поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
23.05.2016 Сәясәт

Татарстанда праймериз нәтиҗәләре

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" РФ ФҖның Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау штабы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда узган брифинга Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе праймеризына башлангыч нәтиҗәләрне чыгарды. Бүген республиканың 560 участогында алдан тавыш бирү процендурасы уздырылды.

"Без сезнең белән зур марафон уздык. Һәм әлеге процедура республика өчен уңышлы үтте", - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.
 
"Бер сәгать элек кенә сайлау участоклары ябылды һәм хисап комиссияләре тавыш бирүгә нәтиҗәләр ясау эшенә кереште. Республика кешеләрендә үз кандидатларын шулай ачык тәкъдим итүләр зур кызыксыну уятты,  - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы башлыгы. - Ачыклык, хәбәрдарлык, кандидатларны бәяләү һәм күрү мөмкинлеге - боларның барысы да праймериз кысаларында бик үтемле килеп чыкты".
 
Спикер сүзләренчә, көн уртасына 560 участокның кайберләрендә, сайлаучылар күп килү сәбәпле, бюллентеньнар беткән. Ф.Мөхәммәтшин сүзләренчә, федераль оештыру комитеты карары буенча сайлау бюллетеньнары саны квоталанган: бердәм федераль округ буенча - 440 мең 70 һәм Татарстанның бер мандатлы сайлау округлары буенча - 440 мең 70 данә. "Бюллетеньнар саны белән билгеләнгән 15 процент тавыш бирүчеләр күрсәткече тиз үтәлде. Гражданнарның сәяси активлыгы югары булды. Бюллетеньнар саны дөрес билгеләнгән дияргә дә була, - диде ул. - 17 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, республика буенча сайлаучыларның 14 процентка якыны, яки 410 мең кеше тавыш бирде".
 
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, бюллетеньнар җитмәгән сайлаучыларның фикере дә партия эшендә исәпкә алыначак. "Без праймеризга килгән һәр кешегә рәхмәтле. Бюллетеньнар җитмәгән кешеләргә, алар да үз фикерләрен әйтә алсын өчен, анкеталар таратылды. Ул фикерләрне үз эшебездә файдаланачакбыз", - дип белдерде ул.
 
ТР Дәүләт Советы башлыгы сүзләренчә, праймеризда катнашучыларның 59ы да тулы сәясәт мәктәбе узды, зур тәҗрибә туплады. "Алар тормышта актив калачак һәм алар белән теләсә нинди зур бурычларны да хәл итеп булачак", - дип саный ул.
 
"Хәзергә кандидатлардан яки аларның тарафдарларыннан праймериз нәтиҗәләре буенча бер генә рәсми шикаять тә юк", - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.
 
Спикер сүзләренчә, республикада алдан тавыш бирү кандидатлар арасында да, халыкта да зур кызыксыну уяткан. "Башка сәяси партияләр дә бу формадан файдалана алыр иде. Праймеризда катнашырга теләк белдерүчеләр арасында "Бердәм Россия" карашы белән теләктәш булып, әмма үзләрен күрсәтү һәм үз көчен сынап карау өчен мәйданчыклары булмаган партиясез кешеләр дә бар иде. Без нигезләмә буенча әлеге хокукка ия булган бөтен кешене дә теркәдек", - диде ул.
 
Ф.Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, 25 май көнне Татарстанда узган праймеризга ахыргы нәтиҗәләр ясалачак. Ә июнь ахырында Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясе съезды була. Анда алдан тавыш бирүнең ахыргы нәтиҗәләре һәм барлык округлар буенча исемлекләр расланачак.
 
"Праймеризның кирәклегенә шикләнгән бөтен кешегә бу аңлы һәм әһәмиятле гамәл дияр идем. "Бердәм Россия" электораттан үз кандидатлары турында фикерләр һәм тәкъдимнәр хуплый. Бу безнең кандидатларга республика гражданнарының проблемаларын һәм сорауларыннан хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк" , - дип саный ул.

Кристина ИВАНОВА
Татар-информ
№ --- | 22.05.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы