поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.05.2016 Мәдәният

Индус Таһиров: Минем бабайлар 100гә кадәр яшәгән

Татарның тарихын өйрәнүче һәм Татарстанның яңа тарихын язучы академик Индус ага Таһировка 24 майда 80 яшь тулды. Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәшкән, Татарстан Конституциясен язган шәхесне “ВТ” хәбәрчесе дә котлап кайтты. Очрашу уңаеннан аңа берничә сорау бирмичә булдыра алмадык.

 “Әти мандолина бүләк итте”
 
– Индус абый, сезнең буынның балачагы авыр елларга туры килгән. Хәтердә уелып калган вакыйгалар күптер. Әмма аеруча истәлекле булганы кайсысы?
 
– Без гаиләдә өч бала үстек. Мин – уртанчысы. Кызганыч, өлкән абыебызның гомере автоһәлакәттә өзелде. Әтинең сугышка китүен, аны озатканыбыз күз алдында. Лениногорск районының Иске Шөгер авылыннан станциягә чыгып киттек. Әнинең кулында имчәк бала, ул өйдә калды. Станциядә халык гөж килә, саубуллашалар, елашалар-җырлашалар. Йөрәк өзгеч, шомлы, авыр мизгелләр. Без дә абый белән әти янында басып торабыз. Әтиебез җырга оста, шигъри җанлы, моңлы кеше иде. Романтик! Берзаман безгә: “Әйдәгез минем белән!” – диде дә кибеткә алып керде һәм безгә мандолина сатып алды. “Мин кайтканчы уйнарга өйрәнегез!” – диде. Куанганны күрсәгез! Әтине кул болгап озатып калдык. Өчебез дә әти бүләк иткән мандолинада уйнарга өйрәндек. Әтиебез исә сугышта һәлак булды. Бабайның бер улы да исән-имин туган йортына кайтмады, ә үзе 100 яшен тутырды ул. Миңа әйткән сүзләре истә: “Улым, бу дөньяда бер көн дә яшисем килми”. Ялгызлыктан, балаларын югалтудан өзгәләнде ул.
 
Әтидән бик күп хатлар алдык, искиткеч матур тел белән яза белде. Һәрбер хаты җыр кебек! 1944 елда ул Латвияне азат иткәндә һәлак булган. Университетны укып бетергәч, аспирантурада белем алганда әтинең каберен эзләп табу максаты белән яши башладым. 1960 елларда Латвиягә киттем һәм аның Салдус шәһәрендәге туганнар каберлегендә җирләнгәнен ачыкладым. Беренче сәфәремдә каберенә үк барып җитеп өлгермәдем. Ул урынга кабат әйләнеп кайттым.
 
Әнине дә алып бардык. Әмма башта үзебез тикшереп кайттык. Карасак, әтинең исеме юк! Чаптым урындагы райкомга. Җитәкчегә хәлне аңлаттым, үз кешеләренә өстәл сугып бер сәгать эчендә башкарып чыгарга фәрман бирде. Чыннан да, әни белән килгәндә барысы да әзер иде. Әни әти кабере янында намаз укыды, елады, аның белән хушлашты. Әтинең кабереннән җир алып кайтты һәм шул туфракка гөл утыртты. Гомер бакый тәрәзәдә чәчәк атып утырды.
 
 – Авылда үскән гап-гади татар гаиләсендә – ике академик. Сез энегез белән тарих юлыннан китеп, зур дәрәҗә казанган шәхесләр. Бу – балачак хыялымы?
 
– Юк, андый хыяллар булмады! Әмма укырга ярата идем. Сугыш башлангач, әнине Түбән Чыршылы мәктәбенә директор итеп җибәрделәр. Ул – татар теле укытучысы. Мәктәпкә төшкәнче үк укырга, язарга өйрәтте. Дөрес, язуым гел кәкре-бөкре чыга. Ни язганымны кайвакыт үзем дә танымыйм. Китапларны йотлыгып укыдым. Урысча белмим. Әни: “Сүзлек белән укы”, – ди. Булмый! Елаган чаклар да күп иде. Әмма ул чын мөгаллимә буларак, әдәбиятка, телгә мәхәббәт уята белде. Биш-алты малай үстек, яраткан эшебез китапханәгә йөрү иде. Татарлык шунда сеңгәндер. Зур кеше булырмын дип күз алдына да килмәде.
 
Китап корты булганга күрә, яшүсмер вакытта ук, ни өчен татарлар дәүләтсез икән, дип аптырый идем. Сәбәбен эзлим – таба алмыйм. Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен укып чыгыгыз әле тагын бер кат. Урманнарны тасвирлаганда ул аны Чыңгыз гаскәре белән чагыштыра. Шагыйрь бөек тарих һәм бүгенге мескенлек турында уйланган. Мин дә аның белән беррәттән, ник без болай соң, без дә Хакның бәндәсе бит, дигән сорау белән бимазаландым. Университет шәкерте булганда мин дә татарның үсешенә өлеш кертергә тиеш дигән теләк туды һәм шул максаттан тайпылмадым. 
 
