поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.05.2016 Бәйрәм

Р.Миңнеханов: "Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, - ул барыбызны берләштерүче Сабан туе" (ФОТО)

Бүген Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта республика Сабан туе уза. Бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы президенты, Төркиянең Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Топбаш һәм әлеге оешма вәкилләре, РФ элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, "Россия-ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме делегациясе тамаша кыла.

Бәйрәмдә, шулай ук, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Мәскәү, Хабаровск крае, Кырымнан килгән кунаклар һәм башка рәсми затлар катнаша.  
 
Капка төбендә милли киемле гүзәл затлар шәрәфле кунакларны икмәк, тоз һәм татар халкының милли сые чәкчәк белән каршы алды. Мәйданга керү юлында Татарстанның 11 муниципаль районы – Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары – матур гадәт буенча, республика территориясендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыруны максат итеп куйган җирле утар күренешләрен тәкъдим итә. Һәр район утарында кунаклар милли бәйгеләрдә катнаша, һөнәрчеләр җитештергән кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән таныша.  
 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми затлар озатуында Арча, Балык Бистәсе, Лаеш, Теләче, Нурлат, Мамадыш, Биектау һәм башка татар утарларына, Алексеевск районы тәкъдим иткән "рус авылына" да кереп чыкты. Арча ишегалдына керер алдыннан, республика башлыгы Сабан туена бүләк итеп, колгага сөлге бәйләде. Аннан кул тегермәнен тартып карады, остаханәләрдә Тукай әкиятләренә нигезләнеп ясалган кул эшләнмәләрен карады.
 
Николай Никифоров чүлмәк вату уенында катнашты.
 
 
Татар утарлары һәркайсы бик матур бизәлгән, районнарның үзләренә хас кәсепчелек эшләнмәләренә һәм күренешләргә бай. Арча районы утарында Кырлай, Тукай дөньясы рухы хөкем сөрсә, Балык Бистәсендә исә күлдә балык тотып утыралар, Теләче утарында яшь тальянчылар каршы ала, Лаеш ишегалдында Чулман елгасы диңгез буларак ясалган, биредә мунча, хәтта аэропорт та бар.
 
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм кунаклар ГТО комплексы мәйданчыгына керде.  
 
Сабан туе мәйданда милли бәйрәм тарихи-театральләштерелгән пролог белән тантаналы рәвештә ачылды. Мәмәт хан турында риваять, Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре сәхнәләштерелгән күренешләр белән озатылды.  
 
Илсур Метшин шәһәр халкын һәм мәркәзебез кунакларын кайнар сәламләп, милли бәйрәм белән тәбрикләде, көтеп ала торган бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килгән шәрәфле кунакларга рәхмәтен җиткерде.
 
Николай Никифоров халыкның тырышып эшләп, аннан соң рәхәтләнеп ял итә белүен билгеләп узып, мондый күркәм бәйрәмнең республика, ил өчен горурлык булуын ассызыклады. "Хезмәткә мондый мәхәббәт булганда, безне якты киләчәк көтә бип уйлыйм", - ди министр.
 
Төркиядән килгән кунак Кадыйр Топбаш бүген безнең арабызда булуына шат булуын белдерде. "Сабан туенда өченче тапкыр катнашам. Рәхәтләнеп күңел ачыгыз", - дип мөрәҗәгать итте ул һәм Истанбулда да Сабан туе уздырылуын билгеләп үтте.
 
Аннан соң Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Павел Семенов Игорь Баринов исеменнән сәламләү хатын ирештерде. Анда Сабан туе халкыбызның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше булуы шәрехләнә, бу бәйрәмдә җыр-бию, кәсепчелек, милли аш-суның гармоник төстә берләшүе, быел Сабан туеның бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлануы, Тукай шигырьләре барлык халыкларга якын булуы әйтелә.  
 
Рөстәм Миңнеханов казанлыларны, башкала кунакларын, бәйрәм белән тәбрикләде. "Барыгызны да иң яраткан бәйрәмебез белән котлыйм, исәнлек-саулык телим. Казанлыларга тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Президент һәм казанлыларга республика үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәтен әйтте. Бүген ул Сабан туеның Россиянең 57 төбәгендә, дөньяның 27 илендә үткәрелүен билгеләп үтте. "Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, - ул барыбызны берләштерүче Сабан туе",  - диде Рөстәм Миңнеханов.  
 
Рәсми чыгышлардан соң, Сабан туе концерт программасы белән дәвам итте. Раяз Фасыйхов, Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламов, Айгөл Хәйри һәм башка җырчылар иң моңлы һәм күңелле җырларын, ТР Дәүләт җыр һәм бию, "Казан" бию ансамбльләре дәртле биюләрен бүләк итә. Мәйданда Сабан туеның колгага менү, авыш багана өстеннән узу, чүлмәк вату, капчык сугышы, катыктан акча эзләү һәм башка мавыктыргыч уеннар халыкны җыйды. Татарча милли көрәш – Сабан туеның төп күркәм мизгеле. Көрәшчеләртәкә һәм җиңел машина өчен бил алыша.  
 
Шуны билгеләп узарга кирәк: Казан Сабан туе Габдулла Тукайның иҗатына багышланган гомуми концепция кысаларында үткәрелә. Бүген шулай ук “Казан” халыкара ат спорты комплексында ат спорты ярышларын тамаша кылырга була. 
 
 
 
 

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 28.05.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»