|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2016 Шоу-бизнес
Чулпан Йосыпованың баласы туды: бик матур исем дә сайлаганнарБүген, 23 май көнне 10.10 сәгатьтә Чулпан Йосыпованың улы туды. Баланың авырлыгы – 3600 грамм, буе – 52 см. Җырчы сабыен Казанның 3нче санлы бала тудыру йортында тапкан. – Бала туасы вакытны иртәрәк билгеләгәннәр иде, көттереп кенә дөньяга килде. Аллага шөкер, икебезнең дә хәлебез яхшы. Улыбыз әтисенә охшаган – кап-кара. Солтан дип исем кушарга ниятлибез, Алла теләсә. Әле дә әни булуыма ышанып бетә алмыйм. Баламның аяк-кулларын тотып карагач, күңелем тулды. Хастаханәдән чыгаргач, әти-әни йортына кайтачакбыз, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Чулпан.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|