“Татарны урыслаштырырга телиләр”
 
– Россиядә татарлар сан буенча икенче милләт булса да, без барыбер милли азчылык вәкилләре саналабыз. Татарга яшәве авырмы, җиңелме? Сездә милли азчылык булу авырлыгын тойган чаклар буламы?
 
– Үземә карата кимсетү сизмәдем. Әмма, гомумән алганда, милләткә карата мөнәсәбәт куанырлык түгел. Милли гаделсезлек татарга карата булды һәм бар. Рус империясендә татарга беркайчан да җиңел булмаган. Аны кыерсытмаган заманнар юк диярлек. Ләкин татарның бер ягы бар: аны кыскан саен ул ныгыган, каршылык көчен туплаган. 1870 елда Сембердә чыккан бер газетада рус авторлары татарлар турында: “Алар – бернинди дә йогынтыга бирелми торган халык, Россиягә сәяси рәвештә буйсындылар, ләкин алар мөстәкыйль яши”, – дип язган. Татарлар – төркиләрнең иң затлы тамырларыннан барлыкка килгән милләт. XIX гасыр азагы – XX гасыр башында милләт яңарыш кичерә. Нинди генә газеталар, китаплар чыкмый! Театр барлыкка килә, мәдрәсәләр белем бирә, типографияләр эшли. Могҗиза! Татар үз-үзен саклап калырга сәләтле.
 
– Ә бүген? Бездә телевидение дә бар, бер генә түгел, берничә, бихисап газета-журналлар, мәктәпләр дә бар югыйсә...
 
– Чеп-чи, саф татар телендә белем бирүче мәктәпләр калдымы соң бездә? Телевидение, матбугат милли идеягә хезмәт итәме? Дәүләтчелек идеясен бит концерт, уен-көлке, Сабан туе алыштырды. Тарихны өйрәнү, рухны саклау, тел, милли мәгариф өчен көрәш барамы? Бездә мөстәкыйль милли мәгариф юк. Хәлләр бит мөшкелрәк. Кызганыч, татарда каршылык күрсәтү сәләте кими. Татар булып саклануның иммунитеты юкка чыга бара. Менә шул мине борчый. Сәясәт вертикале үз кагыйдәләрен куя. Татарны урыслаштыру, буйсындыру максаты бүген дә бар. Шуңа күрә матбугатның нәтиҗәлерәк эшләвен теләр идем, халыкта милли аң тәрбияләү эше бертуктаусыз барырга тиеш.
 
– Индус абый, фән тирәсендә көнләшү хисе көчле була. Мәкерле уеннар бу өлкәгә дә хас. Сез эшчәнлегегезне татарны өйрәнүгә, аның дәүләтчелеген ныгытуга багышладыгыз. Советлар берлеге вакыты икәнен исәпкә алганда, бу эш җиңел булмаган. Аяк чалучылар күп булдымы?
 
– Яшермим, төрлесе булды. Дуслар хыянәтен дә, аяк чалуларны да кичердем, яла ягулар да булды. Кандидатлык, докторлык диссертациясен яклаганда да: “Яклаттырмаячакбыз. Темаларыңны үзгәрт яки фәнне оныт”, – дип басым ясаучылар да булды. Әмма мин барыбер эшемне дәвам иттем. Партия цензурасы да көчле, миннән сорау алулар да еш булды. Әмма сүзләремнең дөреслегенә башкаларны да күндерә белдем. Ул сыйфат миндә бар. 
 
Тормыш ул – көрәш. Милли азатлык турында фәнни эш язганда да комачаулаучылар күп булды. Әле дә истә: документ папкасы тышлыгында “Тайфун операциясе” дип язып куйдым. Бернигә дә карамастан, җиңеп чыгарга тиеш идем. Шулай булды да. Эзәрлекләүчеләрнең кемнәр икәнен әйтмим, күбесе мәрхүм инде. Исәннәре дә бар. Берсенә дә ачу сакламыйм. 

“Татарстан союздаш республика буласы иде...”

– Татар нинди генә шартларда, кайда гына яшәсә дә, дәүләтчелеген торгызу идеясе белән яна. Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәш заманында бу эш барып чыкмас дигән шик бар идеме? Үкенечләр күп калдымы?
 
– Бернинди дә шик юк иде. Киресенчә, эшләгән саен дөрес юлда булганыбызга ышана бардым. Россия делегациясе – бер якта, без – каршы якта. Мәскәүне дәүләтебезне торгызырга хаклы икәнебезгә төшендерә алдык. Нинди көчкә ия булганбыз соң без дип аптырыйм. Барысы да ихластан башкарылды, милләт мәнфәгате өчен тырышлык булды ул. Әле дә истә, миңа каршы якта Сергей Шахрай утыра һәм ул миңа: “Вы что, из России выходите?” – дип сорау бирә. “А мы в Россию добровольно и не входили”, – дип җавап кайтардым. Геннадий Бурбулис та моны ишетеп торды. Бу сорауны бирергә теләгән кешеләргә: “Делегации Татарстана такие глупые вопросы больше не задавайте!” – дип кистереп әйтә торган иде. Мин үзем – йомшак кеше. Әмма ниндидер мәсьәләдә чакматаш була алам. Аны Минтимер Шәймиев тә әйтте. Дәүләтчелек көрәшендә кырыс та, таләпчән дә була беләм. Минем төп корал һәм холкымның сыйфаты – ул кешеләрне, оппонентларны күндерә, ышандыра белү.
 
