поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
26.05.2016 Җәмгыять

"Өемне җыештырып китегез әле!"

Яз җитеп, бакча тирәләрен җыештыргач, бу күңелле мәшәкатькә өй юу-җыештыру эшләре ялганып китә. Кемдер борын астыннан көйли-көйли, бөтен җирне җентекләп, бөртекләп, бик яратып, рәхәтләнеп җыештырса, кемгәдер себерке, дымлы чүпрәк алып, чистартырга тотыну галәмәт авыр, көч җитмәстәй эш булып тоела.

Телисеңме-юкмы, ә җыештырырга кирәк! Тузан сөртү, тәрәзә, идән юуларны җене сөймәгән, яки мондый мәшәкатьләргә вакыты булмаган хатын-кызлар өчен телефоннан бер чылтырату да җитә хәзер: махсус хезмәткәрләр барлык кирәк-яраклары белән килеп тә керәләр, идәннән түшәмгә кадәр кырып-себереп юып, ялт иттереп җыеп та китәләр. Сүзем — клининг компанияләре турында.
 
Колакка ят яңгырашлы “клининг” сүзе тумышы белән инглиз теленнән. Гади генә әйткәндә, төрле биналарны, йортларны, фатирларны юу-чистарту дигәнне аңлата ул. Бу инде тузан сөртеп, идән юып чыгару гына түгел, ә бер бөртек тузан, тап, ис, чүп, пычрак калдырмыйча, теләсә-нинди корылманы идеаль чисталыкка китерү дигән сүз. Кем кая нәрсә (фатир, йорт-коттедж, офис, дәүләт оешмалары биналары) җыярга чакыра — клининг компанияләре хезмәткәрләре шунда. Безнең илгә 20 ел тирәсе элек килеп кергән бу хезмәт елдан-ел популярлаша бара икән. Чит илләр белән чагыштырганда безнең ил халкы пөхтәлеккә аеруча зур игътибар бирә, чиста яшәргә ярата һәм махсус җыештыручылар хезмәтеннән еш файдалана, имеш. Хатынкызларыбыз өйләрен үзләре җыештырмыйча, чыннан да, кеше яллыйлармы, моның рәте ничек, һөнәри җыештыручылар нәрсәләрне, ничек эшлиләр, бу эш өчен кыйммәт түлисеме кебек сораулар белән Казандагы берничә шундый компаниягә (алар бик күп булып чыкты) чылтыратып, аптыратып алдым әле үзләрен.

— Бер бүлмәле фатирны җыештырасы иде, сез нәрсәләрне юасыз, чистартасыз, хезмәтегез күпмегә төшәр икән?
— 40 квадрат метр мәйданлы фатир җыештыру 4700 сум тора, — диделәр миңа бер компаниядә. — Монда фатирдагы барлык бүлмәләрнең идәннәреннән алып түшәмнәренә кадәр һәм шул арада булган барлык әйберне сөртү, юу, чистарту керә.
 
— Коттеджларны да җыештырасызмы? Әйтик, 100 яки 300 квадрат метр мәйданлы коттеджны чистарту күпмегә төшә?
— Квадрат метры 100 сум. Әгәр ремонттан соң икән, квадрат метры 110-120 сум. Тәрәзәләр өчен ташлама ясаганда зур коттеджларны комплекслы җыештыру 27 мең сумнарга төшә. Бу — якынча сумма. Төгәл бәяне урында, эшнең күләменә карап билгелибез. 2500 сум түләсәгез, коттедж тирәләрен дә җыештырабыз.
 
— Бик кыйммәт түгелме соң бу?
— Монда бит идеаль чисталык турында сүз бара. Без кыйммәтле техника һәм чистарткычлар белән эшлибез, хезмәтебезнең сыйфатын гарантиялибез. Клининг базарында 7 ел хезмәт куябыз инде, үз исемебез, абруебыз бар. Кремльдә, исемнәре билгеле автосалоннарда җыештырабыз. Шәһәрдә яшәүче бер ханымның авылдагы әнисенең йортын җыештырырга кеше эзләве турындагы интернетта игълан укыган идем. Болар да авылларга чыгалар микән дип, шул хакта да кызыксынасы иттем.
 
— Апас районына барып бер йортны җыясы иде...
— Апаска Казаннан ничә чакрым?
— 100 тирәсе.
 
— Юл өчен 2000 сум өстәп түлисе була. Йорт ничә квадрат метр мәйданлы? Ничә тәрәзәсе бар?
— Чама белән 80 квадрат метрлы, 9 тәрәзәсе бар.
 
— 20 квадрат метр мәйданны җыештырганда — бер тәрәзә бушлай. Юл чыгымын санамаганда, кимендә 10 мең сумга төшәчәк.
— Сез ерак районнарга да йөрисезме?
 
— Әйе, кая чакыралар — шунда барабыз. Республиканың барлык районнарына, хәтта читкә дә чыгабыз.
Әле күптән түгел ЙошкарОлага бардык. Билгеле, ара якынрак булган саен, бәя арзанрак. Әйтик, Биектауга юл өчен 500 сум алабыз.
 
— Көннең теләсә-кайсы вакытында киләсезме?
 
— Күбесенчә иртәнге якта эшлибез, чөнки җыештыру күп вакытны ала. Гадәттә, ике-өч хатын-кыз бара. Йорт яки фатирның зурлыгына, торышына карап, эш өч сәгатькә дә, көне буена да сузылырга мөмкин.

— Чистарту-юу өчен кирәкле барлык әйберләрне үзегез белән алып киләсезме?
— Әйе, кухнялардагы майлы тапларны бетерү, бәдрәф-ванна бүлмәләрен чистарту өчен көнкүреш химиясе, әгәр клиент келәмнәрен, тәрәзә пәрдәләрен чистартырга заказ бирә икән, махсус тузан суырткыч, пар белән чистарту җайланмаларын алып киләбез.

— Йомшак җиһазларны да чистартасызмы?
— Әйе, диван чистарту аның үлчәменнән чыгып исәпләнә: бер утыру урыны 550 сум.

— Тәрәзә пәрдәләрен дә чистартасызмы?
— Пәрдәләрне пар белән чистартабыз. Жалюзиларны юабыз: квадрат метры — 30 сум, батареяларның квадрат метрын юy — 40 сум, тәрәзәләр, балкон-лоджия ишек-тәрәзәләрен юу, аларның зурлыкларына карап, 150 сумнан 300 сумга кадәр.
 
— Сез җыештырганда хуҗаның өйдә торуы мәҗбүриме?
— Юк. Эшне карап-тикшереп торган хуҗалар да бар, күбесе ачкычларын безгә тапшырып, үз эшләре белән китәләр.

— Эшегез бармы, җыештырырга чакырып торалармы?
— Чакыралар. Апрельдә, май бәйрәмнәрендә заказлар аеруча күп була. Акчалары булган, ә вакытлары булмаган хуҗабикәләргә безнең хезмәт бик отышлы, кулай.
 
Соңгы вакытта моны аңлап, клининг хезмәте өчен акча кызганмый башладылар. Һәм бу дөрес тә. Мисал өчен, сез өегездәге келәмнәрне чистарту өчен 2000 долларлык тузан суырткыч сатып алмыйсыз бит инде. Ә клининг компанияләрендә шундый кыйммәтле техника белән эш итәләр. Бер бөртек тузан, чүп калдырмас өчен өйләрдәге гадәти тузан суырткычларның көчләре җитеп бетми. Безне елына 2-3 тапкыр чакыртучы даими клиентлар бар. Бу чыгымнар үзләрен аклый. Менә әйтегез әле, фатирыгызда түшәмне күптән сөрттегезме? Гадәттә, хуҗабикәләр өй җыештырган саен түшәм, стеналарны сөртеп маташмыйлар бит инде. Өегезне тулысынча җыештыру өчен сезгә берничә тәүлек кирәк, ә безнең хезмәткәрләр аны махсус техника һәм чистарту кирәк-ярагы ярдәмендә бер көндә җыештыра.
 
— Сездә кемнәр эшли соң? Эшкә теләсә-кемне аласызмы? Мәсәлән, мин килеп эшли аламмы?
— Сезнең җыештыру сәләтегез бар микән соң?
 
— Җыештыра беләм дип уйлыйм.
— Сезгә шулай тоела ул. Әйтергә генә җиңел. Бездә бик тиз һәм чиста эшләргә кирәк. Бу эш кемнеңдер хәленнән килә, кемнеңдер — юк. Бездә әлегә буш вакансия юк. Шулай да сез чылтыратып торыгыз. Җыештырырга махсус укытмыйбыз. Тәҗрибә кирәк. Яңа килүчеләрне тәҗрибәле хезмәткәрләргә ияртеп җибәрәбез. Кеше эшли аламы-юкмы, шунда күренә инде. Хезмәткәрләр офиста утырмый. Эш кайчан була, шунда чакыртып алабыз. Янгын чыккан, ремонт булган, су баскан, корпоратив кичәләр үткән яки кеше үлгәч фатирларны, йортларны җыештырырга туры килә. Эш авыр һәм хезмәткәр барысына да әзер булырга тиеш.
 
— Хезмәт хакы күпме?
— Бер җыештыру 1 мең 500 сум. Күбрәк тә булырга мөмкин. Әйтик, бер җыештыру 5000 сумга чыга икән, шуның яртысы хезмәткәргә, яртысы компаниягә китә: кирәк-ярак алу, аренда түләү һәм башка чыгымнарга.
 
Чүп җыю чүп кенә нәрсә кебек тоелса да, һәр эшнең үз авырлыгы, нечкәлекләре бар шул. Клининг та бик катлаулы процесс икән. Мондый төр хезмәткәрләр турында кызыксына торгач, шактый кызыклы мәгълүматлар белдем. Профессиональ тузан суырткычлары барлык тузанны “ялап ала”, тузан сөртү, көзге, пыяла әйберләрне чистарту өчен дә махсус чүпрәкләр, “тылсымлы” сыеклыклар кулланалар, кайбер өслекләрне көчле су басымы астында юу җайланмалары бар, келәмгә түгелгән-ябышкан чүпләрне, әйтик, сагызны куптарып алу өчен катыра торган спрей кулланалар, тәрәзәләрне кыш көне суга спирт кушып юалар...
 
Бассейннарны чистарталар, реклама щитларын, витриналарны, тротуарларны юалар, бина тирәләрен җыештыралар, кыш көне кардан чистарталар, автобус, машиналарны юаларчистарталар. Озак вакытлы килешү төзеп, клининг хезмәтеннән даими файдаланучы супермаркетлар, автосалоннар, офислар, матурлык салоннары, күңел ачу үзәкләре дә бар икән.
 
Клининг компанияләрендә шулай ук “Жена на час”, “Муж на час” дип аталган хезмәтләр дә бар. Әйтик, ваннада краның ватылса яки унитазың тыгылса, чылтыратасың гына, “бер сәгатьлек ир” килеп, ялт иттереп төзәтеп китә. Яки буйдак йә тол иргә хуҗалыкта хатын-кыз ярдәме кирәк икән, телефоннан кирәкле номерны гына җыясы. Кыскасы, өйләнеп, кияүгә чыгып мәшәкатьләнәсе дә юк (шаяртам, билгеле). Идәннән түшәмгәчә һәр нәрсәне, җилләткеч рәшәткәләре, кондиционер, розетка, ишек сапларына кадәр чистарту, унитазны, ванна, душ кабинасын дезинфекцияләү, ялтырату; шкафларның эчен-тышын җыю, ягъни генераль җыештыруның бәяләре болайрак: гадәти җыештыру икән, бер квадрат метры 35 сумнан алып, ремонттан соң — 40тан алып, янгыннан соң — 150 сумнан башлап (төрле компаниядә төрле бәя). Түбәнең бер квадрат метрыннан кар төшерү бәясе 40 сумнан башлана. Акчаңны гына түлә — йорт-коттеджларның чормаларына, подвалларына, гаражларына кадәр җыештыралар. Тәрәзәләр юу (балконныкы да кергән) 150 сумнан 800 сумга кадәр. Бу компанияләр лексиконында “промышленность альпинизмы” дигән төшенчә дә бар, анысы билдән-җилкәләрдән бауда бәйләнгән килеш, биек бина түбәсеннән төшеп, бик югары катлардагы тәрәзәләрне, фасадларны юу хезмәтен аңлата.
 
