поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.05.2016 Җәмгыять

Кызара битләр... ояттан

“Татарстан яшьләре”н гадәттә соңгы “Юмор һәм сатира” битеннән укый башлыйм. Андагы мәзәкләр барыбызны да елмайта, көләсене китерә. Бигрәк тә беренче тапкыр гына ишетсәң. Ә менә сезнең шуның киресе булганын, ягъни көлү аркасында мәзәк хәл килеп чыгуы турында ишеткәнегез бармы икән? Булмаса — сөйлим.

Бу хәл 1986 елның 18 июлендә була. Владимир Познер, Фил Донахью, Владимир Мукусев режиссерлыгында беренче америка-совет телекүпере оештырыла. Тапшыру барышында телевидениедә һәм кинода порнография темасына да кагылалар. Америка ягыннан бер хатын-кыз: “Безнең телерекламаларда барысы да секс тирәсендә бөтерелә. Сездә дә андый телерекламалар бармы?” — дип сорау бирә. Совет ягыннан катнашучы Людмила Иванова: “Бездә секс юк һәм без моңа катгый каршы”, — дип әйтеп кенә бетерә — ике як аудитория дә көлә башлый һәм “Ленинград” кунакханәсе администраторының аннан соң әйткән: “Бездә мәхәббәт бар”, — дигән сүзләре аудиториягә ишетелмичә кала. Соңрак Л.Иванова режиссерга чылтыратып, әлеге фразаны төшереп калдыруын (тапшыру 28 июньдә яздырыла, эфирга 18 июльдә чыга) үтенә, әмма тегесе Иванованың мәзәк героинясы булачагын аңлый торып, язманы ничек бар — шулай калдыра. Соңрак шушы фразаны бозып, “СССРда секс юк” дип үзгәрттеләр һәм режиссерлар аны дистәләгән кино геройлары теленнән әйттерделәр.

Ә бит, уйлап карасаң, СССРда секс, чыннан да, юк — тагын да дөресрәге, булмаска тиеш иде. Ышанмасагыз, 1924 елда Я.Свердлов исемендәге коммунистик университет нәшрияты чыгарган “Революция и молодежь” дигән брошюраны укып карагыз. Шул брошюрада революцион пролетариат өчен язылган 12 җенси нәсихәтнең берничәсен укып китик:

2. Өйләнешкәнче җенси тыелып тору зарури, ә өйләнешү бары социаль һәм биологик өлгерлектән соң (ягъни 20-25 яшьтән) гына мәгъкуль.
3. Җенси бәйләнеш — җенси мәхәббәт объектына һәрьяклы тирән симпатиянең һәм чын күңелдән бирелгәнлекнең ахыргы төгәлләнеше.
6. Җенси объектны еш алыштырырга кирәкми.
11. Җенси бозыклык булырга тиеш түгел.
 
Әйтерең бармы, идеаль нәсихәтләр! Дөрес, хәзерге психо- логлар күзлегеннән караганда, алар мәзәк булып яңгырый.
 
Инде бу язмада сүз сексның СССРда түгел, ә “зәңгәр экран”нарда юклыгы турында барганлыгын онытмасак, америка-совет телекүперендә катнашкан Людмила Иванова әйткәннәрдә хакыйкать ята: 1986 елда СССРда телевидениедә секс чын мәгънәсендә юк иде әле. Худсоветлар әхлак сагында уяу тора ул заманда, бик азлар гына цензура аша үтеп чыга. Әйтик, 1966 елда төшерелгән “Кавказская пленница” фильмында Нинаның су коену костюмыннан күренүен “оятсызлык”ның тамырына балта чабылмый калган күренешләрнең берсе дияргә кирәк. Баксаң, бу киноны экраннарга чыккан еллардан ук ир-ат халкы әнә шул күренеше өчен дә яратып караган икән. Тыелган җимеш татлы, яшеренгәнне күрәсе килү теләге көчле була шул. Күз һәм “ярамый” дигәнне ишетү сәләтенә ия колак арасындагы сугышта күзләр һәрвакыт җиңә. Безнең авылда Сабантуйда ел саен уртага чыгып, кулына сөлге ала, әмма көрәшкәндә ыштаны тезенә кадәр төшеп китә торган бер бабай бар иде. Мәйдан гөжли, кемдер “картайгач кеше көлдереп йөрмәсен иде ул” дип бабайны сүгә, кемдер арты белән борыла, шул ук вакытта күзләрен кул бармакларын тырпайткан хәлдә каплап булса да, бабайның “припасларын” күреп калырга теләүчеләр хатын-кызлар да табыла иде. Берсен дә гаепләмик, табигатебез шундый. Без кечкенә чакта ук әнинең туганы Әхмәтҗан бабай хатыны Гөлбану апа белән парлашып кунакка килер һәм бераз кәефләнеп алгач, фронт юлларын исенә төшереп: “Оккупантов бей, фрицев не жалей, лихие минометчики на запад поскорей!” — дип җыр сузар иде. Бераздан “тәлинкә” алыштырыла һәм сугыш ветераны: “Ай, җаный, вай, җаный, татар назлый марҗаный. Назламас иде марҗаный, татарның да бар җаный”, — дип теттерә башлый. Без, кечкенәләргә беренче җыры бик үк аңлашылмый, ә менә икенчесе кызык иде. Адәм баласының табигый биологик ихтыяҗын татар әнә шулай образлы итеп җыр аша ачып биргән булган икән.
 
