|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2016 Спорт
Елена Исинбаева Олимпия уеннарында катнаштырмасалар судка бирергә җыенаИке тапкыр Олимпия уеннарында дөнья чемпионы булган Елена Исинбаева, Россиянең җиңел атлетикачыларын Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарында катнаштырмасалар, судка бирәчәге турында белдергән.Бу хакта Associated Press хәбәр итә. "Бу кеше хокукларын турыдан-туры бозу һәм дискриминация. Россия спортчыларына Олимпиада уеннарында катнашуны 2020 елга кадәр көтәргә туры килсә, бу яшь спортчыларның карьерасын җимерәчәк", – ди ул.
18 майда Халыкара олимпия комитеты башлыгы Томас Бах, оешкан төстә допинг куллану очрагы буенча дәлилләр булса, Россия спртчыларының Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына кертелмәячәген әйткән.
--- |
Иң күп укылган
|