|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2016 Ир белән хатын
Бала "ясау" паспортыСоңгы арада Дәүләт Думасын халыкның шәхси тормышы, бигрәк тә җенси мөнәсәбәтләре борчый башлаган. 16 майда Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты илдәге ирләрнең бала “ясау” сәләте турында сөйләште. Депутатлар “Репродуктив сәламәтлек паспорты” булдырырга һәм яңа өйләнешүче парларның бала тудырырга сәләтлеме-юкмы икәнлеген тикшереп, шул паспортта билгеләргә тәкъдим иттеләр. Депутатлар фикеренчә, бала тудыру яшендәге Русия халкының репродуктив (ягъни, бала “ясау”, балага узу, табу мөмкинлеге) сәламәтлеген, бигрәк тә ирләрнекен сакларга кирәк икән. Моннан тыш, репродуктив сәламәтлекне саклау өчен махсус гаилә үзәкләре оештыру, диспансеризация тәртибен үзгәртү дә бик мөһим ди. Эш шунда, башка илләр белән чагыштырганда Русиядә ирләр бик күпкә иртәрәк, еш кына пенсия яшенә дә җитә алмыйча үлә. Бу исә илдәге халык саны артуга зур киртә булып тора. Бу хакта Русиянең элеккеге баш санитар табибы Геннадий Онищенко узган ел ахырында әйтеп узган булган. Аның фикеренчә, ирләрнең иртәрәк үлүенә хатынкыз гаепле икән. Хатыннар ирләрне “начар кайгырталар”, “тәмәке тартудан, аракы эчүдән сакламыйлар”, “ирләрне гомер буе бала кебек карарга кирәк” икән, имеш. Дума Депутаты Елена Мизулина мондый закон кешене кимсетәчәк дип саный. “Гаилә коруның бердәнбер һәм төп максаты бала табу түгел. Гаиләне кору бары тик ике кешегә — ир һәм хатынга гына кагыла. Әгәр аларның проблемалары (шул исәптән бала тудыру өлкәсендә дә) булса, моны алар үзләре хәл итәргә тиеш. Без бары тик мөмкинлек тудырырга гына тиешбез ”, — ди ул.
Якын киләчәктә “Репродуктив сәламәтлек паспорты” булырмы-юкмы, монысы әлегә билгеле түгел. Әмма мондый паспорт кертелә калган очракта бала “ясау” сәләтен тикшерү мәҗбүригә әйләнергә дә бик мөмкин. Хәер, Дәүләт Думасы әледән-әле гаилә коруга бәйле яңа закон проектлары тәкъдим итеп тора. Әйтик, былтыр бер депутат “ЗАГСка гариза бирүчеләр мәҗбүри рәвештә ВИЧ инфекциясенә тест узарга тиешләр” дигән тәкъдим керткән иде. Әмма мондый тәкъдимнәрнең күбесе һәрвакыт диярлек проект кына булып кала бирә.
--- |
Иң күп укылган
|