Җенси кызыксыну борынга кызлар исе керә башлагач аеруча көчәя. Кеше күңелендә шәрәлек күзләү омтылышын юкка чыгара алмыйсың: безнең егет чакның бердәнбер “эротикасы” — шәрә кызлар сурәте төшерелгән уен картасы булды. Аны Шәмәрдән станциясендә туктый торган поездларда телсезгә сабышкан абыйлардан 5 сумга сатып алырга була иде. “Тыелган җимеш” картинасы 50-60нчы елларда туган үсмерләрнең күз алдында әнә шулай 5 сум бәрабәренә “ачылды”. Аннары, демократия җилләре исә башлагач, кыска вакытлы видеомагнитофоннар заманы булып алды әле: авылның мыек та чыкмаган үсмереннән алып, 50 яшьлек агаена кадәр клуб тутырып япон “Панасоник”ларыннан зур экранга проекцияләнгән “Греческая смоковница”ны, бүтән эротиканы карады. Клубтан төкеренеп чыгучылар да, тагын карарга әзер икәнлекләрен белдерүчеләр дә булды. Аннары “Панасоник”ларны уллы-кызлы һәр гаиләдә дә диярлек алдылар. Ул вакытта СССР заманнан күпкә калышканга күрә, “тимер пәрдә” ачылгач кына илгә килеп кергән бу техника чоры тиз узып китте, видеомагнитофоннар, тасмалы кассеталары белән бергә, музей экспонатына әверелде.
 
Әмма тыелган дөньяга үтеп керүгә бернинди чикләр куймаган интернет заманы килгәч, гомумән, боларның барысы да баласы гына булган, анасы алда көткән дияргә генә калды.
 
Халыкның пәрәвез челтәрендә ни-нәрсә актарынганын чамалау өчен әүлия булырга кирәк түгел. Яндекс мәгълүматларына караганда, шушы эзләү системасы тәрәзәчегенә 2011 елның гыйнварыннан 2012 елның декабренә “порно” сүзен 1,5 миллиард (!) тапкыр язганнар. “Эротика”ны — 72 миллион, “секс”ны 309 миллион тапкыр эзләгәннәр. Кайвакыт әшәкелекне махсус актарып табасы да юк, әхлакка сыешлы сорауларга җавап эзләгәндә ачылган битләрдә дә ярымшәрә сурәтләр үзеннән-үзе килеп чыга. Ә инде кече компьютер булып яшьләрнең кесәләренә кереп утырган смартфоннарда нинди картиналар йөгерешеп узуы турында язып та торасы килми.
 
Шулай итеп, ихтыяҗның тәкъдимне тудыруы турында гыйбарәнең әхлакка да кагылганлыгын югары технологияләр кире кагылгысыз итеп раслады. “Ни өчен мәхәббәт белән шөгыльләнүне ачыктан-ачык күрсәтәләр?” дигән сорауга телеканалларның башында торучылар ике генә сүз белән — “пипл хавает” дип җавап бирсә (ягъни халыкка ошый), интернетның “ирекле мәхәббәт” диңгезенә чумып хисләнергә юл ачуын зур акчалар әйләнеше белән дә бәйлиләр. Интернетка порнография материаллары урнаштыру белән шөгыльләнүчеләр айга уртача 120-140 мең доллар эшли икән.
 
Инде язылганнардан чыгып, шәхси күзлектән ниндидер нәтиҗә ясарга да вакыт җиткәндер кебек. Монысы иң авыры булып чыкты: интернетның кеше әхлагына китергән зыяны һәм файдасы салынган үлчәү тәлинкәләремнең йә берсе баса, йә икенчесе аска төшеп китә дигәндәй.
 
Аптыраган бу эшкә дигән әби хәлендә калдым. Нишләргә, кешенең биосоциаль зат булуын күздә тотып, аның барлык эшләренең нигезен җенси дәрт, теләк тәшкил итә дип расларга тырышкан күренекле психолог Фрейд ягына авышыргамы, әллә “интернет яшьләрне тинтәкләндерә” дип чаң кагучыларга кушылыргамы? Шәрә сурәтләр караучы тора-бара җенси маньякка әвереләме, әллә дәртен виртуаль рәвештә басучы ролендәге “интернет буыны” вәкиле булып каламы?
 
Югары технологияле мәгълүмат тирәлегенең кешегә порносайтларга караганда да куркыныч тискәре йогынты ясаган яклары турында ныклы дәлилләр бар. Әйтик, соңгы вакытта төрле илләрдә үткәрелгән экспериментлар ноутбуклар, планшетлар мәктәп баласының акыл үсешенә зур зыян салуын раслый. Шулай да оптимист буласы килә. Һәрхәлдә интернетның уңай якларыннан файдаланырга кирәк һәм ...бу мәкаләне тикмәгә генә көлүдән башламадым. Юмор хисен югалтмыйк. Кешенең көлә һәм оятыннан кызара белә торган бердәнбер җан иясе икәнлеген онытмыйк.
Фәнил МӘҮЛЕТОВ. Саба районы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.05.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»