поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.05.2016 Бәйрәм

Казан Сабантуйга бүләк җыйды (ВИДЕО)

Кемдә яулык, кемдә сөлге, Cабантуйга бүләк җыябыз... Республиканың район-авылларында гына түгел, кичә Казан каласында да бәйрәмгә бүләк җыйдылар. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди безнең халык. Бу юлы да шулай булды.

Кемдер сөлге бүләк итте, кемдер велосипед, магнитола, бизәкле күн читек, самавыр, каклаган каз, чәкчәк, әтәч, хәтта батырга дип тәкә дә алып килгәннәр.

Мәйдан гөрли, күз алдында атлар җигелә, бергәләшеп атларны бизәгәнне күзәтәбез. Ул арада җыр-биюләр башлана, сәхнәдә бүләк арты бүләк тапшырыла. Оешма хуҗалары гына түгел, Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр дә тамашага махсус әзерләнеп килгән. 80 яшьлек Нурания апа Биктимерова һәрбер уенда катнашучыга махсус бүләк атаган. Көянтә-чиләк белән су ташучыга – яулык, катык белән акча эзләүченең битен сөртергә – сөлге, баганага менүчегә чәй алып килгән. “Радиодан ишеттем дә бакчада кәбестә утырткан җиремнән шәһәргә кайттым. Бу йола Казанда беренче тапкыр уза, моңарчы ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Элек бу урында Күл буе бакчасы иде, бүләк җыю өчен дә менә дигән мәйданчык булган бу. Соңгы вакытта бистәбез бик чистарды”, – дип сөйли ул.
 
Воркута якларыннан кунакка кайткан Фазалия ханым Фәйзрахманова бүләк сөлгесенә үзеннән берничә яулык-шарф бәйләде. “Гомер буе салкын якта яшәдек, шуңа да матур шарфлар алып килдем. Тумышыбыз белән Мари  Иленең Бәрәңге районындагы Мазарбашы авылыннан. Бик күңелле бәйрәм. Воркутада 15 ел элек Сабантуй үткәргәннәр иде. Шуннан бирле булганы юк. Казанда бәйрәмгә эләгүемә сөенеп бетә алмыйм. Безнең якларда бүләк җыюны “Бәйге җыю” диләр”, – дип сөйли Фазалия апа.
 
(“Башкалабызда әлеге матур традицияне яңарту юкка түгел. Бу – шәһәрдәге туризм үсешенә уңай йогынты ясарга тиеш. Халык татар милли көнкүреше белән танышачак. Килгән кунаклар да, шәһәр халкы да бу тамашада катнаша алачак. Киләчәктә без бу традицияне дәвам итәчәкбез”, – ди Казан шәһәренең туризмны үстерергә ярдәм итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова. Әлеге чараны оештыруда Иске Бистә префектурасы белән берлектә Казан шәһәре һәм Татарстан Рестораторлар һәм Отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов  башлап йөргән.
 
Кабан күле буенда башланган бүләк җыю йоласының рухы шәһәр урамына таралды. Милли татар сөлгеләре белән бизәлгән атлар, бүләкләр тутырылган арбалар Камал театры янында берникадәр вакытка туктап алды. Артистлар “Зәңгәр шәл”дән өзек уйнап күрсәтте. Анысы да Сабантуйга бүләк җыюга багышланган. Камалларның бәйрәм бүләге дә ефәк зәңгәр шәл булды. Аннан бүләк җыючылар Татарстан – Сәлимҗанов – Павлюхин – Оренбург тракты буенча хәрәкәт итте. Урам буйлап җигүле атларны күреп  беркем дә битараф калмады. Казан ярминкәсендә исә бүләк җыючыларны чит ил кунаклары – “Берләшкән шәһәрләр һәм Җирле Хакимият” дөньякүләм оешмасының башкарма бюросына җыелган түрәләр каршы алды. Әлеге чарада катнашучы 200ләп делегатны иртәгә Сабантуйга да алып барачаклар.
 
Сездә ничек, бездә шулай...
 
Сабантуй бәйрәме якынлашкан көннәрдә бүләк җыю йоласы күп җирләрдә сакланып калган. Һәркем бу бәйрәмгә үзеннән өлеш кертеп калырга тырыша. Борынгыдан килгән гадәт: киленнәр чиккән сөлге, яшь кызлар чигүле кулъяулык биргән. Сөлге-яулыклардан тыш, авыл кешеләре махсус бүләк әзерләгән. Чабышта иң соңгы булып килгән атка биреләсе бүләкнең дә үз мәгънәсе бар. Вакытлар узу белән бу йола да үзгәрә бара. Әле моннан 15 ел элек кызлар Сабантуйга дип кулъяулык чиксә, хәзер бу йола югалып бара. 
 
Шөкер, бүләк җыю йоласы югалмады әле. Дөрес, һәр якта төрлечә атап йөртәләр. “Бирнә”, “Байлар өйдәме?”, “Бүләк җыю”, “Яулык җыю”, “Сөлге җыю”, “Әрәпә”, “Сөрән”, “Сөрән сугу” кебек атамалары бар аның. Болгар якларындагы борынгы татар авылы Янбактыда “Бүләк җыю” дип атыйлар. Шундый ук исемдә Зәй, Чүпрәле якларында да үтә бу чара. “Бүләк җыябыз дибез. Без гадәттәгечә ат белән чыгабыз. Берсе гармун уйный. Башкалар кушыла. Янбакты 164 хуҗалыклы авыл, авыл җирлегенә кергән икенчесе – рус авылы. Нигездә бүләкләр Янбактыда җыела”, – ди Спас районы Янбакты авыл җирлеге башлыгы Ринат Гафуров.
 
Ә менә Балтач районы Борбаш авылында “Әрәпә” җыялар. Район газетасындагы хәбәрне укыгач, аптырап калган идем. “Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләреннән берсе булган – Әрәпә җыярга вакыт. Әрәпә җыюда актив катнашыйк! Әрәпәләребез бәрәкәтле булсын, ихлас күңелдән тапшырган бүләкләрегез Сабантуй бәйгеләрендә катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килсен!”. Борбаш авылы мәдәният бүлеге мөдире, озак еллар авылда мәдәни учакны гөрләтеп яшәүче Ризәлә апа Хөсәеновадан “Әрәпә”нең аңлатмасын сорадык. “Төгәл генә әйтә дә алмыйм. Аны Cабантуйга бәйләнешле сүз түгел диләр. Башка җирләрдә башкача аталганын белми идем. Кара, үземә дә кызык булып китте әле. Эзләнәсе булыр”, – ди ул.
 
Азнакай районының Кәкре Елга авылында исә бу йола “Сөрән сугу” дип атала. “29-30 майда үткәрәбез “Сөрән сугу”ны. Кыңгыраулы атлар, егет-кызлар милли киемнәрдән киенеп урамга чыгабыз. Колгага сөлгеләр бәйләнә. Хәзер чигелгән сөлге, кулъяулар бирү гадәте юкка чыкты инде. Халык әле һаман да беренче һәм соңгы атка дип атап бүләк бирә”, – ди “Марс” хуҗалыгы рәисе Рамил Зарипов. 
 
Лениногорск районының Шөгер авылында “Сөлге җыя”лар, ә Сабада бу гореф-гадәт “Бирнә” дип атала, Әтнәнең Күңгәр авылында исә “Байлар өйдәме?” дип атала. “Районда “Бүләк җыю” диләр. “Байлар өйдәме?” дип аталганы бездә генә. Элек шулай кычкырып йөри торган булганнар. Хәзер инде бәйрәм башлануга бөтен кеше капка төбенә чыга. Капкага сугасы юк. Бездә “Байлар өйдәме?”дә катнашучы балаларга конфет бирү гадәте яшәп килә. Һәр йорт баллы ризык та әзерли. Бездә яшь киленнең бүләк бирү йоласы да сакланган. Ул элеккеге кебек чиккән сөлге түгел инде. Яшь килен гадәттә бүләк итеп берәр күлмәк алып куя, ул күп вакыт ир-егет күлмәге була. Бездә бу йолада күбрәк хатын-кызлар катнаша. Сабадагы кебек ир-егетләрне күккә чөю дә юк. Чи йомырка да җыябыз. Зур бүләкләр булса, алар аталып бирелсә, мәсәлән, көрәштәге дүртенче урынга калучыга дип бирәләр, без аларны кәгазьгә теркәп тә барабыз”, – дип сөйли Әтнә мәдәният йорты методисты Райлә Галиева.
 
Бу йоладан читтән калмыйлар
 
Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, һәр якның үзенчәлеге булуы гаҗәп түгел. “Берәүләрдә ат булган, икенчеләрдә юк. Кемнәрдер бу йоланы сөрәнгә мөнәсәбәтле үткәргән. Кукмара районы Күкшел авылында рекрутка алынасы егетләр аңа 1 ай алдан әзерләнә башлый. Нократ татарларына хас йола ул. Фарсы мәдәнияте тәэсирен дә әйтми мөмкин түгел. Гомумән, бүген бу чарада һәрбер йорт үзенең өлешен кертергә тиеш. Илең, җир-суың, кояшың, җылы көннәрнең җитәрлек булсын, ел туклыклы килсен өчен син үзеңнән өлеш чыгарасың икән, савап аласың. Үзеңнән бирәсең, мәйданга өлеш чыгарасың. Ике Сабантуй арасында корылган гаиләләрдән килен бүләге бирү йоласы да бар. Кайбер якларда кияүләрне хөрмәтләү, күккә чөю йоласы да сакланган. Бездә ике очракта гына бирнә әзерләнә. Берсе – туйга, икенчесе – Сабантуйга. Авыл халкы үзенең йөзен тота, йөз аклыгына, нәсел аклыгына бәйле бу. Шуңа да бирнә бирмичә калган гаиләләр сирәк. Сабантуйга дип аерым бүләк алып кайтучылар күп. Хәзер авылдан чыккан хәлле кешеләр Сабантуйга дип атап спонсорлык ярдәме күрсәтә.  Хәтта бәйрәмне үзләре генә оештырып, теләгән вакытта уздыручылар да күбәеп китте. Сабантуйны үткәрү буенча җәмәгатьчелек институты барлыкка килде”, – дип фәнни бәя бирә Фәнзилә ханым. 
Бүләкләрегез зурдан, бирнәләрегез мулдан булсын!
 
Сездә ничек?
 
Итекле сөрән
 
Туган авылыбыз – Кукмара районының Күкшел авылында бу йолага аерым бер урын бирелә. Бездә аны “Яулык җыю” дип тә, “Сөрән” дип тә атыйлар. Башка авыллардан үзгә буларак, бездә яулыкны яшьләр җыя. Сөрәнгә әзерлек эшләре бер ай алдан – 30 апрельдә үк башлана.
 
Ял көннәрендә яшьләр авыл читендәге алма бакчасына җыелып, мәҗлес уздыра, сөрән такмакларын, җырлар өйрәнәләр. Соңыннан урам буйлап җырлап төшәләр, клубта җырлы-биюле кич оештыралар. Төнге мәҗлестән соң, таң алдыннан авыл башына сөрәнче егетләр җыела һәм күмәк биюдән соң Сөрәнне башлап җибәрә. Төнге сәгать бер. Ә күкшелләр генә йокламый. Һәр гаилә ишегалды түренә өстәл куеп, табын әзерләп сөрәнчеләрне көтә. Әтәч тавышыннан иртәрәк тынлыкны авыл көйләре боза. Җырлап килүче ярымай формасында баскан егетләр барысы да бердәй ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй кигән. Билләрендә – чиккән сөлге, ә аякларында – киез итек. Алар алдыннан гармунчы һәм колга тоткан егет “Яулы-ы-ык!” дип кычкырып, беренче йортның ишегалдына керә. Артларыннан бер көтү кызлар һәм кайткан кунаклар ияргән. Әлеге бәйрәмнең ямен яңгыр да боза алмый. Сөрәннең яңгырлы көнгә туры килеп, абыемның яулык җыю дәвамында өч пар итек алмаштырганы истә. Авыл егетләре дә алдан ук берничә пар итек әзерләп куя. Көне нинди була бит, белмәссең.
 
Өй артыңдагы умартаң
Ел да саен аерсын.
Безне шулай хөрмәтләсәң, 
Ел да саен баерсың...
 
Табында ниләр генә юк?! Хуҗалар кунакларны ачык йөз белән каршы ала, Сабантуйга бүләкләрен бирә. Колга тоткан егет, бүләк бирүче хуҗаның исемен әйтеп “Ура!” кычкыра. Шулай ук өйдә торган кыздан такмаклап кулъяулык сорыйлар. Әгәр бу йортка бер ел эчендә килен төшкән булса, сөрәнчеләр аннан чиккән сөлге ала. Ә кияүне исә (гадәттә ул качкан була), эзләп табып, күтәреп алып чыгалар һәм “Ура!” кычкырып күккә чөяләр.
 
Шулай армый-талмый 15 сәгать буе, һәр өйгә сөрән салып кереп, егетләр сөлге җыя, авылдашларны Сабантуйга чакыра, бөтен авылны йөреп чыга. Урам чатларында күмәк биюләр оештыра. Нәкъ менә сөрәнне карау өчен кунаклар бер көн алдан кайта.
 
Лилия Әхмәтгалиева
 
 


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»