поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.05.2016 Җәмгыять

Булмый инде булмагач, күршеләрдән уңмагач, яки Казандагы тулай торакта ни өчен атна саен янгын чыга? (ФОТОЛАР)

«Һәр атна саен янгын чыга бездә. Түзәр хәл калмады, бүлмәдәге ис бөтен сәламәтлегемне бетерә. Безгә нишләргә, берәр чарасын күрсеннәр иде», – дип шалтыратты безгә Батыршин урамы, 25 нче йорта яшәүче Тәнзилә ханым Вәлиева.

«Ялларны куркып көтәбез»
 
Батыршин урамындагы бу тугыз катлы йорт 1978 елда үк төзелгән. Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясеннән алынган мәгълүматлар буенча, баштарак тулай торак Эчке эшләр министрлыгы карамагында булган, полиция хезмәткәрләре яшәгән, тора‑бара күпләр бүлмәләрне үз милке итеп рәсмиләштергән. Торагын кайсы сатып, кайберәүләр вакытлыча яшәргә биреп, биредән күченә башлаган. Йортта 400дән артык кеше яши. Күбесе – вакытлыча килгән кешеләр. Яшьләр шактый, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан ир-атлар, имин булмаган гаиләләр дә җитәрлек. Шул ук вакытта яшәүчеләрнең егермеләп проценты – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр: медицина хезмәткәрләре, укытучылар. Барысы да диярлек социаль ипотека программасы буенча фатир алырга чиратта тора.
 
Подъездга килеп керүгә үк, йорттагы тәртипсезлек күзгә ташлана. Тышкы ишек шар ачык. Йортка теләгән һәркем керә ала. «Домофон куйганнар гына иде, өч көн дә тормады, урлап киттеләр», – ди Тәнзилә апа. Беренче каттагы калай почта әрҗәләрен дә сындырып, җимереп бетергәннәр. Борынга янгыннан калган ис килеп бәрелә. Югарырак менгән саен, ул көчәя. Тәнзилә апа, корым исеннән йөткерә-йөткерә, безне янгын булган, үзе яши торган җиденче катка алып менде.
 
2 май көнне иртәнге дүрттә коридорда янгын булган. Стеналарда кап‑кара корым, катырак тотынсаң, штукатурасы коела. Бүлмә ишекләре кара көйгән, дөрес, кайберәүләр яңага алыштырырга да өлгергән инде. Ут кабызгычлар эреп аккан, түшәм буйлап электр чыбыклары асылынган. 7 май көнне шундый ук янгын бер төндә ике тапкыр кабатланган хәтта, бу юлы алтынчы һәм тугызынчы катларда. 13 майда тагын күңелсез хәл, бу юлы – сигезенче катта янгын. Хәзер биредә яшәүчеләр һәр атна ял җитүгә куркып тора, тагын янгын кабатланмасмы? Булып узган мәхшәрне дә онытып бетерә алмыйлар әле:
 
– Янгын сүндерүчеләр кечкенә балаларны одеялларга төреп ташыды, бөтен кеше урамга чыгып, янгын сүндергәнне көтте, өстебездә нинди кием бар: кайсы халаттан, кайсы, яланаякка тапочка киеп, урамга ашыкты. Кечкенә балалар бик курыкты инде. Зурлар арасында да торакларына кире килергә курыккан кешеләр бар, – ди биредә яшәүчеләр.

Кем гаепле?
 
Янгын чыгуның сәбәбен берәү дә төгәл генә белми. Тәнзилә апаның күршесе белән берәр нәрсә ачыклый алмабызмы дип, төнге икедән соң коридорда кизү дә тора башлаганнар. Шунда яшәүче бер таксист янгын булган төнне подъезддан йөгереп чыгып киткән бер үсмерне күргән, имеш, тик теге малайны күз уңыннан ычкындырган. Зур мәгънәсезлек булып тоелса да, ремонт ясатыр яки иминият акчасын алыр өчен, кайберәүләр махсус үзләре үк коридорларга ут төртмиләрме икән дигән фикерләр дә ишетергә туры килде.
 
Янгыннан соң коридорларда баштарак ут та булмаган, стеналарны капшап, түшәм ишелмәсен дип тиз генә кереп чыга торган булган биредәгеләр.
 
