поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.05.2016 Мәдәният

Ркаил Зәйдулла: Бауман урамына чыксаң, ун ел элек үлгән танышыңны да очратырга мөмкин

Бауман урамына чыксаң, ун ел элек үлгән танышыңны да очратырга мөмкин. Килә шулай берәү миңа таба кочагын җәеп... Бәтә-әч, моны бит... ни дигәннәр иде. Димәк, ялган хәбәр булган – исән! Шуңа да очрашуның кадере бермә-бер артты. Хәл-әхвәл сорашкач, сүз шул ук тизлектә элекке үз эзенә дә төште. Әйтерсең, кичә генә аерылышканбыз!

Танышым да һич үзгәрмәгән, нәкъ егерме ел элеккечә: каядыр ашыга, эшлекле... Һәм, гадәттәгечә, эшлексез бюрократларны сүгә.

– Проект белән кергән идем, – диде ул. – Исләре дә китмәде. Милләт өчен янасың-көясең... Ә алда салкын стена. Төртеп аударырлык түгел.
 
Мин чак көлеп җибәрмәдем. Егерме еллар элек тә ул, акча сорап, төрле оешмаларның ишеген кагып йөрергә маһир иде. Кемдер шуның өчен аңа “Проект” дип кушамат та такты. Нишлисең, бар бездә андый кешеләр – милләт гаме тынгы бирми! Бу танышымның да халкыбыз язмышына кагылышлы идеяләре бихисап булды һәм, акчага терәлеп калмаса, ул проектларның барысы да тормышка ашасы иде. Хәер, танышымның кыяфәтенә караганда, вак-төяк уңышсызлыклар аны милләт өчен көрәштән читкә тибәрмәгән. Тәвәккәл һәм максатчан иде аның кыяфәте.  Бите шома, киеме бик ыспай иде. Шактый проекты инде гамәлдә димәк.
 
Әле дә Казан мәктәпләрендә татар рэпы ярышы үткәрергә йөри икән. Рэп! Татарныкы! “Заман белән бергә атлаганда гына яшьләргә йогынты ясап була”, –  дип мине дә ышандырырга маташты ул. Ышанмадым.  Ул да артык кыстамады. Мине ышандырудан ни файда?  Ул инде утыз битле проект язып министрлыкка тапшырган, уңай җавап көтеп йөри. “Татар телен үстерү өчен, беләсеңме, аларга күпме акча бүленә?!” – диде ул, төсе уңган күзен елтыратып.
 
– Белмим, – дидем мин гаепле төстә. Тик күңелгә җылы керде: мондый елгыр милләтпәрвәрләр булганда татар теле үсәчәк әле, мәт-ти-ти.
 
“Проект” белән кул алышып хушлаштык. Милләт гаме гүя аның юеш уч төбенә үк күчкән иде.
 
Бу дөньяда берни үзгәрми инде. Әллә Рәсәйдә генә берни үзгәрмиме? А. Островскийның “Урман” пьесасындагы (1870 елда язылган!) бер диалог искә төште. Ике алпавыт сөйләшә:
 
“Милонов. Уар Кирлы-ыч, мин үзем ирек өчен, азатлык хакына; кысуга, изүгә каршы мин... Әлбәттә, халык өчен, әхлакый өлгермәгәнне күздә тотып... Болай бит без кая барып чыгабыз?! Купислар банкрот, аксөякләр юксыл... Килешегез, ниһаять, һәркемнең чыгымын закон белән чикләргә кирәк, һәрбер катлауга, һәрбер сыйныфка үз өлешен билгеләргә. Һәркем үз урынын белсен.
 
Бодаев. Соң, проектыңны чыгарып сал! Хәзер проектлар заманы, һәркем үз проекты белән мәш килә. Курыкмагыз, аптырамаслар, анда әле сезнекеннән дә ахмаграк проектлар бардыр.” (Тәрҗемә минеке. – Р.З.)
 
