|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2016 Әдәбият
Зиннур Тимергалиевнең улы туган. Исем эзләп ерак йөрмәгәннәр (ФОТО)"Матбугат.ру"да хикәяләре икешәр-өчәр мең карау җыйган язучы Зиннур Тимергалиевнең шушы көннәрдә өченче баласы туды. Хәзер ул күп балалы әти кеше. Тимергалиевләр моңарчы уллары Айзат (10 яшь) һәм кызлары Айзиләне (8 яшь) үстерәләр иде. Яңа туган сабыйга да исемне эзләп ерак йөрмәгәннәр: "а", "й" һәм "з" хәрефләренә тугры калганнар. Малайның исеме - Айназ. Буе - 50 см. Авырлыгы - 3115 грамм. Зиннур әфәндене һәм аның хатыны Ләйсән ханымны чын күңелдән котлыйбыз. Игелекле бала булып үссен!
--- |
Иң күп укылган
|