поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.05.2016 Җәмгыять

Кредитны азрак түләүнең өч ысулы

Хәзерге вакытта кредит алмыйча яшәүчеләр, булса да, бик аздыр. Чөнки ничек тә кешедән калышмыйча яшисе килә. Бигрәк тә яшьләрнең. Ә кредит түләүнең хәтта ки кризиска кадәрге чорда да гаилә бюджетында сизелмичә калмаганын бик яхшы беләбез. Бүген – хезмәт хакы кимеп, ә бәяләр икеләтә артып торган бер мәлдә, бу хакта әйтеп тә торасы юк.

Узган елдан башлап, кредит түли алмаган хәлгә килүчеләр өчен бөлгенлеккә төшүләрен судта раслау мөмкинлеге барлыкка килде. Бурычын теге яки бу сәбәпләр аркасында бөтенләй дә түли алмаучыларга кагыла бу. Ә менә бик авырлык белән генә булса да, кредит йөген “тартып” бара алучы­лар­ның да хәлен законлы юллар бе­лән җиңеләйтеп булмыймы икән?
 
Вакытыннан алда түләп кую
 
Кредитны азрак түләүнең иң гади ысулы әнә шул. 2014 ел урталарына кадәр кайбер банкларның кредит килешүләрендә бурычны вакытыннан алда түләгән өчен штраф түләтү турында пунктны күрергә була иде. Шул рәвешле комсыз финанс оешмалары бурычны тиешле вакыттан алданрак тү­ләү аркасында керми калган процентларны алып калырга маташты. “Куллану кредиты турында” Закон гамәлгә кергәч, мондый штрафлар төшеп калды. Әмма шунысы бар: займ 2014 ел урталарына кадәр рәсмиләштерелеп, документта вакытыннан алда түләгән өчен штраф күздә тотылган очракта, банк аны куллануга хокуклы.
 
Кредит шуннан соң алынган икән, бернинди дә штраф түлисе юк: акчаны кесәгә салып куйганнан соң беренче айда ук бурычны кире кайтарырга һәм займнан файдаланган көннәр өчен генә түләргә була.
 
Кредитны беренче айдан соң­рак түләргә карар иткәндә, банкны вакытыннан алда түләү датасына кадәр 30 көн алдан кисәтеп куярга кирәк. Тиешле гариза тапшырганнан соң 5 көн эчендә банк сезгә кредитыгызны вакытыннан алда каплау көнендә күпме акча түләргә тиеш булуыгызны төгәл генә исәп­ләп чыгарачак. Әмма кредит буенча рәсмиләштерелгән иминият­ләш­терү акчасын кире кайтару нияте генә барып чыкмаска мөмкин. Ник дигәндә, иминиятләштерү турында законда банкларга, имини­ят­ләштерү килешүе берничә көн генә гамәлдә булып калган очракта да, аның өчен түләнгән акчаны үз­ләренә алып калу хокукы би­релгән. Ләкин кайбер банклар, клиент­лар­ның хәленә кереп, кредитны вакытыннан алда түләгән очрак өчен иминиятләштерү акчасын кире кай­таруны күздә тотарга мөм­кин­нәр. Шуңа күрә кредит киле­шүен төзегәндә, иминиятләштерү шартларын да бәйнә-бәйнә беле­шер­гә кирәк.
 
Башка банкка күчү
 
Зур процентлар белән кредит алырга туры килгән икән (кризис котырына башлагач, 2014 елның декабрендә Россия Үзәк банкы­ның төп ставканы кинәт кенә арттыруы аркасында халык өчен кредит акчасы нык кына кыйммәт­ләнде бит), башка банктан очсызлырак кредит алып, хәлне азмы-күпме җиңеләй­терә була. Финанс оешмалары “кредит тарихы”на тап төшмәгән, тотрыклы керемгә ия булган ышанычлы кешеләрне көндәшләрен­нән “тартып” алырга гына тора. Тик шунысы бар: икенче банкка мөрә­җәгать итүегезнең ниндидер проблемаларга түгел, ә азрак түләү теләгенә генә бәйле булуы кирәк.
 
Башка банкка күчүнең мәгънә­се бармы-юкмы икәнен билгеләү өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк. Беренчедән, яңа займ рәс­миләштергәндә, “ихтыяри” рә­веш­тәге өстәмә хезмәт күрсәтү­ләрдән баш тарту шарт. Юкса ки­рәкмәгән бер шундый иминият­ләш­терү полисы гына да күздә тотылган экономияне “ашап” бете­рә­чәк. Икенчедән, башка кредиторга күчкәндә, процент ставкаларын яки кредитның тулы бәясен генә түгел, түләнергә тиешле тулы процент суммасын да чагыштырырга кирәк. Бу сумма түләү графигында күрсәтелергә тиеш. Һәр ай саен бер үк төрле сумманы түләп бару очрагында (түләүнең аннуитет системасы дип атала, ул беренче айларда зуррак булып, аннан соң кими барган дифферен­циацияләнгән түләүдән кыйммәт­кә төшә), беренче карашка, кре­дитның тулы бәясе һәм айлык түләү күләме аз кебек тоелса да, ахыр чиктә яңа банкта процентларны искесендәгегә караганда күбрәк түләргә туры килә­чәк. Иске кредит буенча бурычы­гызның күп­челек өлеше түләнеп, яңа банк озаграк срокка займ тәкъдим ит­кән очракта – бигрәк тә.
 
Түләү шартларын үзгәртү
 
Хәер, башка банкка мөрәҗә­гать итмичә генә дә процентларны азрак күләмдә түләү омтылышы ясап карарга мөмкин. Сез кайчандыр зур процент белән займ алганнан соң банк кредит буенча ставкаларны киметкән икән, әлеге финанс оешмасына бурычыгызны яңа шартларда түләүгә күчерүне (бурычны реструктурлаштыру дип атала) сорап мөрәҗәгать итәргә була. Закон буенча банк, хәлегезгә кереп, сезнең файдага шартларны үзгәртүгә бурычлы түгел анысы. Әмма ул, көндәшеннән займ алып, кредитыгызны бер ай эчендә кап­лый алуыгызны аңлый. Шуңа күрә банк килешү шартларын үзгәр­тергә мәҗбүр булачак. Бу очракта зуррак процент белән алынган беренче кредит икенчесе хисабына түләнәчәк.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»