– Юыну бүлмәсенә дә шәм белән кердек, – ди Тәнзилә апа.
 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәшит Хәмидуллин әйтүенчә, әлегә бу янгын очраклары буенча тикшерү эшләре бара. Идарәче компания белән берлектә янгын сүндерү хезмәте бүлмәләргә рейд уздырганнар, халыкка кисәтү ясаганнар. Коридорларда куелган яшелчәләр саклана торган агач әрҗәләрне барысын да, янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча, алырга кушканнар.
 
– Тик ул әрҗәләрне кая куясың, моңа кадәр ничә ел торды алар, янгын чыкканы булмады бит, – дип аптырый кайберәүләр.
 
Тәнзилә апа Вәлиеваның, мәсәлән, яши торган бүлмәсе 12 квадрат метрлы гына. Өстәл (ул аш өчен дә, эш өчен дә бер), суыткыч, карават, телевизор – барысы да бер кечкенә почмакта. Җитмәсә, уртак аш бүлмәләре булмау сәбәпле, электр плитәләрен дә бүлмәләргә күчергәннәр.
 
– Туксанынчы еллар башында кер юу, аш бүлмәләре дә бар иде. Аларны сатып алып, яшәү өчен бүлмәләргә әйләндерделәр. Мин кечкенә генә бүлмәм өчен аена коммуналь хезмәтләргә 2800 сум түлим, – ди Тәнзилә апа.
 
Бер блокта дүртәр гаилә яши. Тәнзилә апаларныкында барысы да диярлек хатын-кызлар. Шуңа да искергән су торбаларын алар «хатын-кызларча ремонтлаганнар»: баулар белән тарттырып куйганнар, таушалган идәнне матурлар өчен, палас җәйгәннәр.
 
Тәнзилә апа 22 ел буе укытучы булып эшли.
 
– Социаль ипотека программасы буенча фатир алырга чиратта торам, яңа торакка күченүгә аяк сузмасам ярый инде, сәламәтлегем бетте бу йортта. Корым исе башны авырттыра. Тиздән БДИлар, балаларны чыгарылыш имтиханнарына әзерлисем бар, кызымны да мәктәптән соң кичке сәгать җиделәргә кадәр урамда йөртәм. Искә чыдарлык түгел, – ди ул.
 
Аскы катта подъезддагы игъланнарга да игътибар иттем. Шартлар начар булса да, йорттан бүлмә сатарга теләүчеләр дә юк түгел. Ә бирегә хәтта вакытлыча килгән кешеләр дә, мондагы хәлләрне күреп, озак тоткарланмый, ди яшәүчеләр.
 
«Ремонтның кадерен белмиләр»
 
Ремонт мәсьәләсе буенча әлеге йортка хезмәт күрсәтүче «ЖК сервис» подрядчы оешма директоры Гөлия Сабировага мөрәҗәгать иттек.
 
– Кагыйдә буенча, янгын булуга ук барып ремонт ясый алмыйбыз. Сәбәпләрен ачыкларга, бу эшне тикшерергә кирәк. Махсус комиссия төзергә, барысын да тикшерергә туры киләчәк. 3‑4 ел элек подъездга ремонт ясаткан идек без. Почта әрҗәләре дә куйдырган идек. Түбәне дә яптырдык. Кызганыч, анда яшәүчеләр ремонтның кадерен белмиләр. Йортка кергән саен, йөрәк әрни, ишекне дә аяк белән генә тибеп ачалар, почта әрҗәләрен карарлык түгел, подъезддагы тәрәзәләрне гел алыштырып торабыз. Күбесе вакытлыча фатир алып торучылар булганга, шундый хәл күзәтеләме икән анда. Коридорларда берничә кешегә куелган тимер ишекләр дә янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми. Ничә тапкыр барып, яшәүчеләр белән күрешә алганыбыз юк. Вакытлыча фатир алып торган битараф күршеләре аркасында торак хуҗалары газаплана, – диде җитәкче.
 
Тәнзилә апа да: «Берәүгә дә бернәрсә дә кирәкми шул, участок полициясенә мөрәҗәгать итүче, җитәкче бусагасын таптаучы да гел шул бер үк кешеләр», – ди. Күршесе яхшы кеше бәла-казадан курыкмый, диләрме әле? Бу очракта йорттагыларга бәхет елмаймаган, күрәсең.
 
Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясендә исә 30 июльгә кадәр янгыннан соңгы төзексезлекләрне бетерәчәкбез, дип вәгъдә иттеләр. Сүзләрендә торырлармы – вакыт күрсәтер...
 
 
 
 
 
 
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 30.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»