|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2016 Җәмгыять
Тамада маҗараларыХәзерге вакытта кешеләр туйлар, туган көннәр, төрле мәҗлесләрне күңелле итеп алып бару өчен музыкантлар, җырчылар, тамадалар чакыралар. Тамадалыкка беркайда да укытмыйлар, өйрәтмиләр. Димәк, табигать биргән сәләтең белән тормыш тәҗрибәңне эшкә җигәргә туры килә. Сине мәҗлесләрне алып барырга икенче, өченче... тапкыр чакырганнар икән, димәк, бу өлкәдә талант дигән нәрсәң бар. Кем соң ул тамада? Олуг язучыбыз Г.Ахунов “Олы язга сәяхәт” дигән повестенда тамада турында менә нәрсәләр яза: “Табын алып бару, ягъни Кавказ якларында аеруча модага кергән, инде урта Русиягә дә килеп җиткән тамадалык аеруча җитезлек-тапкырлык, табындагыларның холкын-фигылен, зәвыгын белүне таләп итә. Тамаданы Кавказ халыклары безнең сүз, диләр, ләкин ул төрки телләрдән кергән сүз: ягъни Тәгам ата дигән сүз була. Аңлатыбрак әйтсәң, ашатучы, эчертүче, әмма исертмәүче. Тәгам ата кешеләр белән кешеләрне, күңелләр белән күңелләрне бәйли, теләсә кайсы вакытта, теләсә кемгә якасыннан тотып алып сүз бирә, шушыларның барысын эшләп бетергәч, төн урталарында өстәлләрне дә, кешеләрне дә бергә бәйләп, урамга чыгарып ата”.
Тамадада актер, музыкант, шагыйрь сыйфатлары булырга тиеш. Ул халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яхшы белүче, халык тамашаларын гади, миһербанлы, тапкыр, тәрбияви үткәрүче зыялы шәхес булырга тиеш.
Аның хәтере яхшы булырга: күп кенә яңа җырларны, тостларны, такмакларны, төрле уеннарны белергә һәм аларны мәҗлесләрдә кызык итеп кулланырга да тиеш. Тамада булып ирле-хатынлы, үзе генә, ике-өч кеше бергә йөрүчеләр дә бар. Мәҗлесләрдә янында аппаратурасы белән берәр музыкант һәм җырчылар да булса, тамадага җиңелрәк туры килә. Яшьрәк чакта, баянны култык астына кыстырып, миңа да берара тамада, гармунчы булып йөрергә туры килде. Бу вазыйфаны үтәгәндә баштан кичкән кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләрне сезнең белән дә уртаклашасым килә.
Туйга барганда, мин үземне нигәдер бик киеренке, читлек эчендәге кош сыманрак, бәхетсезрәк итеп хис итә идем. Ә менә мәҗлесне әйбәт кенә үткәреп, кайтыр юлга чыккач, үземне ниндидер зур эш башкарган, бәхетле кеше итеп тоям. Аллага шөкер, мәҗлесләрнең төрлесен күрергә туры килде. Кайбер туйларда утырырга урын булмый, ач кайткан чаклар да булгалады. Әгәр мәҗлестә бер-ике таныш кешене очратсаң, аны алып бару күпкә җиңелрәк. Кайбер вакытларда ашарга күп булса да, ашау үтми. Ашасаң да, эчкә ризык булып төшми. Андый чакта ничек тә мәҗлесне тизрәк үткәреп җибәрү турында уйлыйсың.
Нәкъ әкияттәгечә, иң саран кешеләр – байлар. Бер елны бер язучыбыз Казан янындагы Щербаково бистәсенә туйда гармун уйнарга чакырды. Өч катлы коттедж, бөтен җире балкып тора, әйтерсең алтыннан койган. Туй аракысыз үтте. Хуҗа кеше булачак киявенә: “Әгәр баесам, мин сезгә ярдәм кулы сузармын”, – дип тост әйтте. Белмим, тагын күпме баерга була инде. Туйның соңында хуҗадан гармун уйнаган өчен бераз акча сораган идем, ул башта югалып калды, аннары: “Бер җае белән бәхилләтермен әле”, – дип җавап бирде. Әле һаман “бәхилләтә”... Апаста бер директор туганының туен алып барырга туры килде. Шулай ук ике катлы коттедж. Туй бик яхшы үтте, рәхмәт, бик хөрмәт иттеләр. Ә менә мәҗлесне алып барган өчен түләнергә тиешле акчаны әле һаман түләп бетерә алганнары юк. Моңа директор түгел, мине туйга чакырган танышларым гаепле.
Казанда бервакыт бер көндә ике җиргә тамада итеп чакырдылар. Шуларның берсе хәзер инде эшмәкәр, кем әйтмешли, “крутой”. Ул: “Әгәр миңа килмәсәң, ни өчен бармаганыңны дусларым аркылы беләм. Мин – фәлән ел төрмәдә утырган кеше, бөтен бандитларны җыям, сүзең дөрес булмаса, ике кулыңның да бармакларын чабам!” – дип янады. Нишләтәсең, аңа барырга туры килде. Шунысы кызык: мәҗлес тәмамлангач, чын дусларча, бик хөрмәтләп өйгә китереп куйды. Ә шуның аркасында икенче җиргә чакырган дустымны югалттым. Казанга терәлеп торган Петровский бистәсендәге туй ахырында ботинкамның бер сыңары югалды. Нишләтәсең, терәлеп торган күршеләреннән көчкә эзләп таптык.
Бер туйда алып баручылар өчен аерым өстәл әзерләгәннәр иде. Әмма тамада халыкның күңелен күргән арада кемдер бөтен өстәлне “бушатып” киткән. Шундый көлкеле хәлләргә дә юлыгырга туры килде.
Йомгаклап шуны әйтер идем: кая гына барсаң да, сине үз кеше кебек якын итеп кабул итүчеләр, кунакчыл гаиләләр барыбер күбрәк. Туй һәм шуның ише мәҗлесләр кеше алдында мактану өчен түгел, ә яхшы кәеф, күтәренке рухлы бәйрәм ясау, вакытлар узгач та, шул көннәрне сагынып искә алу максаты белән оештырыла бит...
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН |
Иң күп укылган
|