поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.05.2016 Хәйрия

Балтач районында үзенә кул салган үсмернең гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр табылды

Алар өчәү иде... Гади, бик тә гади авыл өе һәм бер-берсенә өзелеп караучы өч җан: әти, ул, кыз. Балтач районының Нормабаш авылында Гыйматдиновлар гаиләсендә без китеклекне сизмәдек.

Бу өчәүнең үзара җылы мөгамәләсе, бер-берсенә яратып караулары өйнең һәр почмагын яктырта кебек тоелды. Ирексездән, Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәре күңелгә килде.
 
«Шәһри Казан» редакциясе хезмәткәрләре әлеге гаиләне гел үз итеп, хәлләрен сорашып торды. Фаҗига буласы көнне дә, узып барышлый, Нормабаш авылына керергә туры килгән иде. Өйләренә бик тә керәсем килсә дә, кулымда күчтәнәчем булмаудан уңайсызланып, икенче вакытка калдырдым. Аллаһ бер уйламаганнан шунда хәтле китергән ләбаса, нигә кереп чыкмадым икән дип, әле дә булса йөрәк бәргәләнә.
 
– Җомга көн бездә булды, бергә утырып ашадык, уен‑көлке сөйләшеп утырдык. Улым белән бик якын дуслар иде, бергә укыдылар, – дип искә ала күршеләре Әмир.
 
Ә якшәмбе көнне ундүрт яшьлек бала асылынып үлә. Нигә? Бу сорауга җавапны Раиф үзе дә бирә алмастыр кебек. Үлемнең нәрсә икәнлеген аңлап бетермичә ялгышкандыр бала.
 
Бу гаилә турында ишетеп кенә белгәннәр әниләренең аларның ташлап китеп азып йөрүен, матди хәлләренең бик үк яхшы булмавы турында әйтәләр. Юк, болар берсе дә сәбәп була алмый. Бер килгәч, Алинәне эзләп, балалар укый торган Норма мәктәбендә дә булырга туры килгән иде, бер гаилә кебек коллектив дип куанып чыктык. Мәктәптә дә, авылда да ярталар иде үзләрен, кимсенеп яшәмәделәр алар.
 
Әтиләре Вакыйф үзе дә ятимлектә үскән. Аны әтисе белән әнисе Нормабашка балалар йортыннан алып кайтканнар. Кайтканда бер сүз дә татарча белми иде, дип искә ала авылдашлары.
 
– Миңа ул вакытта алты яшьләр булгандыр. Кайсы шәһәрдән алганнардыр – белмим, шулай да, электричкага утырып, озак кайтмаганыбыз истә. Мин армиядә вакытта әни үлде, аннан соң өч‑дүрт ел торгач – әти, – дип искә ала ул.
 
Балалыктан ятимлек ачысын күргәнгәме, Вакыйф – йомшак күңелле ир-ат. Хатынның үзе белән ияртеп килгән улын, аннан соң туган ике баласын ташлап, ирен санламыйча начар юлдан китүенә бәлки шушы да сәбәп булгандыр. Ана кеше улын күмәргә килгән үзе... әмма... Алинә хакына, әлеге хатын турында язып, баланың күңелен яралыйсым килми. Әти белән кызга яшәп китәр өчен бүген ныклык кирәк.
 
– Алинә – чын хуҗабикә, акчаны тота белә. Кибетчеләр дә мактый үзен. Кирәкле әйберен санап кына ала, акчасын юкка‑барга сарыф итми, диләр. Ашарга да пешерергә өйрәнеп килә. Мине коймак, кыстыбыйлар белән сыйлый. Авылдашлар да ташламый. Хуҗалык, язгы чәчүләр беткәч, өйне ремонтлап, җылытуны газга көйләргә, җирле үзидарә мунча мичен ясатып бирергә вәгъдә итте, – ди Вакыйф.
 
Аның кешеләргә ышанучанлыгын исәпкә алып, сөйләнгәннәр сүздә генә калмасын, дип, Вакыйф эшли торган Тимирязев хуҗалыгы җитәкчесе Булат Исрафилов белән дә телефон аша элемтәгә чыктык.
 
– Вакыйф абый безнең хуҗалыкта эшли, без аларның яшәешен якыннан беләбез. Матди ярдәм булганда да Вакыйф абый үзе генә оештырып, ремонт эшләрен башкарып чыга алмаячак. Шуңа күрә Норма җирле үзидарә башлыгы белән килештек, эшчеләр һәм материалларны булдыру алардан, хуҗалык исә матди чыгымнарны күтәрәчәк, – диде хуҗалык рәисе.
 
Шикләнүләргә урын калмасын дип, Нормабаш авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин белән дә сөйләштек.
 
– Мунча мичен яңартуны авыл җирлеге үз өстенә алган иде. Оста белән сөйләштек, авыл халкы да акчалата ярдәм итте, озакламый урнаштырырбыз. Өйне ремонтлау буенча да оештыру эшләрен без башкарачакбыз. Алла боерса, вәгъдәбездә торырыбыз, – диде Тимур Гатауллин.

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»