поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.09.2009 Җәмгыять

"АЛСУ" МӘХӘББӘТ

Ольга белән безне юл таныштырды. Әгерҗедән Казанга барышым. Машина тотам. Выжылдап кына узып китәләр. Ичмасам, сәгать тә ашыга. Инде соңга калам бугай дип, төшенкелеккә бирелгәндә кәттә генә чит ил машинасы килеп туктады. Руль артында – ялгыз хатын-кыз. Эчкә җылы йөгерде. Дөрес, машина йөртүчедә хатын-кызларга хас нәфислек чалымы бөтенләй юк. Калын тавыш, өстендә футболка белән шорты – мускуллары нык.

Кузгалып киттек. "Кыенсынып торма, тартасың килсә тарт", – ди, машинасы хуҗасы. Ул арада тәмәке кабы чыгарып, төтенләтеп тә җибәрде. "Юл  озак, әле тагын өч мең чакрым кайтасым бар", – дип өстәде. Белгородка юл тотышы икән. "Бу якларга нинди җилләр ташлады?" – дип кызыксынам. "Яраткан хатыным янына килдем".

 

Шушы бер җөмләдән эсселе-суыклы булып киттем... Килеп каптым болай булгач... "Алсу"лар турында укып-ишетеп белсәм дә, алар белән аралашканым юк иде әле. Җитмәсә машинада икәүдән-икәү. Юлны да яхшы белмим... Минем шүрләүне сизеп булса кирәк әңгәмәдәшем сүзен дәвам итте. "Син миннән курыкма. Мин, ир-егетләр кебек, бер итәктән икенчесенә чапмыйм. Сайлаганмын икән, хыянәт итмим. Дөресен әйтәм, ике гаиләм бар. Инде ике ел шулай. Шөкер,  хәзергә аны-моны сизмиләр.  Алга таба  ни булыр..."

 

Сөйгән яры хакына...

 

Ольга бик аралашучан булып чыкты. Юл буе  бөтен тормышын бәян итте. Тумышы белән Белгород өлкәсеннән икән. Белгечлеге буенча табиб. Утыз сигез яшьтә. Егерме бердә кияүгә чыккан булган. Әмма озакламый иреннән аерылган. "Ир белән яшәү минем өчен түгеллеген аңладым", – диде ул. Хатын-кызлар белән кызыксынуы шуннан башланган. Үзе кебек үк ир затларыннан туйган танышлары да табылган. Хәзер исә,  гомумән, дөнья рәхәте. Интернет дигәннәренщдә синең таләпләреңә җавап бирердәй парлар тулып ята", – ди. Чаллыда гомер кичерүче мәхәббәте Ләйсән белән дә аны интернет таныштырган. Яры – мөселман. "Минем дә ислам динен кабул итүемне теләде", – ди юлдашым. Шул вакытта гына машинаның алгы көзгесендә эленгән бөтигә күз төште. Янәшәсендәге күпсанлы  изге ана сурәтләре янында ул ничектер мескен күренде. Машина утыргычы артындагы кесәдән, яшел китапчык тартып чыгарды. "Менә кара, мөселманлыгымны раслаучы документым да бар." "Яшел капчык" дигәнем – исем кушу турында шаһәдәтнамә. Чаллыда бирелгән. Исемен Александра дип куйганнар. "Татар исемнәре телеңне сындырырлык бит. Артык авыр исем куштырасым килмәгән иде. Хәзрәт "Саша" булуыма каршы кимәде. Иң мөһиме – хәзер мин мөселман.

 

Бер йөрәккә –  ике мәхәббәт

 

Хыянәт дигәннәре "алсу"лар арасына да керә икән. Ольга белдерүенчә, ул хәзерге вакытта ике фронтта яши.  Бер  гаиләсе  туган ягы Белгородта, икенчесе  – Чаллыда. Хатыннары әлегә аның "көндәш" тотуын белми. Озак вакытлы командировкада дип алдашырга туры килә икән. "Кунакта", гадәттә, ике-өч айга туктала. Татарстанга да инде июньдә үк килгән булган. Хәзер икенче гаиләсе янына кайтып барышы. Ике гаиләдә дә – зарыгып көтелгән  гаилә башлыгы. "Тормыш иптәшләре"н матди яктан тәэмин итү – аның өстендә. Ольга Татарстан юллары буенча шактый оста җилдерә. Елга берничә мәртәбә сөйгәне янына Чаллыга килә икән. Мәхәббәтләренә ике арадагы 3 мең чакрым да киртә түгел. Сөйләвенә  караганда Ләйсәнне бик ярата. Киләчәктә машина да алып бирмәкче.Хәзергә сөйгәнен машина йөртү таныклыгына укыта. Аның фикеренчә, автомобиль – ирек дигән сүз.

 

Ольга руль артында  инде 15 ел икән. Шушы вакыт  эчендә тугыз  машина алмаштырган. Бөтен Русияне әйләнеп чыктым ди. "Мине нигә дип утыртырга уйладыгыз соң?" – дип кызыксынган идем: "Машина тотучы кызлар яныннан узып китмәскә тырышам. Ә менә ир-егетләрне беркайчан да утыртканым юк. Башларында нинди уй барлыгын кем белсен?! " –  ди Ольга.

 

Ни өчен "алсуланалар"?

 

Татарстанда танышлары Ләйсән генә түгел икән. Юл өстендәге авылдан тагын бер дус кызын алып чыктык. "Туры килгәндә шулай Казанга илтеп куйгалыйм", – диде Ольга. Танышы нәкъ үзенә охшаган: шундый ук алып гәүдә, тәмәкедән  карлыккан тавыш, өс-башы да ир-егетләрнеке. Сөйләшеп барып, Чаллы-Казан арасы сизелмәде дә. Хушлашырга вакыт. Яңа танышларымның кочаклашып-үбешүләрен карап торырга түземлегем җитмәде, рәхмәт әйтеп, тизрәк машинадан төшеп китү ягын карадым. Шәһәр транспортына күчеп утыргач та, юлдашым сөйләгәннәрне искә төшереп озак уйландым. Инде дүртенче дистәсенә аяк атлаган ханым үзен бик бәхетле дип ышандырырга тырышты. Тормышка гашыйкмын,  оптимист, яшәү дәртем ташып тора ди. Гаиләсендә балалар чыр-чуы ишетелмәсә дә, аңа карап, бәхете китек түгел, имеш.

 

Хатын-кызларның бер-берсенә тартылуының сәбәпләре нидә? Шуны ачыкларга теләп, психологларның аңлатмалары белән кызыксындым. Кайбер очракларда мондый кызларга балачакта әни игътибары җитешмәгән икән. Бу төрлечә чагыла: ана белән кыз ачылып китеп сөйләшми, әни кеше башка кыз туганнарын якынрак итә, я  гаиләсенә вакыты җитми... Кайчак "алсу"лыкта әтиләрне дә гаеплиләр. Алар кызларының малайлар  шөгыленә тартылуын хуплый. Чөнки уллы булу турында хыялланганнар. Өченче очракта моңа үз-үзеңә ышанмау комплексы сәбәпче. Нәфислек белән әлләни аерылып тормаган хатын-кызлар тора-бара "егеткә" әйләнергә мөмкин икән.

 

Бәхетлемен дип, чәчрәп торса да, ир-егетләрчә, кыю, тәвәккәл, Ольганы кызгандым мин. Әйе, бәлки бүген ул бәхетледер дә. Ә иртәгә? Ялгыз киләчәк?! Бу дөньяда Ходай безне парлы итеп яраткан. Адәмгә Һаваны яр иткән. Һава белән Һава мәхәббәте... Монысы инде ахырзаман күрәсең...


Рәмзилә РӘШИТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»