Үкенечләр булдымы дигәннән, бар алар. Татарстан СССР белән союздаш республика буларак килешү имзаларга тиеш иде. 1991 елның 19 августында Минтимер Шәймиев Борис Ельцин белән очрашып, без сөйләшкән документка соңгы нокта куелуын көттек. Ләкин ГКЧП килеп чыкты. Без өйләнгәч төн кыскара дигәндәй, безгә берничә көн җитмәде. Шул вакытта бу документ имзаланган булса, Россиядә ни генә булмасын, без мөстәкыйль дәүләтле халык булыр идек. Үкенеч бик нык зур. Нишлисең, тарих менә шундый борылыш алды.
 
– Киләсе елда Татарстан белән Россия арасындагы вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәнең вакыты бетә, ул гамәлдән чыга. Ничек уйлыйсыз: аның язмышы нинди булыр, федераль үзәк аны кабат имзалармы?
 
– Россиядә татар факторы ныгый бара, без автономия буларак яшәгән вакытлар һәм бүгенге вәзгыять күк белән җир арасы кебек. Татар белән бүген санлашалар. Россиянең ныклы терәге – татарлар. Дәүләтнең барлыкка килүе дә татар-рус мөнәсәбәтләренә корылган. Татарстан аягында нык басып тора. Үз сүзебезне әйтә алабыз. Башкалардан аермалы буларак, Татарстан президент институтын да саклап калды. Бу очракта да Шартнамә имзаланырга тиеш. Бу эш дәвам итәргә, Россия чын федератив дәүләткә әверелергә тиеш. 
 
Безгә милләт буларак үсәргә, ныгырга кирәк әле. Тел, дин, гореф-гадәтләр – аның нигезе. Шуларны саклап кала алсак, дәүләтле булуга ирешәчәкбез. Безнең, сезнең буын аны күрерме – белмим. Тарих бик тиз үзгәрүчән, алдан берни фаразлап булмый.
 
“Мин файдалы гомер кичердем”

– Татар авыллары бетә, дигән шомлы фаразлар ишетергә туры килә. Кешеләр зур шәһәрләргә агыла. Әмма татар шәһәргә килсә, руслаша. Мохит башка, катнаш никахлар да безнең файдага түгел. Хәзер авыл балалары да русча теттерә. Нишләргә?
 
– Авыллар сакланырга тиеш. Моның махсус дәүләт программалары нигезендә башкарылуы мөһим. Шәһәрдә татар булып яшәү авыррак, чөнки мохит рус телле. Татар шәһәрдә яки авылда торамы – әһәмияте юк, әмма гаиләдә дәүләт теле татарча булсын. Финляндия татарлары – безгә үрнәк, урамда, мәктәптә фин, швед, инглиз теле булса, өйдә – татарча. Безнең гаиләдә дә аралашу туган телдә. Без бит татарлар, ник без чит телдә сөйләшик, ди? Балалар рус мәктәбендә белем алды, әмма телсез калмадылар. Оныгыбыз Каюм да телне камил белә, дини бала, намаз укый. Бу – тирә-яктагы яшәеш йогынтысы. Баланың татар мохитендә яшәвен ата-ана булдырырга тиеш.
 
– Индус абый, ә сез бәхетлеме? 80 яшегез тулган көннәрдә ниләр турында уйланасыз?
 
 – Ниндидер авырлык килеп чыкса, кеше бәхетле булганмын икән дип уйлый, сәламәтлеге какшаса да шундый фикерләр туа. Мин тормышта төрлесен күрдем, кайгы-хәсрәте дә җитәрлек булды, шатлык-сөенечләре дә. Нәтиҗәле гомер кичердем дип саныйм. Хатынымнан уңдым. Ул – тугры, акыллы хатын, төп терәгем булды. Шөкер, әнием энем белән икебезнең галимлек дәрәҗәсенә җиткәнен күрә алды. Балаларым белән горурлана алам. Дөрес, авыр, күңел сызлаган чаклар була. Юаныч таба алмаган вакытлар да булгалый. Авылда йортыбыз бар, янында гына – күл. Шунда кармак салып утырырга яратам. Мин эшемне дәвам итәм. Эзләнәм, китаплар язам. Архивта документлар шактый, истәлекләрне дә язып калдырырга тырышам. Сәясәт белән кызыксынам, барысын да күзәтәм.
 
Ике яктан да бабайлар 100гә кадәр яшәгән. Энергиям бар, әле эшлисе дә эшлисе! Шәкертләрем арасында фикерле яшьләр күп. Алар барысы да диярлек милләтпәрвәрләр. Хәзер яшь буын сәламәт тормыш алып бара, дини, ихлас кешеләр. Алар безнең эшне дәвам итүләренә өметләнәм. 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»