|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2016 Мәдәният
"Нәүрүз" форумында катнашучылар исемлеге билгеле булды“Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форум-фестиваленең дирекциясе форумның алты иҗат лабораториясендә катнашучылар исемлеген раслады. Исемлек белән “Форум 2016” бүлегендә танышырга мөмкин. Заявкалар башка кабул ителми. “Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. IV форум кысаларында Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:
IV форум программасында 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм 5 спектакль күрсәтелер дип планлаштырыла. Камал театрының соңгы 5 елда куелган иң яхшы спектакльләреннән кала, форум көннәрендә “Собачье сердце” (реж. А.Җәббаров, ГИТИС, С.Женовач курсы) һәм Венгриянең әйдәп баручы режиссеры Атилла Виднянский сәхнәләштергән “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектакльләре күрсәтеләчәк. Шулай ук форум кысаларында “Театр сәнгате студиясе” театрының сәнгать җитәкчесе, РАТИ-ГИТИС режиссура һәм драма кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Васильевич Женовач белән иҗади очрашу үтәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|