Әлбәттә, “халык өчен” борчылучылар күп бездә. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның инициатив кешеләргә хәерхаһ икәнен белгәнгә, өстәге инстанцияләргә йөзләгән бизнес-проектлар тәкъдим ителә. Сүз дә юк, арада сирәк-мирәк бик файда китерердәйләре дә бардыр. Без бит талантлы, булдыклы һәм башка сыйфатларга ия халык. Ә татар телен, әдәбиятын, сәнгатен үстерү җәһәтеннән безгә тиңнәр юк.
 
Рөстәм Миңнехановның чит илләргә, чит төбәкләргә баргач, анда яшәүче татарлар белән очрашуы матур гадәткә әверелде. Ул аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, оешмаларына Татарстан хөкүмәте исеменнән автобуслар бүләк итә. Читтәге милләттәшләребезнең рухи ихтыяҗларын Татарстан җөмһүрияте дә кайгыртырга тиешлеге хакында Төп Кануныбызга да язылган. Менә Венада да Президент татар диаспорасы белән күрешкән. Әйтергә кирәк, яшәү өчен иң җайлы шәһәрләр рәтендә Австрия башкаласы беренче урында тора. Ләкин үзләрен татар дип хисаплаучы кайбер фидакярләр өчен бу гына тулы бәхет була алмый. Матди байлык кына ни ул?! Татар телен развивать надо немедленно! Безнең ничә елларга сузылган буш сүздән алар хәбәрдар һәм моның күпмедер дивидендлар китерәсен дә белә. Алар инде Президент килүгә проектлар әзерләп куйган. Бер хосусый балалар бакчасы мөдире Гөлнара Якупова дигән ханым татар төркеме ачарга җыена, имеш. Ул үзе, әлбәттә, татарча белми, тәрбиячеләр арасында да татарча белүче юк, һәм иң гыйбрәтлесе – бакчасында ничә татар баласы булуын да төгәл әйтә алмаган, димәк, алары да юк; тик бит Татарстан Мәгариф министрлыгыннан белгечләр чакырып семинар үткәрергә була, Казандагы балалар бакчалары белән элемтә урнаштырырга... Менә сиңа әзер проект! Моның өчен Татарстан хөкүмәтеннән матди ярдәм генә кирәк! Ягъни: акча бир! Акча бир!
 
Президент кушса, безнекеләр, тыныч, бәхетле генә яшәп яткан Венаны шаулатып, андый гына семинарны үткәреп кайтырлар анысы. Күнекмәгән эш мәллә? Австрия, кем әйтмешли, кул сузымы гына, ерак Австралиядә сабан туе үткәргән бар безнең! Шунысы гына күңелне кыра: Австрия ул Австрия шул! Анда бездәгедәй күрәләтә күзгә төтен җибәреп булмый. Бер авыз татарча белмәгән балаларны “татар төркеме” дип берничек раслый алмыйсың. “Азатлык” радиосы хәбәрчесенең шул җәһәттән соравына җавап итеп моның ише бакчаларның җитәкчесе Рива Рудиссер фрау-ханым белдергән әнә: “Булырмы, булмасмы, әйтә алмыйм. Президент килүен һәркем үз проектын күрсәтү һәм Татарстаннан ярдәм алу өчен кулланып калырга тырышты”.
 
Кытайлар, кайда гына барып чыкмасын, асыл ватаннарына ярдәм итәргә тырыша. Яһүдләр дөньясы Израиль өчен җан ата. Хәтта таҗик гастарбайтеры да, авызыннан өзеп, эш хакының бер өлешен иленә, туганнарына җибәрә. Без дә төшеп калганнардан түгел, Ватаныбызны проектлар белән сөендерәбез. Илдәге проектларга иш янына куш була. Татар ул Африкада да татар.

---
Интертат.ру
№ --- | 23.05.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»