|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2016 Мәдәният
Уразавылда "Минем Ватаным" чарасында иң шәпләр бүләкләнде (ФОТО)13 майда Уразавыл мәдәният йортында өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) Кызыл Октябрь район администрациясе белән берлектә "Минем Ватаным" дип аталган районара мәдәни чара үткәрде. Бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукайның 130 һәм Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган бу проектка 150 укучы иҗади эшләрен тәкъдим иткәннәр, шуларның 80е сайлап алу турын узган. Бу көнне мәдәният йорты фойесында балаларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылган, РНКАТНО тарафыннан чәй табыны корылган иде. Алып баручылар – автономиянең Уразавылдагы бүлекчәсе җитәкчесе Илдус Абдуллин белән Уразавыл урта мәктәбе укытучысы Зифа Аб-драхманова чараны тантаналы ачар өчен сәхнәгә автономиянең башкарма директоры Рамил Салихҗановны, Кызыл Октябрь районы җирле үзидарә һәм Уразавыл авыл администрация башлыклары Рафаэль Ильясов белән Илдар Садретдиновны һәм районның яшьләр палатасы рәисе урынбасары Фәнис Сабировны чакырдылар. Аннары Кызыл Октябрь районының китапханәләр челтәре хезмәткәрләре бөек шагыйрьләребез турында презентация күрсәттеләр.
Конкурс Зур Рбишча урта мәктәбе укучысы Карина Закирова башкаруындагы “Туган тел” җыры белән башланды. Аннары Кочко-Пожар авылыннан Руслан Шакиров Тукайның “Пар ат”, Петрякстан Дилә Низаметдинова Муса җәлилнең “Варварство” шигырьләрен сөйләделәр. Тукай нәселеннән булган Светлана Волкова да шигъри юллар белән чыкты. Уразавыл мәктәбе укучылары Ләйлә Невмятуллина, Ләйсән Хисәмова һәм Рушания Үмәрова Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. РНКАТНО каршында оешкан “Хәрәкәт” яшьләр үзәге вәкилләре Наилә Абдуллина белән Әлфия Бадяутдинова “Минем шәҗәрәм” номинациясе буенча иң яхшы проектлар әзерләгән Рөстәм Камаловны (Яндавишча), Печәдән Әмир Османовны һәм Зур Рбишчадан Тимур Биляловны грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Камка мәктәбе укучысы Регина Батыршина Тукай шигыренә язылган “Бишек” җырын башкарып, мәдәни кичәне дәвам иттерде. Рус Пожарыннан Алена Красикова Муса Җәлилнең “Чулочки”, Зур Рбишчадан Ләйлә Хакимова “Кызыл ромашка” шигырьләрен укыдылар. Рушания Каюмова җитәкчелегендәге Уразавыл мәктәбенең иҗади төркеме “Шүрәле”не сәхнәләштерде һәм “Тукай әкиятләре” номинациясендә җиңүче дип табылды. Шул ук мәктәптән Алсу Хаммәтова җитәкчелегендәге төркем икенче һәм Петрякс мәктәбе укучысы Диляра Шәрәфетдинова өченче дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар.
Петрякс укучылары “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштереп күрсәткәннән соң, Тукай иҗатына багышланган рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды, иң яхшылары бүләкләнде.
Сафаҗайдан Фәридә Ибраһимова Муса Җәлилнең “җырларым”, Камкадан Лилия Рыбакова Габдулла Тукайның “Сөткә төшкән тычкан” шигырьләрен сөйләделәр, ә Зур Рбишча укучылары “Красная ромашка” шигыре буенча сәхнә күренеше белән чыктылар. Бүләкләүнең дүртенче этабында 10 яшькәчә катнашучыларның барчасын да сәхнәгә чакырдылар.
Чара азагында Печә авылыннан Рафия Хәсәнова “Вәхшәт” шигырен,Татар Моклокасыннан Илшат Измайлов “Бер үгет”, Уразавыл укучылары төркеме “Себерке әкияте”н матур иттереп сөйләделәр, Чүмбәлидән нәни Эльмира Мусина “Әнкәмнең гөлләре” биюен оста башкарды. Ә Петрякстан Таңсылу Абидуллина, Дилә Низаметдинова, Эльнара җәләлетдинова һәм Камил Невмянов “Шүрәле”не сәхнәләштереп, “Театрлаштырылган күренеш” номинациясендә бе-ренчене алдылар. Икенче урын бу номинациядә “Бала белән Күбәләк” күренеше өчен Зур Рбишча укучыларына бирелде. Карина Закирова иң яхшы җыр башкарган өчен грамота белән бүләкләнде. Шигырь сөйләү буенча Печәдән Рафия Хәсәнова беренче, рус Пожарыннан Алена Красикова икенче һәм Кочко-Пожардан Руслан Шакиров өченче урыннарга лаек булдылар. җиңүчеләрне Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Милли-мәдәни тормышта һәм иҗтимагый хәрәкәттә һәрвакыт активлык күрсәткән өчен Петрякс мәктәбе директоры Клара Биляловага, Пашаттан Афия Садековага, Татар Моклокасыннан Әхәдия Юсиповага һәм Печәдән Равилә Османовага Илдус Абдуллин белән Әлфия Бадяутдинова автономия исеменнән "Сөембикә" журналына язылу сертификатлары тапшырдылар, балаларны җитәкләп килгән укытучыларга һәм финанс ярдәм күрсәткән автономия җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.
Автор фотолары
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|