмавында, система булмауда түгел микән? Яхина китабының уңышы мәскәүләрдә ул элемтәнең бөтенләй үк өзелмәвен дә күрсәтте бит. Ә бездә аның эзе дә юк.
 
 
Иҗат кешесе – тормыш мәшәкатьләреннән өстен һәм китап бизнесыннан ерак кеше. Шулай булгач, әсәренең язмышын хәл итүдә Язучылар берлегенә  өмет баглавы табигый. Берлек язучыны яклый, язмышына җиңеллек китерә торган органмы соң ул?  Бәлки аңа өметләнү, ышану да дөрес түгелдер, үзеңә юл яру кирәктер.
 
Корылтай алдыннан язучылардан хәзерге әдәбиятның хәленә бәя бирүен үтендек. Аларга нинди җитәкче кирәк икәнен, нәрсәләрнең үзгәрүен теләгәннәрен белештек. Берни өмет итмәүчеләр дә, үз көчләренә генә таянып яшәүчеләр дә бар. Хәлләр шәптән түгел, аннан чыгу юллары бары патша кулында, ди иҗат халкы. Патша, акча юк, сез анда түзегез инде, дип китмәсә...
 
Газинур Морат, шагыйрь:
 
–  Яхшы әсәрне халык ябырылып укый. Шөкер, бездә андый әсәрләр шактый. Аерым алганда, Камил Кәримовның романнары, повестьлары чыгып килә, Нәбирә Гыйматдинованың, Айгөл Әхмәтгалиеваның повестьлары, хикәяләре басыла. Язучыларга каләм әҗере җитәрлек түләнмәсә дә, аларның иҗаты бәяләнмәсә дә, Аллага шөкер, язучыларыбыз иҗат итә, рухи байлыгыбызны тулыландыра. Яңа башлыкны исә җитәкчеләр, язучылар, халык алдында абруйлы, зыялы, әйдәп баручы шәхес итеп күрәм. Бездә андый шәхесләр бар.
 
Фоат Садриев, язучы:
 
– Ике корылтай арасында әдәби хәрәкәт, әлбәттә, туктап тормады, яңа әсәрләр чыга, басыла. Тик менә шундый шәп әсәрләр туа дип шатланырлык, башка милләтләргә дә тәкъдим итәрлек ни проза, ни драматургия өлкәсендә бөек казанышларга ирешә алмадык кебек. Рус телендә иҗат ителгән Гүзәл Яхина романында безнең милләтне кимсеткән фикерләре белән әдәби  җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр уятты. Сценарий рәвешендә язылган ул романның төп кимчелеге уңай геройларның бөтенләй диярлек булмавы. Тупас, әдәпсез, тискәре геройлар бер-берсеннән аерылмый. Әдәби образлар ниндидер яңалык алып килергә, укучыга идея-эстетик йогынты ясарга тиеш ләбаса. Ә роман геройлары шәхесләр түгел, катып калган әшәкелек, кабахәтлек үрнәге. Авторга тәнкыйть сүзләрен тыңлап, сәнгати чаралар белән эш итү максатын күздә тотып иҗат итәргә кирәк иде. Ә хәзер ул башлыча сәяси максатларны күздә тота кебек. Һәр елдагыча, бездә конкурслар да, юбилейлар да, әдәби кичәләр дә үткәрелеп тора. Әдәби хәрәкәттә мин тәнкыйть беренче урында торырга тиеш дип саныйм. Укучының теге яки бу әсәргә кызыксынуын кузгату, әсәрләргә дөрес бәя бирү юнәлешендә даими эш алып барылсын иде. Телевидениедә яңа әсәрләргә багышланган 15-20 минутлык тапшыру оештыруга инде күпме талпынсак та, хәл ителә алмастай проблема булып калды. “Ватаным Татарстан” хәзерге берлек рәисен зурлап мактап чыкты, шул ук вакытта “Мәдәни җомга” мөхәррире Вахит Имамов ике корылтай арасындагы эшчәнлеген кискен тәнкыйть утына ала. Дөреслек һәрвакыттагыча уртададыр. Элекке корылтайларда да фикерләр нәкъ шулай аерыла иде. Язучылар – бик эмоциональ халык, артыграк мактап та, үткенрәк тәнкыйтьләп тә чыгучан. Һәрхәлдә, җыенда уртак фикергә килә алырбыз дип уйлыйм.

Рөстәм Галиуллин, язучы:
 
– Дүрт ел элек узган җыен искә төште. Ул вакытта без – яшьләр бик хыялланып,  үзебездә дөньяны үзгәртерлек көч тоеп, бу чарага битараф калмаган идек. Дөрес, безнең ниятләр эзсез калмады, Луиза Янсуар, Илгиз Зәйниев, Йолдыз Миңнуллина кебек иҗатчылардан торган татар яшьләре җыены әдәбиятның бөтен өлкәсен колачлады. Ул вакытта бу чараларны яңа төзекләндерелгән бинада уздырырга хыяллана идек. Тагын корылтай килеп җитте, дүрт ел эчендә берни дә үзгәрмәде. Яңа башлык дигәндә, мин аның милли, мәдәни мәсьәләләр буенча фикерләренә җитәкчеләр колак салырлык, халыкны селкетерлек абруйлы шәхесне күз алдына китерәм. Туфан абый Миңнуллин кебек. Андый шәхес булса, мин аның кандидатурасын ике куллап яклаячакмын.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы:
 
– Кызганыч, бүгенге татар әдәбияты торгынлык хәлендә. Тема сайлауда да, язуда да совет чоры рәвешләре дәвам итә. Элеккеге язучылар яңа заман таләпләрен аңлап җиткерми, яңа заман укучысын нәрсә кызыксындырганын белми дә, белергә дә теләми кебек... Бәлки башкача булдыра да алмыйлардыр... Шуна күрә кирпеч калынлыгы китаплар чыга тора, кеше кулы кагылмыйча, киштәләрдә ята бирә. Аерым хатын-кыз язучыларны “егылып“ укуларына алданмаска кирәк, бу вакытлы әдәбият белән мәңгелектә калып булмый, дөньяга да чыгып булмый. Ә яңа, яшь язучылар милләт тормышын, татар тарихын белми, бик өстә яткан темалар тирәсендә генә кайнаша, болар – җавапсыз мәхәббәт, туган як, аз-маз тарих... Беркемнең дә тирәнгә төшеп, эзләнәсе, казынасы, тир түгәсе килми, әзер калыплар белән генә эш итәләр. Дәүләтен югалткан халыкның язучысы милләткә шул турыда язарга, аңлатырга, халыкны яңадан үз бәйсез дәүләтен торгызуга рухландырырга тиеш. Безнең әле Казан алыну фаҗигасе дә, көчләп чукындырулар тарихы да, сөрген-репрессияләр темасы да тулысынча ачылмаган. Милләт өчен корбан булган, халкыбызның азатлыгы өчен көрәшкән бик күп каһарманнарыбыз әдәби-документаль хезмәтләрдә урын алмаган. Бүгенге татар язучысы менә шуларны да яңадан милләткә кайтарырга тиеш, дип уйлыйм. Ә берлекнең рәисе менә шушы тарихи бурычларны аңлап, язучыларны шуңа рухландыручы, иҗаты белән шәхси үрнәк күрсәтүче гадел милли лидер булырга тиеш. Ул халык арасында да исемле, абруйлы, хөрмәткә лаек кеше булсын, җитәкче даирәләр каршында да сынмасын-сыгылмасын. Иң беренче чиратта милләт турында уйласын, халкыбыз өчен иң кискен мизгелләрдә анын хокукларын яклап, алгы рәттә барсын, язучыларны да шуңа оештырсын иде. 300 татар язучысы арасыннан шундый шәхес табылмый икән, димәк, бу берлекне ябарга кирәк, һәркем үзе дөньяга юл ярсын... Мин соңгы 25 елда шулай яшим, үзем кирәк дип тапкан урыннарга барам, үзем кирәк дип тапкан темаларны күтәрәм, үземчә язам. Монда Язучылар берлегенең бернинди катнашы һәм ярдәме юк. Мин алардан берни көтмим дә...
 
Ркаил Зәйдулла, шагыйрь:
 
– Әдәбиятның торышы җитәкче кем булуга, корылтайларга, җыеннарга карамый. Аларның бернинди катнашы, бернинди фәтвасы юк. Шуңа күрә рәис итеп кемне генә сайласалар да, хәл үзгәрмәячәк. Ул бит һәр язучы янына килеп яхшырак язарга булыша алмый... Татар әдәбиятының проблемалары шактый. Бездә генә түгел, һәр әдәбиятта да яхшы, укырлык әсәрләр азайганнан-азая. Әдәбиятның ролен ясалма рәвештә төшергән вакытта чын әсәрләрнең аз пәйда булуын аңлап була, аклап булмый. Татар әдәбиятының таралу даирәсе дә тарайганнан-тарая. Чөнки мәктәпләр ябыла, шәһәрләрдә татар мәктәпләре калмады. Ә бит әдәбиятка яшь көчләр кирәк, яңа алмаш кирәк. Бу яктан караганда, хәл аяныч. Монда, беренче чиратта, мәктәпләр, мәгариф системасын үзгәртергә, аннан соң гына иҗат, сыйфатлы яңа әсәр таләп итәргә була. Ә корылтай чираттагы  очрашу, хәл белешү генә ул.

Нәбирә Гыйматдинова, язучы:
 
– Күп еллар буе Язучылар берлегендә проза бүлеген җитәкләдем, шуңа күрә, теләсәм, теләмәсәм дә, бик күп әдәби әсәрләр укып барырга туры килде. Чөнки теге яки бу язучыны нинди дә булса премиягә тәкъдим иткәндә, аның иҗади үсеше ни дәрәҗәдә икәнен ачыкларга кирәк иде. Исемнәрен атап тормыйм, татар әдәбиятының йөзек кашы саналырдай әдипләребез аз булса да бар. Ләкин бүген язучы хезмәте бәяләнми, өч тиен гонорарга нишләп язып йөрим әле, дип киләчәктә беркем дә язмаска мөмкин әле, андый куркыныч та бар. Корылтай ул – елга бер мәртәбә очрашу мәҗлесе. Без үз казаныбызда кайнап кына барыбер бернәрсә дә үзгәртә алмыйбыз. Хөкүмәт проблемаларыбызга игътибар итсен иде, һич югы менә шушы гонорар мәсьәләсендә булса да. Әйткәнемчә, хезмәте бәяләнмәгәч, киләчәктә әдәбиятыбыз тагын да саегырга мөмкин.  Мин үз гомеремдә җиде рәис күрдем, берсен генә дә, рәхмәт, эшләдең, дип озатканнары юк шикелле. Чөнки 300дән артык язучы, һәрберсенең үз холкы, үз фикере. Димәк, җитәкчегә боларның барысын да җайлап, күңелен күрү өчен нихәтле көч, түземлек, сабырлык кирәк. Бүген берлекнең җитәкчелегенә килсәк, аларның башкарган эшләреннән мин канәгать. Рафис ул туры сүзле, яшереп, хәйлә корып утыра торган кеше түгел,  гадел булды. Берлекне нәкъ шундый кеше җитәкләргә тиеш дип саныйм.

Рафис Корбан, Язучылар берлеге рәисе:
 
– Дүрт елда башкарылган эшләр күп, нишләптер аларны күрергә теләмиләр. Шул ук вакытта тормышка ашырырга өлгермәгән эшләр шактый әле. Электрон китаплар, газеталар чыгарырга кирәк иде. Язучылар берлеге сайтын ачтык, ләкин сайтта күп бүлекләр буш. Заман интернет киңлекләрне яулауны таләп иткәндә, моны кичекмәстән эшләргә кирәк. Чит төбәкләрдәге язучылар белән элемтәләрне тагын да ныгытырга иде. Яшь буын иҗатчыларны берлек тирәсенә бик туплап булмады. Үзләре дә берлекнең әһәмиятен аңлап бетерми кебек, аерым яши башладылар. Гонорар түләү тиешле дәрәҗәдә түгел, башкарыласы эшләр шактый әле. Шуңа күрә кандидатурамны яңадан куярга җыенам. Ә башка кандидатларга килгәндә, алар Татарстанда гына түгел,  Россиядә, гомумән, дөньяда әдәбиятка мөнәсәбәтнең начар якка үзгәрүен,  нишләптер бер миннән күрәләр. Ләкин бу вазыйфага дәгъва кылучылар үзләре дә әллә ни сәләтле кешеләр дип уйламыйм. Шуңа күрә үземне рәислеккә яңадан тәкъдим итәм, чөнки калган эшләрне эшләп бетерергә кирәк.
 
P.S. Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае 16 июньдә узачак.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»