поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.05.2016 Мәдәният

Йолдыз Шәрәпова: «Минем аннан китеп торганым да юк»

Башыма шәригатьчә яулык бәйләп йөрүемне күреп, күпләр: «Син дингә кайчан килдең?» – дип сорыйлар. «Минем аннан китеп торганым да юк», – дим, уенын-чынын бергә кушып. Балачагымның якты хатирәсе булып, күңелемдә өй түребездә эленгән шәмаил саклана. Ул, кояш нурларында җем-җем килеп, ниндидер бер сихри, тылсымлы нур бирә. Ул нур өйне генә түгел, җаннарны да балкыта.

Балачагымның күңелемә тирән кереп калган тагын бер күренеше – идәнгә җәелгән камыш намазлык. Аның өстендә утырган ак сакаллы, ак чәчле ак бабаем. Ул намазын укып бетерә дә озак итеп дога кыла. Үзенең биш баласына, без оныкларына. Мин әле биш яшьлек сабый гына, ләкин тавышланырга ярамаганны беләм. Иң яхшысы – бабай янына утырып, «әппәр» итү. Шулай эшлим дә. Ул арада бабай намазын укып бетерә, акрын гына торып, намазлыгын төреп, шкаф башына куя, аннары башымнан сыйпый да: «Менә кызым зур үскән!» – дип, ак шкафтан алып, 15 яки 10 тиенлек вак акча бирә. Шул көннән ислам дине минем күңелемдә юмартлык белән тәңгәлләшә.
 
Авыл картларының җомга намазыннан кайтуларын көткәнемне дә хәтерлим. Бөтен җирдә мәчетләрнең манаралары киселеп, үзләре клуб-китапханәләргә әйләндерелгән чакларда да бабамнар бер атнада да җомга намазын укымый калдырмады. Махсус бер өйгә җыелалар иде. Миңа аларның кайтуларын карап тору ошый иде.  Акрын гына, җиргә каты бассак авырттырыр­быз дип, сакланып кына атлап кайталар алар – күпне күргән ил картлары. Иң алда – минем бабам. Ул – авылыбыз­ның мулласы. Дөньяга яңа килгән кешегә исем куштырырга да, фани дөнья белән алыш-бирешен тәмамлаганнарны соңгы юлга озатырга чакырып та безнең өй ишеген еш кагалар. Бабамны күрүгә, каршысына йөгерәм. Шул чакта күңелемдә әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык горурлык хисе туа. Әтием булмаса да, бабам бар ич минем! Һәм нинди генә бабай әле! Ак сакаллы, ак күңелле, Хозыр Ильясның нәкъ үзе төсле. Күрәсең, нәкъ шул чакта ислам дине күңелемдә горурлык хисе белән дә тәңгәлләшкәндер.
 
Өебездә узган авыз ачтыру, Коръән укыту мәҗ­лесләрен дә хәтерлим. Андый бәйрәмнәрдән соң өй ничектер яктырып, зураеп киткәндәй була иде. Дини бәйрәмнәрне бик ярата, көтеп ала идем мин. Авылдан гына түгел, күрше авыллардан да җыелган ак яулыклы әбиләр мөнәҗәт көйлиләр, дини риваятьләр сөйлиләр. Аларны тыңлау шундый рәхәт. Тавышлары да, күңелләре шикелле, йомшак. Шул чагында Ислам дине күңелемдә әкияти тылсым, серле бер моң белән тәңгәлләште.
 
Балачак сизелми дә үтеп китте. Студент чаклар җитте. Яшереп тормыйм, чәчләребезне яулык астына качырып йөрмәдек, теләмәдек тә. Заманалар бүтән иде шул. Ул чакта Казанда, көндез чыра яндырып эзләсәң дә,яулык бәйләп йөрүче таба алмас идең. Бер без генә ак карга була алмыйбыз бит инде. Бабаем гына һаман биш вакыт намазының берсен дә калдырмый укый. Каникулларга кайт­канда, мин аның сабырлыгына, түземлегенә, иманының ныклыгына шаккатам. Җәйге көннәр озын бит, төннәр кыска. Ястүне укып ятарга өлгермисең, таң әтәчләре кычкыра башлый – иртәнге намазга вакыт җиткән. Рамазан ае уттай кызу урак өстенә туры килгән чакларда да уразасын калдырмады бабам. Авызына иртәдән алып кичкә кадәр бер тәгам ризык, бер йотым су капмаган килеш, колхозга печән эскерте өяргә йөрде. Университетны тәмамлагач, түзем, сабыр бабама Коръән китабы бүләк иттем, Сүриядә басылган бүләк басма. Бабам аны кулына алгач, беркавым сүзсез торды, күзләре яшьләнде.
 
Еллар зәңгәрлекләрен юса да, игелеген җуймаган ул күзләрне мин бүген дә хәтерлим.
Бабам, 97 яшенә җитеп, гүр иясе булды, бүләк Коръәнем кабат миңа кайтты. Ул хәзер китап шкафының иң өске киштәсендә саклана. Бабам кулы белән гарәп имласында язылган кәгазьләрен дә кадерле истәлек итеп саклыйм.
Шулай гомер үтә торды. Бу бала ак сакаллы бабаен да, ак яулыклы әбисен дә, ир-ат шикелле кырыс холык­лы, әмма йомшак күңелле әнисен дә югалтты дип тормады, Җир әйләнүен дәвам итте. Бабамның намаз арты саен теләгән изге теләкләре кабул булгандыр инде, мин әйбәт ирле һәм тиз генә дүрт малай әнисе булып куеп, бар дөньяны шаккатырдым. Әнием сөенеп туя алмаган иде. Урлап өзгән камыр кебек үзе ялгыз үскән елак кызының өй тулы бала-чагасы! Әнием оныкларына кечкенәдән догалар өйрәтте, мәчетләргә ияртеп йөрде. Малайлар, башларына түбәтәй киеп, бисмилла әйтә белеп үстеләр.
 
Казаныбызның 1000 еллыгын үткәрергә әзерләнеп йөргән чак, төгәлрәге, июньнең 25е. Кремльдә «Кол Шәриф» мәчете ачыла. Бу тантанага без журналистларны да чакырдылар. Өйдәге иң матур ак яулыкны сайлап, эшкә алып килдем: Кол Шәриф һәм шәһәребезне саклап башларын салган бабайлар рухын хөрмәтләп, башыма яулык бәйләп барырга уйлаган идем. Хезмәттәшләрем күрделәр дә: «Тапкансың инде, әбиләр күк ак яулык ...» – дип, башыма яшел төстәге өрфия яулык бәйләттеләр. Мин аны бәйләп, «Кол Шәриф» мәчетенең ачылышына бардым. Андагы халык – диңгез кебек. Күбесе, минем шикелле, яулыктан. Көне дә бит аның, җәй башы булуга карамастан, көзне хәтерләтә: суык, болытлы. Үзәкләргә үтәрлек итеп җил исә. Мин туңмыйм, башымны яулык, җанымны горурлык, сөенеч җылыта. Минем кебек яулыклылар халык диңгезендә шактый.
 
Алар аны хак юлда корбан булган Кол Шәрифләр рухына ихтирам йөзеннән бәйләгәннәрдерме, әллә салкыннан куркыпмы – белмим. Ләкин яулыклы «диңгезне» күргәч, әллә нишләп киттем. Бигрәк сөйкемле итә икән бит яулык хатын-кызны! Юкка гына, хатын-кыз күрке – чүпрәк димиләр икән. Шул чакта, үзем дә сизмичә, яулыксыз үткән гомеремне жәлләп куйдым – әрәм булып йөргәнмен... Кайтып  көзгедән караган идем, тач әнием! Икенче көнне Казанда сабантуй иде. Яулыгымны һич саласым килмәде, бәйләп чыктым. Рәхмәт инде, ирем каршы бер сүз дә әйтмәде, күрәсең, мин аңа да сөйкемлерәк булып күренгәнмендер. Соңыннан белдем – ул яулыкны хаҗдан алып кайткан булганнар. Хикмәтле булган, күрәсең.
 
«Кол Шәриф» мәчете ачылган көнне мин бик күп нәрсәләргә гаҗәпләндем, сок­ландым. Бер яшь мөселман әти бүгенге көнгә кадәр күз алдымда тора. Күк­рәк баласын арбага (коляскага) салып килгән иде ул. Җомга намазына чакырып, азан тавышы яңгырагач, йоклап киткән сабыен арбасы белән кырыйгарак куйды да яшел чирәм өстенә кесәсеннән ап-ак кулъяулыгын чыгарып җәйде, учларын колакларына китереп, камәт төшерде һәм намазга оеды. Ихластан укыды ул намазын, Ходайга бөтен биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт әйтеп дога кылды да, арбасын төртеп, үз юлы белән китеп барды. Ышанырсызмы, юкмы, белмим, ләкин минем шушы мизгелдә арбадагы сабый урынында буласым килде. иманлы атадан туган ул нарасыйдан ак көнләшү белән көнләштем.
 
Еллар тагын тезелешеп үтә торды. «Кол Шәриф»не ачканда бәйләгән яулыкны салмый йөрим. Ләкин шуннан әлләни уздыра алган юк иде. Изге Рамазан айларын көтеп алып, уразаны калдырмыйча тотарга тырышсам да, намазны «белмим!» дигән булып, гел кичерә килгән көнем. Динебездән ерак та түгел, якын да түгел, урталыкта уралам. Беркөнне шулай «Кол Шәриф» мәчетендәге Ислам дине музеена бардым, экскурсоводтан интервью алыр­га. Бүтән чакта ихлас булса да, җомга намазына соңга калам, дип ашыга-ашыга гына сөйләде дә, гафу үтенеп, мәчеткә йөгерде. Ә мин (эшем кешесе!), берни булмагандай, өйгә кайтып киттем. Кайтып барам шулай, каршыма ташкын булып халык килә. Араларында яшьтәшләрем дә, улларым яшендәгеләр дә, бездән олыраклар да бар. Яше-карты кызу-кызу атлый – намазга ашыга. Бер мин генә ак карга булып кайтып барам. Агымга, юк, алай гына да түгел, көчле ташкынга каршы йөзүче ялгыз йомычка итеп хис иттем үземне. Җир ярылса, оятымнан җир ярыгына төшеп китәргә дә риза идем. Ләкин мог­җиза булмады, җир убылмады, мин өйгә кайтып киттем. Юл буе үземне тиргәп, сүгеп кайттым. «Харап икән, аның гына вакыты юк, ул гына белми, алланың кашка тәкәсе, диярсең. Бүтәннәр белә бит әнә, вакыт та тапканнар»... Борылып кире керер­гә дә риза идем, ләкин ияреп китәргә танышлар очрамады. Ялгыз гына керергә әллә курыктым шунда, әллә оялдым. Ничек өйгә кайтып җиткәнемне бер үзем беләм дә, ходай гына белә. Ишектән кергәндә, борчылуым кыяфәтемә чык­кан булган, күрәсең, өйдәгеләр, беравыз­дан: «Ни булды?» – дип сорадылар. Һәммәсен дә өстәл янына утыртып, үзем кичергәннәрне сөйләп бирдем. Ул арада кечкенәләре мәктәптән кайтты. Газиз, ишектән керә-керешкә үк: «Әйдә, әни, мәчеткә барабыз, Шамил дә йөри, Илназ да. минем дә барасым килә-ә!» – дип сузды. Мин аны кочак­лап алдым да: «Барабыз, улым, барабыз, алтыным!» – дидем. Бүген үк барырга, шул ук минутта чыгып китәргә дә әзер идем. Иртәгене көтәрлек әмәлем калмаган иде. Туры килүен күр син!
 
Иртәгесен урамда утыз градус салкын иде. Ләкин улымның карары нык. Ул инде әзерләнеп тә беткән. «Болар кайда туңып үлделәр икән, дип борчылып торыр хәлем юк, машина белән илтеп куям», – дип, әтиебез дә киенә башлады.
Үзебездән ерак түгел генә урнашкан «Гадел» мәчетенә килеп җиткәч, улым малайлар укый торган бүлмәгә кереп китте, мин Коръән укырга өйрәнүче хатын-кызларга кушылдым. Кешегә ияреп, намаз да укыдым. Белмәгәннәрен, кайткач, китаплардан карап өйрәндем. «Эх, әнием исән булса!..» дип, бергә чакның кадерен аз белүебезгә, бергәләп намаз укымавыбызга үкендем.
 
Шулай, әкренләп, мин дә намазга бастым. Кояштан алда торып, чистарынып-юынып, кыйбла тарафына карап, кулларны өскә күтәреп, «Аллаһы Әкбәр!» дигәндә, галәмнән ниндидер бер энергия килүен тоясың. Ул синең бөтен күзәнәкләреңә тула, күңелеңне җылыта, өметеңне яктырта. Шул мизгелдә үзеңне галәмнең бер кыйпылчыгы итеп, галәм белән кушылып киткәндәй хис итәсең. Тәнең генә түгел, бөтен җаның, рухың уянгандай була.
 
Язмамны укып чыгарга түземлекләре җитүчеләр, арттырган димәгез, зинһар. Үземнең кичерешләремне ихластан яздым. Үзләре намазга басканнар мине аңлар, аларның хисләре дә минеке белән тәңгәл киләдер. Ә инде бу хисне татып карарга әле өлгермәгәннәргә ходай ярдәмен биреп, туры юлын күрсәтсен, аларга да иман ләззәтен татырга язсын. Амин.
 

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 23.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»