поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
25.05.2016 Ир белән хатын

Кияүләргә ике паспорт кирәк

Өйләнү хәзер дә җиңел түгел, киләчәктә тагын да катлаулырак булмагае. Россия Дәүләт Думасы депутатлары кәләш белән кияүне гаилә корыр алдыннан, медицина тикшерүе узарга мәҗбүр итмәкче. Ир-атларга, мәсәлән, нәсел калдыру сәләте барлыгы турында паспорт бирә башламакчылар. Менә сиңа мә! Түрәләрне яшь гаиләләр арасында бала алып кайта алмау­чы­ларның күп булуы борчуга салган.

Шуңа күрә Сәламәтлек саклау комитеты вәкилләре “Яшь парлар сертификаты”н гамәлгә кертергә тәкъдим иткән. Депутатлар барыннан да бигрәк ир-атларның нәсел дәвам итә алу сәләтен тик­шерергә кирәк дип саный. Шуңа күрә Сә­ламәтлек саклау министрлыгына “Россиядә яшәүче­ләр­нең репродуктив сәламәтле­ген саклау концепциясе” проектын камил­ләш­тереп бетерергә кушканнар. Документта ЗАГСка язылышу турында гариза тапшыручыларга аеруча зур игътибар бире­ләчәк, дип фаразлана. Яшь­ләрнең нәсел калдыру сәләтен туйга кадәр үк тик­шерә башламакчылар. Яңалык барыннан да бигрәк ир-атларга кагыла. Туй узгач, тавыш чыгарлык булмасын!

 
Түрәләрнең яшьләргә бәйле фикер-тәкъдимнәре кияү һәм кә­ләшләрнең котын очырмаса ярый инде. Каш ясыйм дип, күз чыга­руың да бар бит! Әле күптән түгел генә Мәскәүдә яшь гаиләләрне ун ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәү­че гаиләләр карамагына тапшырырга тәкъдим иттеләр. Шәһәр Думасының социаль сәясәт һәм хезмәт мөнәсәбәтләре комиссиясе рәисе Татьяна Батышева сүз­ләренә караганда, бүген гаилә ко­ручыларның күбесе җитди мөнә­сәбәтләргә әзер түгел. Шуңа күрә гаиләдәге кечкенә генә низаг та аерылышырга сәбәп булып тора. “Без яшьләрнең мөнәсәбәтләрен саклап калу җаен эзләп таптык. Туйдан соң гаиләне ун ел һәм аннан да күбрәк тигез, тату гомер итүче парлар карамагына ышанып тапшырырга кирәк. Алар бер-берсенә кунакка йөрешеп, тәҗри­бә уртаклашып яшәсен. Кирәк булса, өлкәннәр киңәш белән дә ярдәм итә алачак”, – дигән комиссия рәисе. Тик яшьләр үзләре моңа риза булырмы. Ике яктан каенаналар болай да бар бит инде!
 
Әмма проблема бар. Статистика мәгълүматларына караганда, быелның дүрт аенда Татарстанда 5 мең 865 гаилә теркәлгән, 4 мең 542 пар таркалган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казанда язылышучылар саны – 12, Чаллыда – 18, ә республика районнары буенча 18 процентка кимегән. Татарстанда һәр бишенче гаилә төрле милләт вәкилләре арасында теркәлгән. 40 кияү һәм кәләшкә әле 18 яшь тә тулмаган. Туйлар саны кимесә, аерылышу турында карар кабул итүчеләр арта бара. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Казанда аерылышучылар саны – 5, Чаллыда – 10, ә респуб­лика районнарында 6 процентка күбрәк теркәлгән. Сүз уңаеннан, быел башкалада аерылышу турында карар кабул иткән гаиләләр белән психологлар да эшли башлады. “Гаиләне саклыйк” үзәгенә мөрәҗәгать иткән 122 парның 79ы дуслашкан, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе белгечләре. Тик озаккамы?
 
Дания БАҺАВИЕВА, гаилә клиникасында табиб:
 
– Яшьләрнең сәламәтлегенә игъ­тибарны арттыру белән киле­шәм. Тик моны мәҗбүри эш итәргә кирәк микән? Яшьләр өстән кушканны яратмый бит. Бүген кияү һәм кәләшләр арасында медицина тикшерүе узарга теләүчеләр күп. Яшьләр үзләре дә бу мәсьә­ләгә бик җаваплы карый. Әти һәм әни булырга алдан ук әзерләнә. Түрәләр бушлай тикшеренү мөм­кинлеген тәэмин итсә, яхшырак булыр иде.
 
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
 
– Әлеге яңалыкның файдасына караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин. Ир-атлар болай да хастаханәгә барырга яратмый, ә депутатлар аларга мәҗбүри рә­веш­тә “паспорт” бирә башламакчы. Көчле затлар моны кимсетү дип кабул итәчәк.
 
Марат КАЮМОВ (быелның җәендә өйләнергә җыена):
 
– “Сәламәт” яки “чирле” дигән мөһер сугу булып чыга бит бу! Моның нигә кирәге бар? Ярар, медицина тикшеренүе нәтиҗәсендә ир-атның чире бар икәне ачык­ланды ди, аннары соң нишләргә? Сөйгән ярларга туй үткәрергә беркем дә комачау итә алмый. Бүгенге медицина бала алып кайта алмаган гаиләләргә дә ярдәм итә ала. Әле ярый кияү һәм кәләшләрнең акыл дәрәҗәсен тикшерергә җыенмыйлар. Ә мин барыбер өйләнәм.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы