|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2016 Җәмгыять
Хисаметдиновлар гаиләсе ни өчен борчыла?“Хәзерге заманда балалар үстерүнең бер авырлыгы да юк, ә без сабыйларыбызны тәрбияләгән вакытларны искә төшерсәң, андагы юклык, хәерчелек”, - дип искә алырга яраталар өлкән буын кешеләре. Мин аларга: бала үстерү беркайчан да ансат булмаган, һәр заманның үз кыенлыклары, дип әйтер идем. Камышлы районындагы Иске Усман авылында яшәүче Хәйдәр Ядкәр улы Хисаметдинов та минем белән килешкәндәй: "Шөкер, кибет киштәләре товардан сыгылып тора, тик аларны сатып алу өчен бик зур акчалар кирәк", - дип каршы алды. - Авылларда күмәк хуҗалыклар гөрләп торганда ай саен алган алтмыш сум хезмәт хакына яшәп була иде. Ә хәзер алтмыш меңгә дә яшәп булмый. Өйләрне җылытыр өчен генә дә ай саен биш мең сум акчаны чыгарып салырга туры килә, - дип дәвам итте ул.
Авыл тормышы авыр булса да, Хәйдәр Ядкәр улы белән аның хәләл җефете Рәшидә Кәнзил кызы үзләренең дүрт балалары һәм оныклары Эмиль булган өстенә күптән түгел куеннарына тагын ике ятим баланы сыендырганнар.
- Гаиләбездә ир балалар күп, алар зур үсеп киләләр инде, кечкенә кыз бала сөясебез, тәрбиялисебез килгәнгә балалар йортыннан бала алырга уйладык. Ангелинаны энесе Ильядан аерып тормадык, бергә үсәрләр дип, икесен бергә үз гаиләбезгә кабул иттек, - дип аңлаттылар алар. Рәшидә ханым - бакчада пешекче, ә Хәйдәр төзүче булып эшли. Аларның уллары Ленар контракт буенча Чечняда хезмәт итә, Алинә улы Эмильне тәрбияли, уллары Артур Камышлыда һөнәр училищесында, ә Альмир мәктәптә укыйлар.
- Үз балаларыбызны үстергәндә, күп балалы гаилә буларак, беркайчан да бернинди ярдәм бирелмәде. Тик төпчек улыбыз Альмир тугач, ана капиталын алып, өй төзелешендә кулландык. Аннары тагын шуны әйтеп үтәсем килә: ятим балаларны алырга барырга җыенгач, хәбәр килде: үзебез белән аларга кием-салым алып килү турында, - дип сөйләделәр Хисаметдиновлар.
- Без акча кызганып тормадык, өр-яңа киемнәр күтәреп шунда юнәлдек. Биредәге сабыйларның өс-башларының начарлыгын күреп, исебез китте. Уйлап карасаң, бер баланы киендерер өчен генә дә күпме акча кирәк! Чөнки бер пар кроссовка бер мең сумнан артык, калган киемнәр тагын да кыйммәтрәк тора бит, - дип әйттеләр алар. Хисаметдиновларга бала тәрбияләгән хезмәтләре өчен аена өч мең сумнан артыграк акча түләнә, ә сабыйларның яшәү минимумы алты меңнән артык сум белән бәяләнә икән.
- Ай саен ике йөз сум пособие акчасын алырга теләсәң, өч ай саен күпме кәгазь тутырырга, нихәтле район белән авыл арасында чабарга кирәк, - дип борчылуын белдерде Хәйдәр әфәнде.
- Өстәвенә авылыбызда көннән-көн перспектива бетә бара. Биредә без үскәндә мәктәп гөрләп эшләп тора, татар телен укытуга сәгатьләр җитәрлек бирелә иде. Ә хәзер балаларыбызны автобус Яңа Усман авылы мәктәбенә ташый. Бик иртә алып китә, укулар тәмамлангач, кайтарып та куя. Биредәге башлангыч мәктәпнең гомере күпмегә кадәр дәвам итәр? Балалар бакчасында егермегә якын сабый тәрбияләнә.
Өстәвенә авырып китсәң, беренче ярдәм күрсәтергә медпункт та көненә берничә сәгать кенә эшли. Һәм элемтә үзәге дә шулай ук. Менә шулар борчый безне, - дип әңгәмәбезгә нокта куйды ул.
Хисаметдиновларның юкка гына эчләре пошмый икән шул. Сабыйлар кечкенә чакта әти-әниләре янында бәхетле, рәхәт тормыш кичерәләр. Бер танышым әйтмешли, ә мәктәп яшенә җиткәч, иртә таңнан торып, күрше авылга укырга йөри башлагач, менә шунда башлана инде дөнья мәшәкате! Иртән-иртүк башка районга эш белән барган вакытта асфальт юлдан каршыма килүче автобус тәрәзәсеннән йоклап барган сабыйларны күргәч, аларны кызганудан йөрәк кысылып куя. Ни генә әйтсәң дә, авыл тормышына игътибар бик аз бирелә башлады бит әле соңгы елларда. Иң кирәкле объектларны ябу киләчәктә авыл кешеләрен, барысына да кул селтәп, элеккеге зимагурлардай аркаларына биштәр асып, туып үскән нигезләрен ташлап, авылдан чыгып китүгә этәрмәс микән, дигән урынлы сорау туа минем башымда.
Иске Усман авылы, Камышлы районы.
Хәйдәр белән Рәшидә ХИСАМЕТДИНОВЛАР гаиләсе.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|