|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2016 Медицина
Казанда табиблар 4 айлык кыз баланың үлемендә шикләнеләКазанда, табиблар тарафыннан тиешле чаралар күрмәү белән бәйле рәвештә, 4 айлык Юлиана Кикайлешвилиның үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта бүген “Акцент” хокук яклау төркеме хәбәр итә. Әлегә исемнәре ачыкланмаган табиблар РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче өлеше (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында, үлемгә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә.
Хокук яклау оешмасы җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов белдергәнчә, агымдагы елның 19-24 март көннәрендә Наталья Кикайлешвили медицина ярдәме сорап берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать иткән. Тикшерү версиясе буенча, 4 нче шәһәр балалар сырхауханәсе хезмәткәрләре баланы дәвалау һәм терелтү өчен тиешле чаралар күрмәгән. Нәтиҗәдә, 25 март көнне бала өйдә җан биргән.
Суд-медицина экспертизасы баланың үлеме баш һәм арка мие җилсенүе рәвешендә өзлегүгә китергән үтә көчле вирус инфекциясе нәтиҗәсендә булуын ачыклаган. Хокук яклаучылар ашыгыч медицина ярдәме бригадаларына карата башлангыч тикшерү үткәрергә ниятли. 19 һәм 20 мартта алар өч тапкыр кызның ата-анасы чакыруы буенча өйләренә килгән булган. Әмма табиблар баланы хастаханәгә салу өчен җитәрлек сәбәпләр күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|