• 01.06-24.06 "Йолдызлар кабызабыз" онлайн фестиваль-конкурсы. 7:00
  • 01.06-13.11 Изге Болгарга экскурсияләр
  • 02.06-07.06 Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсияләр. ТР Милли музее
  • 02.06 Свияжск һәм Барлык Диннәр Гыйбадәтханәсенә экскурсия. 11:00
  • 02.06 "Молодильные яблочки", Дәүләт яшь тамашачылар театры. 10:00
  • 04.06 "Үткәннәргә тәрәзә: ТАССРның 100 еллыгы" виртуаль чынбарлык күзлекләре белән экскурсия
  • 06.06-05.07 «Шәрык әкияте» халыкара конкурс-фестивале
  • 07.06 Казан андеграунды. 10:00
  • 24.06 Вадим Захаров концерты. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 02 Июнь Халисә Шәрәпова
  • 02 Июнь Руслан Мөхәммәтшин
  • 02 Июнь Фирая Әкбәрова
  • 02 Июнь Гөлназ Асаева
  • 02 Июнь Рамил Гарипов
  • 02 Июнь Гата Камский
  • 03 Июнь Дмитрий Самаренкин
  • 03 Июнь Флүс Латыйфи (1943-2010)
  • 03 Июнь Резидә Төхфәтуллина
  • 03 Июнь Галина Аристова
  • Журналистлар урамында урнашкан ике бүлмәле квартирага бергә торырга татар кызы эзлибез. Якында гына Попова, Пионерская, Ак. Губкина остановкалары. 16000 всё включено. 89274052074
  • Газель, грузчик хеэмэте курсэтэбез 24/7. 89196271171
  • Энергетиклар урамында урнашкан (Мәскәү базары) тулак торактагы бүлмә арендага бирелә. Булмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз бар. 89050215173 номерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат белә аласыз.
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
 

 
Архив
 

               

30.05.2016 Киңәш-табыш

Кыяр уңышын арттыру серләре

Тирән белемле, тәҗрибәле табиб авыруның кыяфәтенә, сулышына, йөрәк тибешенә нигезләнеп аңа төгәл диагноз куя алган кебек, тәҗрибәле бакчачы да үсемлекләренә бер караш ташлауга, аларга нинди ярдәм кирәклеген дөрес чамалый.

Хәлләренең мөшкелләнүе турында сөйләп бирергә телләре булмаса да, үсемлекләр моны белдерүнең җаен табалар: үсешләре тоткарлана, яфраклары агара, саргая яки каймаланып кабарына, сабаклары кипшенеп сынучанга әйләнә, җимешләре вагая, кәкре-бөкре кыяфәткә керә, тәмсезләнә. Әгәр бакчачы, культураларга кайсы матдә яки шарт җитмәгәндә, нинди үзгәрешләр күзәтелүен алдан белеп торса, аларга ашыгыч ярдәм күрсәтеп, мул уңышны саклап кала ала.

 
Мисал өчен барыбыз да яратып үстерә торган кыярны алыйк. Теплицада яки ачык грунтта үстерүгә карамастан, тирессез җиргә утыртылса яки вакытында ашланмаганлыктан, туфракта азот җитмәсә, кыярның төп һәм ян сабакларының үсеше әкренәя, яфракларының түбәндәгеләре саргая, корый, калганнары аксыляшькелт төскә керә, яңа яралганнары вак була, кыярларының төпләре юаная, чәчәкле ягы очлаеп килә, ул формасы белән орчыкка охшый, кайберләре кәкрәеп, тутый кош томшыгы рәвешен ала, тәмнәре бозыла, хуш исләре югала. Әгәр түтәлегезгә черемә җитәрлек салынып, түтәл хәтта тирес өеме өстендә утырган килеш тә мондый үзгәрешләр барлыкка килсә, сәбәбе магний белән тимер җитмәгәнгә күрә азотның начар үзләштерелүенә бәйле. Тиз арада яфрак-сабак өсләренә микроэлементлар эремәсе бөркеп, төпләренә нитроаммофос кебек ашлама кертү зарур. Юкса, яфраклар гөмбәз рәвешенә кереп, аларның кырыйлары башта агарачак, соңрак каралачак, нәтиҗәдә кыяр үрмәсе тәмам хәлсезләнеп, һәлакәткә дучар булачак.
 
Кайвакыт бу хәлнең киресе күзәтелә. Әйтик, кыяр үсентеләре “котырып үсә”: сабаклары юан, яфраклары гаҗәеп эре, үзләре кара-кучкыл яшел төстә, ә чәчәкләре юк дәрәҗәсендә, уңышы мәче төкереге чаклы гына. Әлеге хәлне җайга салу өчен, кыярны сугарганнан соң суперфосфат эремәсе белән тукландыру яисә түтәлдәге үсемлекләр астына агач көле төнәтмәсе сибү зарур. Җәйнең икенче яртысындагы кызу көннәрдә кыярларыгызның төбе нечкәреп, очы шарсыман түгәрәкләнеп килеп, груша рәвешенә керә башласа, яфракларының чит-читләре каймаланып агарып чыкса һәм, су сибүгә карамастан, үзләре шәлперәеп тора башласа, тиз арада калий ашламасы кертү мәҗбүри. Җәй башы — сабак үстерү чоры, шунлыктан азотлы ашламалар: тавык, сыер тиресе, чүп үләннәре, кычыткан ачыткылары белән тукландыру отышлы, әлбәттә. Әмма баланс дөрес саклансын өчен, кыяр утырткан чакта ук, чокыр төбенә чамасын белеп кенә көл яки калийлы ашлама салып калдырырга онытмыйк. Күпләп кыяр өлгергән чорда, бу яшелчәгә азоттан бигрәк, фосфор белән калий, микроэлементлар күбрәк таләп ителә. Шунысын да онытып җибәрмик: көннәр көзгә авышкан мәлдә төннәрен шактый суыта, ә температура түбән булганда, калийны үсемлекләр начар үзләштерә. Нәтиҗәдә, уңыш кисәк кими, хәтта кыяр яралгылары саргаеп ката яки коела башлый. Бу очракта кыяр яфракларына һәм сабакларына әче күкертле калий эремәсе бөркергә киңәш итәләр. Шәхсән үземнең теплицадагы кыярларым былтыр октябрь башында да уңыш бирде, аларга суны җылытып кына сиптем, ун көнгә бер мәртәбә тирес-үлән ачыткысы белән ашладым, төпләренә коры агач көле кертә бардым. Көзгә кергәч фужер сыман нечкә билле кыярлар күренгәли башларга мөмкин. Көндезге һәм төнге температураның аермасы зур булу, шуның өстенә, салкын су сибү нәтиҗәсе ул. Туфракта фосфор җитәрлек булмаганда да мул уңышка исәп тотып булмый, чөнки сабаклар начар үсә, яфраклар вагая, башта карасу яшел төскә керә, аннан соң кибеп корый.
 
Бакчага атнасына бер мәртәбә ял көнне генә килүчеләр тамчылап сибү алымын кулланмаса, түтәлләреннән дуга сыман булып кәкрәйгән, кирәгеннән артык юанайган яки озынайган кыярлар гына җыеп алачаклар. Туфракның өске катламы бик нык коргаксуга “үпкәләгән” кыяр сорау билгесенә, уракка охшаш, ә тәме әремдәй ачы була. Болай килеп чыкмасын өчен, кыярларны мул итеп сугарганнан соң, дымны озаккарак саклау максатыннан түтәл өстен үлән, черемә, һичьюгы, пычкы чүбе белән мүлчәләп кую отышлы. Каядыр барырга кирәк һәм су сибү мөмкин түгел икән, биш литрлы пластик савытларның бөкеләренә вак тишекләр ясап, түтәлнең берничә җиренә башы белән батырып кую, төбен кисеп, эченә җылы су тутыру сорала.
 
Сүз уңаеннан, үсентегә ашыгыч ярдәм таләп ителгән очракта, тамырдан тыш тукландыру (файдалы эремәне яфракларга һәм сабакларга бөркү) аңа тизрәк файда китерә, әмма составның микъдары бик нык киметелергә тиеш. Ә тамырдан тукландыруның нәтиҗәлелеге озаккарак җитә.
 
Теплицага үзлектән серкәләнүче кыяр гибридларын утырту отышлырак. Гибридның төп сабагы да, ян сабагы да бердәй уңыш бирергә сәләтле. Уңышны арттыруның тагын бер сере — теплицада углекислый газ күләмен арттырудан гыйбарәт. Моның өчен теплица эчендә яңа тирес, печән яки чүп үләне салынган сулы савыт торса әйбәт. Болардан бүленеп чыккан газлар серкәләнүгә, яралгы ясалуга булышып, уңышны бермә-бер арттыра. Сортларның төп уңышы янсабакларда ярала, төп сабакта серкәләндерүче ата чәчәкләр күбрәк була. Ачык грунтта үскән, бал кортлары, бөҗәкләр серкәләндергән сортларның кыяры тәмлерәк, әлбәттә. Мин кортларны җәлеп итү өчен, үсемлекләр өстенә әледән-әле баллы ширбәт сипкәләп узам.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.05.2016
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте