|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2016 Мәдәният
Камал театрында репетицияләр ничек уза (ФОТО)Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында яңа спектакльнең репетицияләре бара: театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә шагыйрь, драматург Илдар Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан” пьесасы буенча. "Ак калфагым төшердем кулдан" спектаклендә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Әзгар Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Гайнулина Алсу, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Наил Дунаев, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Илдус Габдрахманов, Венера Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Юсыпова һәм театрның яшь артисткасы Алинә Мөдәрисова катнаша.
--- |
Иң күп укылган
|