Моннан тыш бу төр хезмәткәрләр мәрмәр идәннәрне, кухня гарнитуры өстәлләрен шомарталар, 850 сумнан 3000 сумга кадәр акчаңны кызганмасаң, теләсә-нинди зурлыктагы диваныңны, креслоңны көнкүреш химиясе белән чистартып китәләр.
 
Клининг компанияләре хуҗабикәләргә ярдәм йөзеннән интернетта киңәш тә биргәннәр. Менә берничәсе. Келәмдәге тапны бетерү өчен аның өстенә серкә агызырга һәм сода сибәргә, аннан бу урынны чиста тукыма белән яхшылап сөртергә һәм тузан суырткыч белән чистартып алырга кирәк.
 
Келәмнең тузанын атнага ике тапкыр һәм ике яклап (башта аскы ягын) суырту зарур. Ручкадан тамган язу карасын спирт, лимон кислотасы яки серкә белән бетерергә була. Губканы шул сыеклыкларның берәрсе белән чылатып, таплы урынга берничә минутка куеп торырга, аннан сабынлы су белән ышкырга кирәк.
 
Келәмдәге май табына тоз яки балалар присыпкасы сибеп, берничә сәгатьтән шул урынны суыртып алырга кирәк. Иске тапларны ирләр кырына торган гель яки күбек ярдәмендә бетерергә була: тапка сөртергә дә, 20 минуттан губка белән чистартып алырга.
 
Чистартырга һәркем яратмаса да, чисталыкны бөтен кеше дә ярата. Клининг компанияләре хезмәткәрләрне төрле җирләрдә җыештыручы булып эшләүчеләр арасыннан да эзлиләр.
 
— Дус хатынның клининг компаниясендә эшләүче танышлары аша белешеп-килешеп, минем дә фатирлар, коттеджлар җыештырганым бар, — ди Казандагы сәүдәкүңел ачу үзәкләренең берсендә техник хезмәткәр булып эшләүче Фәнзия ханым.
 
— Бик таләпчән кайбер хуҗабикәләр тузанны яхшылап сөрттегезме, таплар калмадымы дип, ак кәгазь белән арттан сөртеп тикшереп йөриләр. Кайберләре, киресенчә, үзләре ярдәм итә. Тоташ тәрәзәләрдән генә торган коттеджларны җыештырган бар, шуларны чистартып, тирләп-пешеп бетәбез. Тиз эшләргә кирәк, чиста да булырга тиеш. Акчаның күбесе эш табып бирүче — арадашчыга китә. Безнең ише җыештыручыларга гадәттә 1000-1200 сум түлиләр. Бер әби үлгәч, якыннары безне чакыртып, аның бер бүлмәле фатирын җыештыртканнар иде. Акча кирәк булгач, җыясың инде, кеше үлгән өй-фәлән дип сайланып тормыйсың.
 
Гастрольләрдән кайтып кермәүче артистлар, өй җыештыру түгел, утырып ашарга да вакыт тапмаучы җитәкчеләр, эшмәкәрләр, матур тырнакларын бозарга теләмәгән байбичәләр, зур акчалар эшләүчеләр — клининг компанияләре клиентлары нигездә шушы төр кешеләр дип аңларга кирәк. Аш-су осталарына һәрвакыт ихтыяҗ булган кебек, җыештыручыларга да эшсезлек янамыйдыр, мөгаен. Кемнеңдер кеше яллап үз өендә искиткеч чисталык урнаштыру мөмкинлеге бар икән, рәхим итсен, рәхәтен күрсен. Андый хезмәтләрнең булуы яхшы. Ә үз өемне үзем җыям дигән хуҗабикәләргә исә кибеттә кирәкле химиясе-“физикасы” дигәндәй, барлык чистарткычлар да бар.
 
Йә, нишлибез, туташлар, ханымнар, үзебез җыештырабызмы, әллә осталарны яллыйбызмы? Сез уйлый торыгыз, мин тәрәзәләрне генә юып алыйм әле, яме.
 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.05.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы