поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.05.2016 Мәдәният

Көн үзәгендә рухи байлык

12 май көнне Сергач шәһәренең 5 номерлы мәктәбендә җиденче мәртәбә “Безнең чишмә башы” (“Наши истоки”) дигән мәдәни һәм иҗади ярминкә узды. Ул, гадәттәгечә, яшь буынны тәрбияләүгә битараф булмаган барлык кешеләрне район үзәгендә берләштерде. Аны район мәгариф идарәсе балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү чаралары планы нигезендә һәм “Районда 2015-2017 елларда мәгариф үсеше” программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрә.

Быелгы чараның төп темасы “Традицион гаилә кыйммәтлекләре” иде. Районыбызда яшәгән күптөрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап үстерүгә багышланган бу масштаблы ярминкә ел саен популярлаша бара һәм шушы чарада катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны да елдан-ел күбәя. Менә быел да анда 15 мәктәп, 23 балалар бакчасы, 79 гаилә – барлыгы 400гә якын кеше катнашты.

Районыбызда яшь буынны, аларның әти-әниләрен, тәрбияче-укытучыларны һәм башка бик күпләрне физик һәм рухи яктан якынайткан, бергә җыйган үз чарабыз – “Безнең чишмә башы” бар. Күргәнегезчә, мәктәпнең актлар залында алма төшәрлек тә урын юк. Шуңа күрә, бу үзенчәлекле проектны сакларга, үстерергә, бәлки, киләчәктә районара итәргә кирәктер. Һәрхәлдә моның шулай булачагына ышанасы килә, - дип әйтте үзенең тәбрикләвендә район мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Владимир Семенов.
 
Тантаналы өлештә сәламләү өчен беренче сүз Сергач районы җирле үзидарә башлыгы Николай Субботинга бирелде.
 
- Безнең район күләмендә барлык милләт халкы үзара аралашып, дус яши. Аларның тарихларын, мәдәниятләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен районыбызның барлык мәгариф системасы учреждениеләренең укыту-тәрбия процессында балаларга даими рәвештә өйрәтү, аларны саклау, үстерү өстендә эш алып бару белән мин горурланам. Акча, табыш хөкем сөргән әлеге заманда шушындый нәрсәләргә әһәмият бирү бигрәк тә мөһим. Традицион ярминкәдә районның рус бакчаларында һәм мәктәпләрендә тәрбия-белем алган татар балаларының үз мәдәниятләрен һәм традицияләрен яклап катнашуларына да мин чиксез шат, димәк, алар да, мөселман булуларына карамастан, бу киң юнәлешле программада тиешле урыннарын таптылар. Рухи-әхлакый тәрбиянең роле бәхәссез, ул еш кына гадәти белемгә караганда, хәтта, күпкә өстен дә, - диде Николай Михайлович. Ул шулай ук балаларны бу чарага әзерләгән тәрбиячеләргә, укытучыларга, әти-әниләргә, ярминкәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм: “Бу юнәлештә бердәм эшләп кенә бөтен яктан камил булган шәхес үстереп була”, - дип ассызыклады.
 
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлек сәркатибе Николай Калинин катнашучыларны рухи бәйрәм белән котлап, гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәпнең яшь үремне тәрбияләүдәге роле турында сөйләде.
 
Шулай ук ярминкәгә килгән барча кунакларны Сергий атакай Косынкин да җылы тәбрикләде. Ватаныбызның элеккеге рухи-әхлакый куәтен кире кайтару өчен ул кешеләрне рухи яктан яңарырга, өзлексез игелек, тынычлык һәм шәфкать “орлыкларын чәчәргә” чакырды. Ә инде балаларда шәфкатьлелек тәрбияләү барыннан да элек гаилә һәм мәктәп җилкәсенә төшә, дип белдерде атакай.
 
Сергач районы музее территориясендә гаилә, мәхәббәтне яклаган рус изгеләренә һәйкәл төзеткән Лакеевлар гаиләсе вәкиле дә үз чыгышында традицион гаилә хәзинәләренә тукталды. Беренче чиратта алар үз эченә өмет, ышаныч, мәхәббәт, ихтирам, никах һәм ана изгелеге кебек сыйфатларны ала, дип искәртте ул.
 
Барлык бәйрәм белән котлаучылар бу чараның әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр. 
 
Ярминкә ун номинация – “Мои семейные истоки” – “Родители – главные путеводители”, “Школа родительской любви”, “Книга – кладезь мудрости” – “Истоки семейного чтения”, “Живое слово”, “Юный художник” – “Наши семейные традиции”, костюм “Стиль истоков”, “За веру и Отечество”, “Традиции народной кухни”, фотоконкурс “Духовные традиции нашей семьи” һәм “Юный корреспондент” буенча эшләде.
Официаль рәвештә районда татар мәктәпләре-бакчалары булмаса да, филиалларда тәрбияләнүче һәм укучы балаларыбыз ярминкәдә актив катнаштылар. Милли костюм күрсәтүдә, милли ашлар тәкъдим итүдә, бүтән номинацияләрдә безнең балалар татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, әдәбиятен, гаилә йолаларын лаеклы күрсәттеләр. Әлбәттә, беренче урынны яулаучылар да булды. Мәсәлән, “Мои семейные истоки” номинациясендә Лопатин мәктәбе укучысы, печәле Әмир Османов беренче урынны алды. Мөтеравыллы, Богородск мәктәбендә укучы Лилия Җәлилованың һәм Янау балалар бакчасын күрсәткән нәни Кочко-Пожар-Шөбиле оныгы Самир Люкмановның фоторәсемнәре дә конкурста беренче урынга лаек булды. Шул ук бакчага йөргән Грибан авылы кызчыгы Лилия Секамованың рәсеме дә “Юный художник” номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды.
 
Сергач шәһәренең бишенче номерлы мәктәбе укучылары Шәмилә Ахмадуллина белән Марат Измайлов һәм өченче номерлы мәктәп укучысы Рәсим Айсин костюм “Стиль истоков” номинациясендә милли татар киемен яклап, беренче булдылар. Шәһәрнең өченче мәктәбенең 11 сыйныф укучылары – Кочко-Пожар кызлары Диана Хәсәнова белән Гөлнара Имаметдиновага да уңыш елмайды. Алар милли кухняда өчпочмак тәкъдим итеп, беренчелекне яуладылар.
 
Шунысы шатландыра – барлык номинацияләрдә дә безнең балалар татар милләтен бар яктан да лаеклы итеп күрсәттеләр.
“Туган як” редакциясе, һәрва-кыттагыча, барлык катнашучы милләттәшләрне милли гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын, мәдәниятен, гаилә йолаларын пропагандалауга зур өлеш керткәннәре өчен грамоталар белән бүләкләде. 
 
Тулаем алганда, ярминкә зур оешканлык белән узды. Һәр катнашучы бик күп уңай тәэсирләр, үз гаиләсе, якын туганнары, ата-бабалары өчен горурлык хисе, уңыш казану шатлыгы, үз халкы һәм туган ягы тарихына җылы караш кичерде. Болар барысы да балаларда патриотик хисләр һәм гражданлык позициясе формалаштыруга, аларны рухи яктан баетуга ярдәм итә.
 
 
И. Садеков фотосы 

 


Кадрия СӘМИГУЛЛИНА
Туган як
№ --- | 24.05.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»