поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.05.2016 Әдәбият

120 яшьлек кыз

«Үзегез карагыз ышанмасагыз», – ди ул, миңа паспортын күрсәтеп. Мин карыйм: туган елы – 1896. Минем әллә кайчан теге дөньяга күчкән әбидән дә өлкәнрәк. «Картрак» дияргә тел бармый, аңа унсигез-егерме яшьтән дә күпне бирерлек түгел. «Паспортың яңа ич», – дим, ниндидер җеп очын тапкан кебек.

Ул елмая: «Нәрсә, унтугызынчы гасыр паспорты булырга тиешме әллә?» Елмаюына карап дертләп куям: ике яктан да азау тешләре аз гына чыгынкырак сыман. «Вампир... – дигән уй узып китә. –Юктыр ла... Мөмкин түгел...» Йөз егерме яшьлек кеше булырга мөмкин инде. Тик ул берничек тә болай чибәр кыз килеш саклана алмый, һич югы матур әби кыяфәтендә булырга тиеш. Һәм мин ипләп кенә дежур сораулар бирәм.
 
– Үзегез турында аз гына сөйләп узсагыз...
– Аның нәрсәсен сөйлисең инде? Барыбызның да бер төрле үк биография: авыл, мәктәп, аннан бәхет эзләп шәһәргә китү. Мин игълан буенча барып бала караучы булып урнаштым. Урысча бик яхшы белми идем әле, шуңа курку да бар иде. Бәхеткә, татар гаиләсе булып чыкты. Байлар инде, үз тараканнары белән, шулай да начар кешеләр дип әйтә алмыйм. Акчасын түләделәр, юкка-барга бәйләнмәделәр... Балалары да бик сөйкемле кыз бала иде...
 
Мондый көнкүреш темасы хәзерге укучыны артык кызыксындырмый. Шуңа да сүзне сәяси яссылыкка күчерергә ашыгам. Революция еллары турында сорау бирәм. Әмма ул кул гына селти:
– Сез нәрсә! Булмады бернинди дә революция минем дәвердә.
– Ләкин тарих дәреслекләрендә...
– Тарих дәреслекләрендә әллә нәрсәләр бар. Аның барысына да ышанырга кирәкми, диләр.
 
Бу мәсьәләдә чынлап та төрле каршылыклар бар. Бәхәсле тема. Шуңа күрә, репрессия елларына да, сугыш темасына да кагылып тормыйм. Аннан соң, бәлки, бу темага кагылырга теләмәвенең үз сәбәпләре дә бардыр. Шәхси сәбәпләр. Болганчык дәвер булган ич, кемнең кем ягында икәнен дә аңларлык түгел. Сүзне хатын-кыз темасына борам.
– Ирегез исәнме әле?
– Юк... –ул бер мәлгә аптырабрак кала. – Кызым бар.
– Ул әле исән-саудыр бит?
– Исән-сау. Авылда әле. Әни янында.
 
Бу сүздән сискәнеп китәм. Тик бернәрсә дә сиздермәскә тырышам. Шулай да:
– Әниегез исәнмени? –дигән сорауны тыеп өлгерә алмый калам. Кыз елмая:
– Әйе, аллага шөкер. Әбием дә исән. Безнең зат озын гомерле.
Аңлашыла. Мин тагын аның азау тешләренә күз салам.
– Кияүгә чыкмадыгызмы?
– Тиздән чыгам.
– Ә?!. Ул кем, ничә яшьтә?
– Казан егете. Эшкуар. Егерме биш яшьлек.
 
«Егерме биш яшьлек! –дип уйлыйм мин, паспорттагы туу датасын күз алдына китереп. –Бу бит сенсация! Алла Пугачева никахлары чүп кенә моның янында». Һәм кызга күз ташлыйм – егерме биш яшьлек егет моның янында өлкәнрәк тә кебек булып тоела. Яшь, чибәр. Һәр хәрәкәтеннән дәрт, наз ургылып тора. Хас та менә вампир киноларындагы гүзәл затлар кебек. Кыз дисәң дә кыз инде!
 
– Ә сезнең вампирлар турында укыганыгыз бармы?
Кыз көлемсерәп карый.
– Юк. Мин куркам андый нәрсәләрдән.
– Мәчеткә йөрисезме әллә?
– Юк инде, намазга баскан кеше дип әйтерлек түгел. Болай ара-тирә кергәләштерәм. Хәер бирергә шунда, укытып чыгарга. Әлегә шул. Калганы бераз олыгайгачрак булыр, мөгаен.
 
Ул елмая. Мин тагын аның аз гына чыгыбрак торган азау тешләрен күзәтәм. Күңелгә шом йөгергәндәй була. Тик үземне кулга алам, бер карасаң, һәркемнең азау тешләре шулай аз гына чыгынкы була бит инде ул. Ә елмаюы матур. Тагын ниндидер сорау бирәсе килә. Тик баш эшләп җитми. Вампирлар кешене гипнозлый, диләр бит, шундый нәрсә-фәлән түгел микән.
– Сез каршы булмасагыз, мин кузгалыйм инде, – дип мут елмая кыз.
– Ашыгасызмы әллә?
– Паспорт өстәле бикләнер дип куркам. Гариза калдырып чыгарга кирәк.
– Ә?!
– Әйе. Паспортны алыштырган идем бит. Туу датасын дөрес язмаганнар. Шуны үзгәртергә кирәк. Сез гафу итегез инде...
 
120 яшьлек кыз тагын бер кат якты елмаю белән бүләкли дә ашыгып китеп бара...

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 25.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»