поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.09.2009 Җәмгыять

АДАШАСЫМНЫ БЕЛСӘМ...

Кичке сигезенче ярты булып килә иде. Ашыкмый гына эштән кайтып барам. Тукталышка чыгуга ук автобус та килеп туктады. Салон буш булса да, никтер башына татарча матур итеп яулык бәйләгән әби янына утырырга уйладым. Әллә өмет белән караган күзләре үзенә тартты, әллә ягымлы итеп, үз янына утырырга ишарә ясады... белмим.

– Адаштым мин, кызым, – дип сүзен башлады әбекәй. – Миңа "Колхоз базары" тукталышы кирәк.

 

– Бу вакытта нишлисез анда? – дим, таныш түгел әбинең ике тулы пакетына карап.

 

– Аннан тимер юл вокзалына төшәрмен, кунып чыгып булмасмы? Алтынчы автобусыма утырам бит инде. Күпер астыннан гына чыгып бара идем мин анда. Казанның барлык күперен әйләндем бугай, юк дөрес күпергә генә җибәрмиләр... Тәмам адаштым, балам...

 

Югалганнарны эзләү-табу белән шөгыль­ләнгән кеше булсам да, бермәлгә аптырап калдым. Ярдәм итәргә кирәк бит, дип, ике тукталыш баруга, әби белән төшеп тә калдым. Шушы тирәдән ерак китүнең файдасы булмаячак. Аңлатуына караганда, элек ул "Колхоз базары" тукталышында төшеп, автобуска утыра торган булган. Бу юлы исә аны барасы урынга кадәр үк илтеп куйганнар да, әбиең шунда аптырап калган. Башы әйләнеп китеп, кирегә таба утырып киткән. Шуннан бөтен белгән кеше аны, үзе аңлатканча, күпергә таба озата башлаган. Һәр күперне чыккан саен әби: "Юк, бу түгел шул", – дип өзгәләнә икән.

 

– Әби, сез кем буласыз, кайдан килдегез? – дим.

 

– Көрнәледән мин, менә танышларыма килгән идем, әйттем югыйсә базар янында гына калдырыгыз дип...

 

– Өйдә кемнәрегез бар соң сезнең?

 

– Мин Чимкентта яшим үзем.

 

– Юк, сез нәрсә сөйләгәнегезне аңлыйсызмы соң? Чимкентта яшисезме, әллә Алексеевск районындамы? – дигәнемне сизми дә калдым.

 

Баксаң, Көрнәледә әбинең бер кызы яши икән. Инде менә айдан артык әби авылда кунакта булган. Казандагы танышлары Фәритләргә барганнан соң, кире Чимкентка кайтып китәргә җыена икән. Әнә шул Фәритнең адресын әби бөтенләй белми, элегрәк тә үз җае белән генә, истә калганча килә торган булган. Бу юлы исә бөтенләй адашкан.

 

Озак сөйләшеп торуның мәгънәсе юк. Туган авылына шалтыратып, әбигә адресны табып бирергә кирәк. Гөнаһ шомлыгына каршы, кәрәзле телефонда акча беткән. Эшкә кире барсаң, вакыт үтә. Өйгә алып кайтсаң, урын юк. Дус кызыма шалтыратып, ярдәм сорарга мәҗбүр булдым. Районга чыкканчы, авылны тапканчы, телефонлы күршеләренә әбинең кызын чакыртканчы байтак вакыт үтте.

 

– Кит аннан, шушындый хәл буламыни? Мондый көнгә кала торган карчык түгел идем бит мин. Кичке биштә генә авылдан чыгып киттем, төнгә каршы юлга чыкма икән, – дип бик уфтанып басып торды Зәмзәмия әби.

 

Ул арада районнан безгә шалтыратып, авылның икенче очында яшәүче туганнарыннан Фәритләрнең телефонын алып килергә вәгъдә иттеләр. Чарасызлыктан тәмам башы әйләнгән, утырып торыр урын да табалмыйча алҗыган "Зәмзәм апа" миннән үзен тимер юл вокзалына илтеп куюымны үтенә башлады.

 

– Сине дә бит өеңә керт­мәсләр, балам. Ил чикләрен үтеп чыга торган әби идем мин. "Импортный әби" дип кенә йөртәләр үземне, бер түгел, өч паспортым бар бит минем.

 

Күпме генә сөйләнсә дә, әбинең бер генә таныклыгы да үзе белән юк иде. Юлда нәрсә булмас, әле үз аңында булсаң, бик әйбәт. Әгәр шунда хәтерең югалса йә берәр төрле бәлага юлыксаң, кем ярдәм кулы суза алыр икән? Милиция чакырудан башка берни эшли алмыйбыз. Үзенең кем икәнлеген әйтеп бирә алмаучылар вокзал тирәләрендә күпме адашып, каңгырып йөри-йөри кешелектән чыга?! Зәмзәмия әби белән шундый хәл Алма-Атада да була. Тик ул анда элек бара торган урынны табып, үзе белгәнчә, төнлә генә туганнарына кайтып егыла.

 

Көтелгән адресны, ниһаять, ике сәгатьтән соң хәбәр иттеләр. Клара Цеткин урамына баруы булган икән әбинең, анда, чыннан да, күтәртелгән тимер юл астыннан үтәргә кирәк шул. Әби шуны күпер дип саташкан.

 

Урамда тора-тора, шәһәрдә төн башлануын да сизми калганбыз. Көткән арада Казандагы "Жди меня" тапшыруының вәкиле Илгизәр Шәрәфетдиновка шалтыратып, хәлен сорашам. Казан урамындагы вакыйгаларны сөйләп биргәч, шаккатып калды. "Менә бит кешесенә тап булган", – дип сөенде. Без исә аның да ярдәме кирәк булуын, әбине кайтарып та куярга кирәклеген аңлаттык.

 

Гомер буе казахлар арасында бер телем икмәкне икегә бүлешеп яшәгән Зәмзәмия әби үз милләте турында бик яхшы ук фикердә түгел иде. "Кунакка барсаң, татарлар чәй дә эчермиләр. Үлем хәлендә ят, хәл белергә дә кермиләр, ай, безнең казахларыбыз бик әйбәт", – дип сөйләнүләре, мөгаен, Казан вакыйгаларыннан соң үзгәргәндер. Һәрхәлдә, төнге унберенчедә туганнарына кайтарып куйганнан соң, әби бик рәхмәтле булып калды.

 

Шулай да бу вакыйганы башкаларга да гыйбрәт булсын иде дип язуым. Өлкән яшьтәге әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга карата игътибарлырак булсагыз, алар күңелсез хәлләргә тарымаслар, үз гаиләләрен тапмыйча каңгырып йөрмәсләр иде. Һич югы кесәләренә исем-фамилиясе, адресы язылган кәгазьләр салырга кирәктер. Юлда, урамда нәрсә буласын берничек тә әйтеп булмый, саклык чаралары күрүнең беркемгә бернинди дә зыяны тимәс.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 180-181 | 04.09.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»