поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
26.05.2016 Әдәбият

Марат Кәбировтан авыл язмалары

Ике пакет...

Авылда театр да, спорт сарае да юк, әмма күңелсезрәк булып китсә, капка төбенә чыгып утырырга мөмкин. Эшләрне бераз төгәлләгәч, кичкә каршы яңасына тотынмыйм дип, мин дә чыгып утырдым.

Бернинди кызык та юк. Тынлык. Шәһәр җирендә мондый тынычлыкны беркайда да очрата алмыйсың. Хәер, авылда да озакка сузылмады.
 
– Сәлам, нишләп утырасың моңаеп?!. – дип, тыкрыктан бер егет килеп чыкты.
Күптәнге танышлар булсак та, күп кенә эшләрдә миңа ярдәм итеп йөрсә дә, чын исемен хәтерләмим. Үзе хәтерли микән? Һәрхәлдә, ул танышканда: «Февраль», – дип таныштыра. Февраль, әлбәттә, матур яңгырый. Әмма бу кыска ай, тулы түгел... Ләкин егетне сантый дип булмый, бик күп эшләрнең җаен белә, ялкау да түгел, килде-китте сүз дә сөйләми. Бик акыллы, булдыклы егет дияр идең, бер кимчелеге бар – эчәргә ярата. Бу мәсьәләдә беребез дә оҗмах кошы түгел инде, әмма моныкы үзенчәлеклерәк. Бераз хәл белешүгә, ул:
– Юктыр?
 
Бу – сорау түгел, үтенеч тә, теләк тә түгел. Салырга яраткан кавем аны болай гына, тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка дип, «на всякий случий» гына ычкындыра. Җавап та таләп ителми. Әмма үземнең дә ашказаны ятимсерәбрәк торгандай тоелды, шуңа сүзне игътибарсыз калдырмадым.
– Бар.
– Сал, алайса! – Күзләрендәге нурдан көн балкып киткәндәй тоелды. – Утырасың, юк-бар сөйләп...
– Монда түгел шул.
Мин аңа акча тоттырдым. Ул шундук китеп барды һәм борылып:
– Бернеме?
– Берне. Бер литр. Мин сорады дип әйт.
 
Тәҗрибәле эчкече буларак, бер шешә генә җитмәячәген чамалап торам инде. Артса, калыр. Җитми калса, кыен була ул. Аннан соң, бер чебен кунган бәлешкә икенче чебен дә кунучан була...
Бәйрәм икән, бәйрәмчә булсын, дип, бераз ит алып, уксуска салып куйдым. Ярты сәгать дигәндә, әзер була. Әйбәт закуска. Ихатага чыккач, бакчасында нидер эшләп йөргән күршегә дә дәштем.
 
– Кәефең булса, кер, хәзер бер шешә алып киләләр.
Бераздан теге кайтып керде. Ике кулына ике пакет тоткан.
– Нәрсә күтәрдең шул кадәр, күченеп килүең түгелдер бит?
– Мин менә нәрсә алдым! – дип, кечкенә шешә тартып чыгарды ул. – Шәп бу! Трояр!
– Ә аракы кая?
– Алмадым. Монысы яхшы. Коньягың бер якта торсын!
– Яп-яланаяк икән... Алыштырып кайт инде.
– Мин берсен ачтым инде...
– Ах, шайтан суккан малай! – Минем пыр туздыруга карышып тормады бу, ике пакетын күтәреп, кибеткә кире элдерде.
 
Мин, кешенең сәерлегенә аптырап, артыннан карап калдым. Югыйсә, кушканны гына алса да, артыгы белән җитәрлек бит инде. Ә аңа тагы да күбрәк кирәк. Ул ике пакет спиртны, үлмәсәң, бер атна буе эчеп ятарга була. Менә хәстәрлекле кеше.
 
Кире әйләнеп кайтмады. Караңгы төште. Бәйрәм теләге юкка чыкты.
Икенче көнне таң белән килеп керде. Кичә кабат баруына кибет бикләнгән булган. Сатучының өенә киткән. Авылның бер очында торалар алар, шунда кадәр ике пакет күтәреп барып керсә – ишекләре бикле, өйдә кеше юк. Шуннан үзенә – авылның икенче очына кайткан. Бер шешәне бушаткан инде. Бүген иртән, ике пакетын күтәреп, тагын сатучының өенә барган. Бикле. Кибеткә килгән. Бикле. Шуннан миңа килгән. Чәй эчеп алды да, ике пакетын күтәреп, тагын кибеткә китте. Ике сәгать чамасы үтүгә, тагын килеп җиткән бу. Кулында тагын ике пакет. Кибеттә ревизия бара икән, бераз көтеп торган да миңа килгән... Мин нишләтим инде? Бераздан тагын кибеткә китте. Ну, февраль...

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 22.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы