|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2016 Мәгариф
Чыгарылыш кичәсе алдыннан әти-әниләр ничек кылана?Бер кичлек бәйрәм кирәкми! Украинаның Харьков шәһәрендәге хосусый мәктәп инде өченче ел чыгарылыш кичәләрен купшы итеп уздырудан баш тарта. Ә бездә шәһәр балалары, лимузиннарга утырып, кыйммәтле рестораннарга бару турында хыяллана. Авыл укучыларына исә табигатьтә таң аттыру да җитә. Быел чыгарылыш кичәләре күпмегә төшәчәк? “ВТ“ хәбәрчесе шул хакта белеште. Харьковтагы әлеге мәктәп укучылары чыгарылыш кичәсенә джинсы чалбардан килә икән. Аның каравы кыйммәтле күлмәккә, костюмга дигән акча янга кала. Акчаны медицина институтындагы кардиоүзәккә җибәрәләр. Ике ел эчендә кардиохирургия бүлегендәге операция бүлмәсе ремонтланган, җиһазлар сатып алынган. “Укучылар авыру балаларга бик теләп ярдәм итә. Алар тормышта сөенеч кенә түгел, авырлыклар да күп булуын яхшы аңлый”, – дип сөйли чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе Елена Степанова.
Россиядә чыгарылыш кичәләрен уздыру Петр патша заманыннан ук килә. Ул чакта Мәскәүдәге югары уку йортларын тәмамлаучы студентлар аны зурлап уздырган. Вакыйга истә калсын өчен, билгеле бер сурәт төшкән балдаклар ясатканнар. Дөрес, егетләр үзләре генә бәйрәм иткән, кызларга исә андый күңел ачулар рөхсәт ителмәгән. Без белгән заманча кичәләр исә узган гасырның 70 нче елларында гына оештырыла башлаган. Бүген әлеге кичәләр һәр илдә төрлечә үтә. Австралия укучылары бәйрәмгә бизәлгән машиналарда килә, ул хәтта янгын сүндерү, полиция машинасы да булырга мөмкин. Финляндия, Норвегиядә сайлаган һөнәренә карап, төрле төстәге комбинезоннар кияләр. Швециядә исә ак башлык киеп, теләк теләп, аны күккә ыргыталар.
Татарстанда да әти-әниләр балаларының чыгарылыш кичәсе гомергә истә калсын өчен акчасын кызганмый. Гаилә хәле авыр булганнар газизләрен нәүмиз итеп калдырмаска тырыша. Андыйлар акчаны берничә өлешкә бүлеп түли. Кредитка алучылар да бар. “Ике ел элек олы кызым мәктәпне тәмамлаганда, 13 мең сум акчаны өчкә бүлеп түләгән идек. Алар зурдан кубып кыланды. Ә төпчек кызымның сыйныфташлары быел 7 мең сумга сыешырга сөйләшкән. Аларның сыйныфы “экономный” булып чыкты”, – ди Казанда яшәүче Зәлинә Гомәрова. Гомумән алганда, иң күп дигәндә, бәйрәм чыгымнары әти-әниләргә 20-25 мең сумга төшәчәк.
– Без чыгарылыш кичәсен Ривьерадагы “Панорама” ресторанында уздырачакбыз. Һәр укучыдан 20 мең сум акча җыештык. Башта бу сумма тагын да зуррак иде әле. Әмма күпләр риза булмады. Болай да өч сыйныфташыбыз бәйрәмгә бармаска булды. Хәзерге вакытта мәш килеп, “Соңгы кыңгырау”да вальс биергә өйрәнәбез, – ди Казандагы 18 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Елена Чиркунова. – БДИгә әзерләнәбез. Курку хисе бар иде, хәзер бетте инде. Рус әдәбияты һәм математикадан репетитор белән шөгыльләнәм, КФУда уздырыла торган курсларга йөрим. Аны яхшы балларга бирермен дип ышанам”.
Кайбер укучыларда әлегә бәйрәм кайгысы юк. Бәйрәм итәргә имтиханнарны тапшыргач та соң түгел. “Балаларның вальс биергә өйрәнүен исәпкә алмаганда, бәйрәм турында сөйләшкән кеше дә юк. Укучылары БДИга әзерләнә. Акча җыймадык әле”, – ди Балтач районыннан Гүзәл Хафизова.
Быел “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә гран-при откан Игнат Изотов та бары сынаулар хакында гына уйлый. Ул Мәскәү консерваториясенә укырга керү турында хыяллана. “Алда – имтиханнар. Шуңа күрә кайда ял итүебезне хәл итмәдек әле, – ди ул. – “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә барлык укытучыларыбызны котлап, чәчәкләр, тортлар бүләк итәчәкбез. 1әр мең сум акча җыйдык. Чыгарылыш кичәсен 9 нчы сыйныф укучылары белән бергә уздырырга җыенабыз. Чөнки сыйныфта балалар саны аз”.
Шулай да Игнат бәйрәмгә әзерләнә башлаган инде. “Белоруссиядә сатып алган яхшы костюмны киячәкмен. Чәчемне бераз үзгәрттем. Мәктәп белән саубуллашу турында берәр матур җыр җырлаячакмын. Бәйрәм купшы булырга тиеш дип саныйм. Ул гомергә истә калачак бит”, – ди Питрәч районының Кощаково мәктәбендә белем алучы егет.
11 нче сыйныф укучыларыннан 4 һәм 9 нчы сыйныфларны тәмамлаучылар да калышмый. Әти-әни өчен баласының башлангыч, төп мәктәпләрне уңышлы тәмамлавы – үзе бер бәйрәм бит. Шулай булгач, балага истәлекле мизгелләр бүләк итмичә дә булмый. Кемнәрдер биштәрен асып, походка чыкса, кемдер кафе-мазарда ашап-эчеп, аниматорлар чакыртып ял итә.
– Бу мәсьәләдә бик озак бәхәсләштек. Апрель азагында гына уртак фикергә килдек. Мин үзем саф һавада, табигатьтә ял итүне отышлы дип саныйм. Без Тынычлык бистәсендәге кафены сайладык. Анда балаларны әкият герое булып киенгән кеше каршы алачак. Аларны табын янында кызыклы тамаша көтә, – ди журналист Эльза Хамматова.
Балаларга бәйрәм ясау һәр әти-әнигә 2 мең 400 сумга гына төшә. Бу суммага укытучыларга бүләк алу, фотоальбом ясату, автобус яллау да керә икән. “Кызыбыз укыганда, адым саен әле тегеңә, әле моңа акча җыя идек. Ә улым укыган сыйныф акчаның кадерен белә. Укытучыдан, әти-әниләрдән дә күп нәрсә тора”, – ди ул.
Бу әле – иң ким дигәне. Бүген хәтта бакчаларда да әти-әниләр 10ар мең сум акча тапшыра. Башка вакытта, әти-әниләр бакчада, мәктәптә кирәк-яракка 500-1000 сум җыялар дип зарланса, бу очракта шикаять язучы юк. Бәйрәм бездә – изге нәрсә. Укытучыларны да бүләксез калдырмыйлар. Ул ашханәдә аш бүлүчедән башлап, мәктәпне саклаган вахтерларга кадәр эләгә. Әти-әнинең кесәсе генә чыдасын.
Казан (Идел буе) федераль университетының педагогика кафедрасы мөдире Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов:
– Кайбер мәктәп-гимназияләр чыгарылыш укучыларыннан 25-50шәр мең сум акча җыя. Бүген мәктәпләр арасында акча җыю буенча ярыш китте. Бу педагогик һәм психологик яктан да бер дә уңай күренеш түгел. Шул ук вакытта бу бәйрәмне мәктәптә әдәби-музыкаль кичә формасында уздырып, Камал, Тинчурин театрларында спектакль карап, аннан Кабан күле буенда йөреп ял иткән мәктәпләрне дә беләм.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|