поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.05.2016 Бәйрәм

Казан Сабантуена бүләк бирер өчен кая барырга?

Агымдагы елда Казан Сабантуе аеруча үзенчәлекле булуы белән аерылып торачак. 28 майда булачак әлеге милли бәйрәмгә берничә көн кала башкала урамнарында Сабантуй җиңүчеләре өчен бүләк җыю тантанасы оештырыла.

Билгеле булганча, татар авылларында халыктан бүләк җыю Сабантуй бәйрәменең алыштыргысыз өлеше булып тора. Олысы да, кечесе дә бу көнне түземсезләнеп көтеп ала. Махсус колгага эленәчәк бүләкләрне исә авыл халкы берничә көн алдан ук әзерли башлый. Бу көнне көтү дә кырдан иртәрәк кайта, хуҗалык-ишегалдында эшне дә иртәрәк тәмамлыйлар. Кояш батуга исә апа-абыйлар, малай-кызлар матур, чиста күлмәкләрен киеп урамга бәйрәмгә ашыга...
 
Агымдагы елда исә бу матур йолага башкалабыз Казан да кушылачак. 26 май көнне теләге булган һәркем Сабантуйга бүләк җыю тантанасында катнаша, җырлап-биеп күңел ача алачак.
 
- Башкалабызда әлеге матур традицияне яңарту юкка түгел, билгеле. Бу – шәһәрдәге туризм үсешенә уңай йогынты ясарга тиеш.  Халык татар милли көнкүреше белән танышачак, үзен әлеге дөньяның бер өлеше итеп тоя алачак. Әле алай гына да түгел, әлеге чара шәһәребезгә уникаль үзенчәлек өстәячәк, – дип ассызыклый Казан шәһәренең туризмны үстерергә ярдәм итү комитеты директоры вазифаларын башкаручы Дарья Санникова.
 
Бүләк тапшыручыларга килгәндә исә, аларның күбесе – Татарстанның төрле оешма һәм предприятиеләре. Берәүләр Сабантуй җиңүчеләре өчен дип әтәч, бәрән кебек бүләкләр тапшырырга уйласа, башкалар исә чынаяклар, кофе касәләре, башка шундый көнкүреш кирәк-яраклары белән сөендерергә уйлый. Әле алай гына да түгел, араларында күн читек һәм Тула самавырына кадәр бүләк итүчеләр булачак.
 
Сабантуйга бүләк җыю тантанасы ни рәвешле һәм кайда уздырылачак соң? Төп чара 26 май көнне иртәнге сәгать 9.00 дә Иске татар бистәсендә башланып китә. Нәкъ менә биредә оешма һәм предприятиеләр үз бүләкләрен тапшырачак та инде. Шул ук вакытта биредә милли коллективлар иҗаты, татар милли ашлары белән танышып, төрле мастер-классларда катнашып булачак. Сәгать 11.00 дә исә җайдак милли татар сөлгеләре белән бизәлгән, бүләкләр тутырылган арбалар белән Казанның үзәк урамнары буйлап юнәләчәк. Алар Мәрҗәни – Татарстан – Сәлимҗанов – Павлюхин – Оренбург тракты буенча хәрәкәт итәчәк. Камал театры янында исә атлар беркадәр вакытка туктап, халыкны Сабантуйга бүләк җыю тантанасының үзенчәлеге белән таныштырачак.
 
Әлеге чараны нәкъ менә 26 май көнне уздыру юкка түгел, билгеле. Ник дигәндә, нәкъ менә шушы көнне Казан ярминкәсендә “Берләшкән шәһәрләр һәм Җирле Хакимият” дөньякүләм оешмасының башкарма бюро утырышы ачыла. Шул рәвешле, әлеге чарада катнашучы 200 ләп делегат татар милли бәйрәме Сабантуй белән таныша алачак.
 
 

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 24.05.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»