|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2016 Мәгариф
Бер укучы өчен бәйрәм буламы?Мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Әлеге бәйрәм кайдадыр артык шау-гөр килеп, ә кайдадыр тыныч кына уза. Кызык, бер укучы гына тәмамлаган мәктәпләрдә тамашаның яме була микән? Без әлеге тантаналарның ничек үтүе хакында белештек. Хәер, бәйрәм вакытында егет-кызларның теленнән БДИ төшмәде. Быел республикада 11 нче сыйныфны – 15 мең 867 (Казанда – 5 мең 159), ә 9 нчы сыйныфны 34 мең 444 укучы (Казанда – 9 мең 277) тәмамлый. Ике ел элек мәктәп белән хушлашучылар саны 4-5 меңгә күбрәк булган.
Үземә генә күңелсез булмады
Мәктәпләрнең төрлеләре бар. Кадетлар, сәләтле балалар белем алганы, якшәмбе мәктәпләре, “Укытучы йортлары” һәм бик күп бала укыганнары. Казанда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау быел Кремль яр буенда чыңлады. Гадәттәгечә, башкалага хас шау-шу белән уздырдылар аны. Анда 5,5 мең укучы катнашты. Һәрберсе кулына кечкенә кыңгырау һәм дәфтәр тотып килгән. Кыскасы, матур да, моңсу да чара булды.
Ә менә Кайбыч районының Надеждино урта мәктәбен тәмамлаган Татьяна Маданова өчен әлеге көн ничек истә калыр икән? Быел бу мәктәптә 30 бала укыган. Бу өч авылга! Татьяна үзе Морат авылыннан. “9 нчы сыйныфка кадәр без дүртәү укыган идек. Малайларның мәктәптә каласы килмәде. Ә бер кызыбызның техникумга барасы килде. Шулай итеп, миңа ике ел буе үземә генә укырга туры килде. Әмма беркайчан да күңелсез булмады. Дусларым күп. Укытучыларның да игътибары җитте. Күбрәк белем алачакмын дип сөендем. Имтиханнарны уңышлы бирермен дип уйлыйм. Математика укытучысы буласым килә, КФУга керергә телим. Ә бәйрәмне башка сыйныф укучылары белән бергә уздырабыз”, – ди Татьяна.
Әтнә районының Бахтачы авылында үз йортында белем бирүче Рәмзия Хөсәенова моңа кадәр кызы Илүзәне укыткан булса, хәзер улы Исламга белем бирә. “Укытучы йорты” инде 9 нчы ел эшли икән. Әлеге “мәктәп” “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә ничек әзерләнгәнме?
– Авылда башлангыч мәктәп беткәннән бирле, “Соңгы кыңгырау”ның уздырылганы юк. Заманында аны шау-гөр килеп бәйрәм итә идек. Ә хәзер юк. Балага күңелсез булмасын дип, бездән 4 чакрым ераклыктагы Күлле-Киме мәктәбенә барабыз. Балалар имтиханнарны да шунда бирә. Аралашып торалар. Шуңа күрә минем укучыларыма күңелсез түгел, – ди укытучы Рәмзия Хөсәенова.
Авылда нибары 11 хуҗалык исәпләнә, соңгы вакытта бакча тотучылар кайта башлаган. Яңа туган сабыйлар күренми. Быел беренче сыйныфны тәмамлаган Ислам әлеге мәктәпнең соңгы укучысы булмагае. Рәмзия ханым берничә ел элек Рәнилә исемле кызны укыткан иде. Ә менә үз балаларыңа белем бирү җиңелме? Алар үз өйләрен мәктәп итеп кабул итәме?
– Дәресләр иртәнге сәгать 8дә башланып, көндезге 1ләргә кадәр дәвам итә. Өйдә эш бар дип, укудан бүленү юк. Аннан түгәрәкләр башлана. Кызым кул эшләре белән шөгыльләнә иде. Кәгазьдән бик матур әйберләр ясап, аны танышларына, туганнарга бүләк итте. Быел ул Күлле-Кимедә 5 нче сыйныфны тәмамлый. Ә улым беренче сыйныфта укый. Дәрестән тыш, аның белән туган як тарихын өйрәнәбез. Ул 6 яшьтә үк укырга керде. Шуңа күрә мине укытучы түгел, бары әни дип кенә кабул итә, – ди әни-укытучы.
Укырга безгә килегез!
Саба районының Икшермә кадетлар мәктәбендә 11 нче сыйныфны – 20, ә 9 нчыны 25 бала тәмамлый. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә әти-әниләр дә катнаша. Вальс бию өчен кадетлар махсус дәрес алган. Сәләтле балаларга, аларның әти-әниләренә “Рәхмәт хатлары” тапшырганнар. Бу мәктәптә республиканың тугыз районыннан, хәтта чит төбәкләрдән килгән балалар да укый. “Без кадетларны чын тормышка өйрәтәбез. Мәктәп бу юнәлештә өченче ел эшли. Читтәге балаларны укытканчы, үзебезнекеләргә кадет белеме бирсәк, яхшырак булыр иде. Теләге булганнарны үзебезгә чакырабыз”, – ди директор Роберт Галиәхмәтов.
Балык Бистәсе районының мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков белдергәнчә, районда 10 урта мәктәп бар, 130 бала укуын тәмамлый. Кайбер мәктәпләрдә чыгарылыш укучылары 3-4 кенә булганда алар бәйрәмне 9 нчы сыйныф укучылары белән берләшеп үткәрә. Алдынгы укучыларны котларга район җитәкчеләре дә килә. Тугызынчы сыйныф укучыларының шактые техникумнарга китәргә җыена. Заманында бу районның белем сыйфаты буенча иң ахыргы урыннарда калган чаклары да булды. “Шуннан соң “2ле”ләрсез БДИ” проекты буенча эшли башладык. Шөкер, күрсәткечләребез яхшырды”, – дип сөйли җитәкче.
“БДИдан баш тарткан ил юк”
11 ел көткән бәйрәм үтеп тә китте. Ә бүген мәктәпләрдә БДИ башланды. Сүз уңаеннан, берничә көн элек бу сынау тирәсендә тагын шау-шу булып алды. Илкүләм әти-әниләр комитеты БДИдан баш тартуны да таләп итеп, имза җыя башлады. Комитет вәкилләре фикеренчә, мондый имтихан белем бирү системасын челпәрәмә китерә, балаларны надан калдыра, аларның психикасын боза. Начар әйбер икән, кыскасы. Ә узган атнада Казанга килгәч, Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең элеккеге башлыгы, Россиядә педагогик белем буенча коррекция советы җитәкчесе Виктор Болотов болай диде: “Дөньяда үзләренең имтиханнарын тәнкыйтьләмәгән һәм шул ук вакытта аннан баш тарткан бер генә ил дә юк”. Анысы шулай. Тик менә Россия кебек бертуктамый реформа ясый, үзгәрешләр кертә торган ил бар микән?
Мәсьәләнең икенче ягы да бар. БДИ гамәлгә кергәннән соң Мәскәү һәм Санкт-Петербургның дәрәҗәле вузларына төбәкләрдән килүче абитуриентлар саны 30 процентка арткан. КФУ ректоры Илшат Гафуров заманында МДУга барырга курыккан. Чөнки анда бай балалары гына укый ала дигән сүзләр йөргән. Аның фикеренчә, БДИ вузлардагы ришвәтчелекне бетергән. “Физика буенча фән комиссиясе җитәкчесе булган чакта имтиханнар вакытында өйдән чыкканны көтеп торалар иде. Ә хәзер ректор булсам да, андый нәрсә юк. Кабул итү автомат рәвештә башкарыла, – ди ул. – Әмма кайчагында абитуриентның ни дәрәҗәдә көчле булуын күрмибез. Шуңа күрә кайбер белгечлекләрдән вузда профиль фәне буенча имтихан бирдерергә кирәк”.
Кыскасы, БДИдан баш тартырга җыенмыйлар. Аны бирделәр, бирәләр һәм бирәчәкләр. Ә укучыларга сабырлык һәм уңышлар гына теләргә кала.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|